Түгәрәк яулык сере
Милли керәшен киемнәренең бөтен комплексында, бәлки, иң серле һәм иң оригиналь элемент ул – “түгәрәк яулык” яки, башкача әйткәндә, борынгы баш бөркәве.
Маңгай һәм чигә өлешендә тәңкәләр белән бизәлгән, ак фонда кызыл һәм кара җепләр белән борынгы бизәк чигелгән һәм кырыйлары буенча кызыл төстәге бахрама тегелгән бу баш бөркәве, галимнәр сүзләре буенча, керәшеннәрнең – мәлки төркеменнән кала – барысында да булган. Кызганычка, күп кенә урыннарда баш бөркәве инде юкка чыккан, һәм бүген ул, күбрәк, Мамадыш, Питрәч, Теләче, Балык Бистәсе районнарында очрый.
«Түгәрәк» дип аталса да, чынлыкта ул 40х60 сантиметр зурлыктагы турыпочмак. Моның да үз аңлатмасы бар. Галәмнең тамгасы (символы) борынгы халыкларда дүртпочмак белән билгеләнгән. Мәҗүсиләрдә 4 саны сихри көчкә ия булган, чөнки Җирнең дүрт ягы бар – төньяк, көньяк, көнбатыш һәм көнчыгыш; ә табигатьтә тагын дүрт стихия бар – ут, су, җир һәм һава. Дүрт яклы предмет «түгәрәк» – тулы, ягъни бербөтен дип саналган.
Түгәрәк яулыкның бөтен ягы да кызыл чуклар белән уратып алынган. Ул чуклар да саклагыч ролен үти һәм җир белән бәйлелекне күрсәтә. Ул җирдән яхшы энергия алу өчен тегелгән.Ә периметры буенча геометрик бизәкләр рәвешендә бордюр чигелгән. Күбесенчә, ромб, өчпочмак яки квадрат. Бордюрның дүрт почмагында – дүрт тамга (символ) – «Тормыш агачы».
«Түгәрәк яулык»ны яңа гына ир йортына килгән хатын-кыз гаилә тормышының беренче елында, бала туганчы бәйләп йөрергә тиеш, аннан соң гына сүрәкә кия башлый.
XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында эшләнгән «Түгәрәк яулык». Мамадыш районының Албай авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев