Сарсаз-Баграж авылы исеме сары чәчәк белән бәйле, диләр – дөресме икән?
Зәй районының Сарсаз-Баграж мәктәбе укучысы Алексей Красновның «Ыру агачы» республикакүләм фәнни-гамәли конференциясенә әзерләнгән тикшеренү эше.
Фәнни җитәкчесе: Утяганов Петр Петрович,оештыручы педагог.
Туган як. Туган җир. Туган авыл. Бу сүзләр һәр кеше өчен дә иң якын, газиз, кадерле, тирән мәгънәле сүзләр. Алар һәркемнең күңеленә уеп язылган. Кеше кая гына бармасын, кайда гына яшәмәсен, аны барыбер газиз туган ягына, туган авылына тарта. Чөнки туган якның бай һәм эчтәлекле мәдәнияты, халкының матур йола – бәйрәмнәре, табигатенең гүзәллеге беркайда да юк. Минем фәнни – эзләнү эшем булып туган авылым тарихы тора. Ул – Сарсаз – Баграж авылы. Шулай ук мин эзләнү эшемдә, авылымның килеп чыгышы, элекке заманнарда халкымның көнкүреше, гореф – гадәтләре, шөгыле, мәктәбем тарихы, танылган якташлар турында мәгълүмат тупладым.
Туган авылым Сарсаз – Баграж, табигатьнең иң матур почмагына урнашкан. Авылымның көнчыгышында таулар тезелеп киткән, уртасыннан Сарсаз инеше агып ята, ерак та түгел көньягыннан калын катнаш урман полосасы сызылып киткән. Ә сөрүлек җирләре – уңдырышлы кара туфрактан тора.
Авылымның тарихына күз салсак, аның килеп чыгышы ерак XVII гасырга ук барып тоташа. Шулай да авылымның ничек, кайчан барлыкка килүенә төгәл тарихи чыганаклар юк, тик берничә фаразлаулар гына яши. Алары да төрлечә, берәүләр бу якларга кешеләр, Явыз Иван һәм аннан соңгы чорларда, билгесез сәбәпләр аркасында, Казан һәм Арча якларыннан күченеп килгәннәр, дип фаразлыйлар. Ләкин бу фаразлар дөреслеккә туры килеп бетми. Әгәр дә, чынлап та, чукындырудан качып бу якларга килгән кешеләр мөселманнар икән, ни өчен алар бу якларга килгәч чукынырга тиеш? Икенче мәгълүматларга карасак, безнең якларга кешеләрне XVII гасырда, хөкүмәт тарафыннан Зәй оборона ныгытмаларында хезмәт итү өчен, дәүләт крестьяннары буларак күчереп утыртканнар. Бу кешеләр татар телендә сөйләшкәннәр, православие динен тотканнар. Бу фараз дөреслеккә якынрак, чөнки гасырдан – гасырга күчеп баручы гореф – гадәтләр, йола – традицияләр, үзләренә генә хас бәйрәмнәрнең хәзерге вакытта да элеккегечә дәвам итүе шушы хакта сөйли.
Безнең авылны иң беренче Кашка тау итәгенә, Сарсаз инеше белән Баграж инеше тоташкан урынга салганнар. Бу урыннан, Зәйдән Сарманга таба олы юл үткән. Шунадыр, еш кына олы юлдан узучылар безнең авылны талаганнар, мал туарларын, кош – кортларын сарайдан урлап чыкканнар. Авылым кешеләре моңа түзә алмыйча, Сарсаз инешенең өске ягына, ике километр көньяккарак күченеп утырганнар. Бу чорларда авылым Сарсаз Тамак, Яңа Сарсаз дигән исемнәр йөрткән. Халык телендә ул - Яңа авыл, дип аталган. Ни өчен Сарсаз дип аталган, каян килеп чыккан бу исем? Чөнки, элек бу урыннарда сазлык булган, һәм анда бихисап сары чәчәк үскән. Шуннан чыгып сары саз,Сарсаз сүзе барлыкка килгән. Икенче өлеше Баграж сүзенә фаразлар төрле булган. Беренчесе, янәсе, авылга нигез салучыларның берсе Гриша исемле кеше булган, өстәвенә ул бик бай булган, ди. Шул сәбәпле, бай Гришадан кыскартылып Байгриш, Баграш, Багражга әйләнгән. Ләкин безнең Татарстаныбызда берничә Баграж исемле авыл бар, һәрберсенә дә бай Гришлар нигез салмагандыр бит?! Бу фараз дөреслеккә туры килеп бетми. Икенчеләре, Баграж исеме, чишмә – инеш башларына куелган “Бугр” дип аталган агач бураларга бәйле диләр. Имеш, Бугр сүзенә кушымталар өстәп, Баграж атамасы барлыкка килгән. Бу фараз белән дә килешеп булмый, чөнки авыл булмаган килеш, инеш башына бура җиткезеп йөрүче булдымы икән?! Аннары, һәр төзелүче авылга чишмә башына төзелгән бурадан чыгып кына исем кушсалар, республикада йөзләрчә Баграж авылы булыр иде. Тагын бер фараз, безнең халыкта шифалы, организм өчен дәва булырлык чишмә суларын ”Бәгырь ашы” (“Йөрәк ашы”) дип йөрткәннәр. Бәгырь ашыннан Бәгырашка, Баграшка, Багражга әйләнгән. Менә монысы чынлап та дөреслеккә якын килә.
Элекке заманнарда ук авыл халкының төп шөгыле булып игенчелек һәм терлекчелек булган. Кешеләр сазлык җирләрне киптереп, урманнарны кисеп, чәчүлек мәйданнарын зурайтканнар, бик күпләп мал – туар асраганнар. 1884 елдагы хуҗалык исәбен алу материалларыннан чыгып, авылда 129 хуҗалык исәпләнгән. Шул исәптән, 9 хуҗалык алты һәм аннан да күбрәк ат тоткан, 19 хуҗалык 4 – 5 ат, 44 хуҗалык 3 әр ат, 49 хуҗалык 1 – 2 ат тоткан. Бары тик 9 хуҗалыкта гына ат булмаган. Моннан тыш авылда 339 баш мөгезле эре терлек саналган. Авыл халкы умартачылык белән шөгыльләнгән, итек басучылар бик күп булган. Кустарда ат чаналары, арба тәгәрмәчләре һәм башка хуҗалыкка кирәкле әйберләр ясаганнар. Юкә агачыннан мунчала алып, чабата үргәннәр. Авылымның халкы элек – электән бик тырыш, эшчән, тынгысыз булган.
Авылымның төп халкы керәшеннәр, православие динен тоталар. Авыл башта − Зәйдәге Крестовоздвижение, ә 1889 елдан Югары Баграж авылының Троица чиркәүләре приходларына карый. 1890 нчы ел башында авылда чиркәү-приход мәктәбе ачыла.XIX йөзнең икенче яртысында авылның керү - чыгу тыкырыгына чачауник баганасы куела. Чачауник ул изге урын санала, авыл, чишмә башларына куела. Чачауник матур итеп бизәлә, бистәрләр эленә, рәшәткә белән әйләндереп алына. Аылдан чит җирләргә озак вакытка чыгып китүчеләр анын белән саубуллашканнар, ә читтән кайтып керүчеләр исәнләшә торган булганнар. Һәрвакыт аны бизәп, тирә – юнен чистартып торганнар. Шулай ук, кеше үлгәч, аны соңгы юлга озатканда, соңгы хушлашу, бәхилләшү урыны чачауник булган. Элек – электән, чиркәүсез керәшен авылларында халык чачауник янына җыелып келәү иткән, дөньяга, нәселенә иминлек теләгән. Ул бик изге урын саналган. Керәшен халкы православие динен тотса да, аларда борынгы мәҗүсилек калдыклары яши бирә. Бу инда безнең борынгы бабаларыбыз мәҗүсилектә (күпаллалык, табигать көчләренә табыну) яшәгәннәр дигән сүз. Дини православие бәйрәмнәрен алар үзләренчә бәйрәм иткәннәр, һәм бу традицияләр бүгенгәчә дәвам итә. Мисал өчен, Олы көн (Пасха), Питрау, Тройсын, Май чабу, Элҗен, Покрау, Раштуа һәм башка күп кенә бәйрәмнәрне керәшеннәр үзләренчә, ә урыслар бөтенләй башкача бәйрәм итәләр. Бу бәйрәмнәрдә мәҗүсилек элементлары күбрәк чагылыш ала. Олы көндә күкәй буяу һәм җыю, Питрауда чәчәк –җиләк, Тройсында яфрак, Май чабуда коймак, Элҗендә кыяр, Покрауда пирог пешерү, Раштуада акча җыю, Нардуганга чыгу шуларның ачык мисалы булып тора. Мин шул бәйрәмнәрнең кайберләрен безнең авылда ничек бәйрәм ителүенә тукталасым килә.
Безнең авылда 7 нче январь - Рождество, Ходаебыз Иисус Христос туган көн. Авылым кешеләре бу бәйрәмне “Авыз ачу” дип йөрткәннәр, чөнки бу көнне алты атна уразадан соң авыз ачканнар. Бу көнне иртән үк бала – чагалар йорттан – йортка йөреп “слаут” әйткәннәр, Ходайны данлаганнар. Ә хуҗалар үз чиратында балаларга тиен акчалар, конфетлар биргәннәр. Авыз ачу бәйрәменең иң кызыклы вакыты – Нардуган атнасы, мәҗүсилектән алып бүгенге көнгә кадәр дәвам итүче күңел ачу чарасы. Кешеләр төрле образларга кереп, киенеп – ясанып, өй борынча йөргәннәр. Такмак әйтеп, биеп – җырлап, хуҗаларны мактаганнар, ә хуҗалар нардуганчыларны тәм – томнар белән сыйлап, озатып калганнар. Нардуган атнасыннан соң Качману бәйрәме җитә. Качмануга каршы төндә бөтен кеше, хуҗалыктагы ишек – капкаларга акбур белән хач сызып чыгалар. Бу ырым җен – пәриләрне, әшәкелекләрне, ызгыш – талашларны йортка, хуҗалыкка үткәрми, хач сүрәте аларны тотып кала. Качману көнне, төнге уникедән соң, олысы - кечесе бәкедәге аруландырылган суда тазарына (коена). Суны Зәй каласыннан поп килеп аруландыра. Су коенганнан соң, кешеләр аруландырылган саф чишмә суын савытларга тутырып өйгә дә алып кайталар, чөнки ул бик файдалы, тылсымлы санала. Кеше авырып киткәндә, шул суны эчеп тизрәк савыга.
Пасха - керәшеннәрнең иң олы бәйрәме санала. Аны бездә зурлап “Олы көн” дип атыйлар. Бу бәйрәм яз көне, 4 нче апрельдән 8 нче майга кадәрле аралыкта, ел саен числосы алышынып, ял көнгә (антакөнгә) туры килә. Дин буенча Пасха ул Иисус Хритосның терелеп торган көне. Бәйрәмгә чаклы өлкәннәр җиде атна Олы көн уразасын тотканнар. Уразаның соңгы атнасы бигрәк тә кырыс булган, бик күп ашамлыклардан тыелырга туры килгән. Олы көнгә каршы бөтен кеше төрле төскә күкәй манганнар һәм иртән күкәй белән авыз ачканнар. Элекке вакытта, хәзерге замандагы кебек төрле төстәге буяулар булмаган. Кешеләр күкәйне башлыча суган кабыгына яки себерке яфрагына манганнар. Иртүк бөтен бала – чага, матур чиккән янчыклар тотып күкәй җыярга чыкканар. Алар өйдән - өйгә йөреп: “Христос терелеп торган” дигәнгә, хуҗалар “Чынлап терелеп торган ”, дип, җавап кайтарганнар, матур буялган күкәйләр өләшкәннәр. Көндезен су буена төшеп, чирәмдә күкәй тәгәрәтешле уйнау һәм таганда атыну, Олы көннең кызыклы тамашасына әйләнә. Бу уеннарда балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнаша. Елга буе кичкә кадәр гөрләп тора. Олы көн бәйрәме атна буе дәвам итә, кешеләр бер берсенә кунакка йөрешәләр, кичләрен урамда гармун тавышы тынмый, яшьләр биеп – җырлап күңел ачалар.
Питрау – безнең авылның төп бәйрәме санала. Ул җәй уртасында, һәр елны 12 нче июльгә туры килә, Кашка тау итәгендәге Питрау аланында уза. Элеккеге заманда Питрауны Кашка тауның түбәсендә бәйрәм иткәннәр. Яшьләр шунда менеп, биеп – җырлап күңел ачканнар, төрле уеннар оештырганнар. Бу бәйрәмне хәзер Кашка тау итәгендә бик зурлап әзерләнеп, республика күләме дәрәҗәсендә үткәрәләр. Бәйрәмгә бик күп кунаклар кайта, республика районнарыннан фольклор ансамбльләр килә, башкаладан танылган артистларны чакыралар. Бәйрәм программасының үзенә генә хас уеннары бар: “Питрау себеркесе бәйләү”, “Питрау тәкыясе үрү”, “Питрау чибәре “ сайлау һәм башкалар. Бәйрәм уеннар, җыр – биюләр белән үрелеп, төнгә кадәр дәвам итә. Питрау учагы ягу бәйрәмнең ахырын чагылдыра.
Питрау аланыннан ерак түгел Кашка тау астында, тарихи әһәмияткә ия булган бер изге урын “Таш пич” бар. Ул моннан 250 еллар элек бакыр руднигы буларак барлыкка килгән. Аның турында күп риваятьләр йөри. Имеш, Гражданнар сугышы вакытында Таш пичтә ак гвардиячеләр качып ятканнар. Аннары, Зәй төбәгендә сәнәкчеләр фетнәсе вакытында Таш пич, фетнә оештыручыларның очрашу урыны булып хезмәт иткән. Таш пич илаһи көчкә, кодрәткә ия булган. Авылымның өлкән буын кешеләре, җәй корыга китсә, Таш пич янына барып келәү итеп, аның керү авызын чылатканнар, су сипкәннәр. Шуннан соң болытлар җыелып яңгырлар ява башлаган. Яңгырлар озак явып, артыкка китә башласа, себерке белән Таш пичнең авызын себергәннәр, яңгырлар туктаган. Адәм баласының гөнаһлы эшләренә каршы икәнен сиздереп, вакыт – вакыт Таш пич авызыннан көчле рәхимсез давыллар чыгып куя. Бу Таш пичнең кешеләрне кисәтүе булып тора.
Авылымда мәктәп, балаларны укыту, белем алу XIX гасыр азагына ук барып тоташа. Сарсаз – Багражда дин әһелләре чиркәү төзергә планлаштыралар, шунлыктан иң беренче чиркәү мәктәбе ачалар. Анда башлангыч белем бирелә. Ни сәбәпледер, чиркәү безнең авылда төзелми кала.
Беренче Совет мәктәбе авылымда 1918 нче елда оештырыла. Ул вакытта махсус мәктәп бинасы булмый, аерым бер йортта, Федоровка авылыннан килеп коммунист укытучы Цыганов Николай дәресләр бирә. Ул авылдагы барлык крестьян балаларын белемле итәргә тырыша. 1927 нче елда авылдашыбыз, профессор Федор Петрович Крючков тырышлыгы белән яңа мәктәп бинасы салына. Анда беренче укытучылар, Осипов Василий П., Кузнецова Агафья Ивановналар балаларга белем бирәләр. Авылда 4 классны тәмамлаган балалар, биш чакрым араны җәяүләп йөреп Югары Баграж җидееллык мәктәптә укуларын дәвам итәләр. 1939 нчы елда авылымда җидееллык мәктәп ачыла, аның директоры, үз авылым кешесе Чернов Николай була. Ул Бөек Ватан сугышы башлангач мобилизацияләнә, 1941 елда һәлак була. Сугыш елларында авырлык белән балаларга белем бирү дәвам итә, мәктәп директоры булып Рафикова Шәмсия Хакимовна эшли. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач мәктәпкә директор итеп үзебезнең Урта Баграж кешесе, офицер, I нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Абрамов Петр Гаврилович билгеләнә. 1962 нче елда җидееллык мәктәп сигезеллыкка әйләнә, аның директоры Васильев Петр Евстафьевич була. Аның вакытында 1965 нче елда мәктәпнең яңа бинасы төзелә. 1968 нче елда Петр Евстафьевичны Югары Баграж мәктәбенә күчерү сәбәпле директор вазыйфасына Зиннуров Фәхри Зиннурович билгеләнә. 1970 нче елдан 1986 нче елга кадәр мәктәп белән Харитонов Александр Иванович җитәкчелек итә.1976 елда мәктәбебез ун класслы урта мәктәпкә әйләнә. Александр Иванович тырышлыгы белән авылыбызда 1984 елда ике катлы заманча мәктәп төзелә. 1985 – 1987 елларда директор булып Иванов Николай Михайлович эшли. 1987 елдан мәктәп белән Биканов Александр Николаевич җитәкчелек итә. 26 ел дәвамында Александр Николаевич үз вазыйфасын тырышып башкара, мәктәптә төрле спорт, музыка түгәрәкләре эшли. Мәктәбебез районда һәрдаим алдынгылар рәтендә була. 2014 елдан башлап бүгенгәчә директор булып Мартемьянов Валентин Иванович эшли. Ул Сарсаз – Баграж мәктәбен тәмамлап, шушы мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыткан югары квалификацияле укытучы. Аның инциативасы белән мәктәбебездә 2015 елда “Сандугач” балалар керәшен фольклор ансамбле оешты. Ансамбльне мәктәбебезнең оештыручы педагогы Утяганов Петр Петрович җитәкли. Ансамбль оешу белән мин дә түгәрәккә йөри башладым. Җиде ел дәвамында мин ансамбльдә җырлыйм, һәм миңа анда бик ошый. Шушы дәвердә безнең ансамбль бик күп район, республика күләмендә узучы конкурсларда катнашып, зур уңышларга иреште. Шәхсән үзем дә күп кенә конкурсларда аерым чыгыш ясап җиңүче булдым. Безнең ансамбль авылымның йөзек кашына әйләнде, безне хәзер бар җирдә дә беләләр. Авылда һәм районда узучы бәйрәмнәрдә, мәдәни чараларда без һәрдаим катнашабыз.
Туган авылымның күренекле шәхесләре дә шактый. Хуснутдинова Мария Николаевна - Социалистик Хезмәт Герое, Кузнецова Зинаида Михайловна - педагогика фәннәре докторы, профессор, Васильев Владимир Михайлович – Татарстанның атказанган артисты, опера җырчысы, Минеев Михаил Афзалович – РСФСРның спорт остасы, милли көрәш, Петров Григорий Михайлович – РСФСРның спорт остасы, милли көрәш, Журавлев Георгий Николаевич - РСФСРның спорт остасы, милли көрәш, Утяганова Анастасия – Россиянең спорт остасы, чаңгы спорты, Абрамов Геннадий Георгиевич – эчке эшләр подполковнигы, отставкада, Иванов Андрей Васильевич – район җәза үтәтү инспекциясе башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы, Минеев Павел Николаевич - эчке эшләр подполковнигы, отставкада. Соңгысы, Павел Николаевич хәзерге вакытта Баграж авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын үти. Ул туган авылыбыз өчен бөтен тырышлыгын куя. Аның башкарган эшләре бихисап: Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугышта һәлак булучылар истәлегенә мемориаль комплекс торгызылды, Чөкерей чишмәсе төзекләндерелде, Качману бәйрәмендә су коену урыны ясалды, зиратта кирпечтән Чачауник җиткерелде, Сабантуй бәйрәмен үткәрү өчен сәхнә һәм эскәмияләр белән мәдәният йорты янына заманча мәйдан ясалды. Павел Николаевич бүгенге көндә авылыбыз уртасында чиркәү төзү хыялы белән янып йөри.
Бу фәнни - эзләнү эшемдә мин Сарсаз – Баграж авылы тарихын өйрәнүне максат итеп куйган идем. Максатка ирешү өчен без җитәкчем Петр Петрович белән мәктәп музеенда, авыл китапханәсендә сакланучы мәгълүматлар, альбомнар белән таныштык. Материалларны өйрәнгәннән соң, туган авылыбыз үзенең үсешендә бик озын юл үткән дигән нәтиҗә ясадык. Бүгенге көндә Сарсаз - Баграж авылы яшәү, эшләү һәм уку өчен барлык шартлары да булган матур, төзек авыл. Кызганычка каршы мәктәптә укучылар саны гына елдан – ел кими бара. Быелгы уку елында мәктәптә 22 бала белем ала. Мәктәбе булган авылның – киләчәге бар, киләчәккә планнары бар. Мин, шушы мәктәптә укуым, шушы авылда яшәвем белән чиксез горурланам. Эш барышында үзем өчен бик күп кызыклы ачышлар ясадым, халкымның бәйрәмнәре,мәктәбем тарихы, атаклы авылдашларыбыз турында күп нәрсәләр белдем. Алга таба да эзләнү эшләремне дәвам итәчәкмен, авылым турындагы белемнәремне тирәнәйтермен дип уйлыйм.
Кулланылган әдәбият
1. Глухов И. Г. Халкым минем – керәшен. Казан. 2010
2. Макаров Г. М. Керәшен мәдәнияты. Казан. 2014
3. Максимов Н. В. Без бер тамырдан. Казан. 2002
4. Малахов В. С. Очерки по истории Заинска. Набережные Челны. 1992
5. Малахов В. С. Заинская энциклопедия.Казань. 1994
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев