Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Ләке авылы исеме каян килеп чыккан?

Сарман районындагы Ләке, керәшен авылы буларак, рәсми документларда 1676 елда ук телгә алына.

Керәшеннәрнең хәзерге дөньяда уникаль урыны – Ләке авылы (хәзерге вакытта Татарстанның Сарман районына керә).   

Ләке авылы турында кызыклы мәгълүматны Дамир Гарифуллинның “Сарман районы энциклопедиясе. 2 нче китабы”ннан (2006 ел) укырга була. Китапта район, Кама аръягы һәм хәзерге Татарстан территориясе турында бик күп тарихи, фәнни, мәдәни мәгълүмат тупланган. Шуңа карамастан, без яктырта торган темага карата бәхәсле мизгелләр дә бар, бу хакта түбәнрәк сөйләшербез.

Ләке авылы бу китапта узенең борынгы килеп чыгышы, районның башка торак пунктлары арасында тоткан урыны, йола-гадәтләре һәм анда яшәгән кешеләре аркасында бик еш искә алына.

Бәхәссез, Ләке – райондагы иң борынгы авылларның берсе. 1676 елгы тарихи документларда ук инде Ләке керәшен авылы буларак искә алына. Автор фикеренчә, аңа кадәр биредә татарлар һәм чувашлар яшәгән. Хәзерге Ләке урынында Ләке, Ләке Тамак, Колман, Өчөйле исемле авыллар булган. Юкәче авылыннан (хәзерге Мамадыш районы)  бирегә керәшеннәр күчеп утыралар һәм авылга Петропавловское дигән исем бирәләр. Әмма авылның Ләке дигән исеме дә сакланып калган. Мөселман-татарлар Ләке һәм Колман авылларыннан бөтенләй башка якларга таралып бетәләр. Ә Ләке тирәсендә татар-мөселманнарның каберлекләре егерменче гасырның 50нче елларына кадәр билгеле була, дип яза автор. Аларның бер төркеме Минзәлә елгасының аргы ягына, ягъни көнчыгыш ягына күчеп утыралар һәм Сарманның бер урамы дәвамы булып китәләр.

Автор Ләке авылының исеме, күпләр санавынча, «лыко» сүзеннән чыкмаган, ди. Ул русча «юкә» «липа» була, ә Ләке «курыс» дигәнне аңлата, дип саный. Борынгы Болгар диалектында «ләке» сүзе вак балык дигәнне аңлата һәм нәкъ менә шушы авыл суларында вак балык булган, дип яза.  Авторның бу нәтиҗәләре берни белән дә расланмаган...

Шул ук вакытта, «лыко» яшь юкәнен кабыгы дигәнне аңлата, ул чабата һәм башка әйберләр үрү өчен кулланыла. Ул Ләке керәшеннәренең элекке яшәү урыны булган Юкәче белән бик аваздаш. Монда күп еллар элек православие динен үз теләге белән кабул иткән керәшеннәр күчеп килгән, ә Д.Гарифуллин исбатлаганча, керәшен (дөресрәге, чукындырылган) татарларының бирегә күчеп килүе бернинди  фактлар белән дә расланмаган. Якын-тирәдә татар-мөселман авылларының урнашуы белән беркем дә бәхәсләшми, ләкин Ләкенең үзендә татарлар егерменче гасырның 70нче елларына кадәр яшәмәгән диярлек.

Юкәче авылына килгәндә, бу авыл турында беренче мәгълүмат 1678 елга гына карый (революциягә кадәрге чыганакларда Богородское исеме белән телгә алына), борынгы заманда авыл тирәсендә куе юкә урманнары булган, дип сөйлиләр. Авылда керәшеннәр яши, үзенең чиркәве, мәктәбе була.1920 елга кадәр волость үзәге булып тора, соңрак – Мамадыш, Тәкәнеш, яңадан Мамадыш районнары составына керә.

Керәшеннәрнең күпчелеге православие динен Иван Грозный Казанны яулап алганчы һәм көчләп чукындыруга кадәр, Идел буе Болгары чорыннан ук кабул иткән, моңа бәхәссез дәлилләр бар. Белгәнебезчә, 922 елда Идел буе Болгары ислам динен кабул иткән, диеп санала. Профессор Г.Тафаев фикеренчә, 1236 елда әлеге дәүләтне Батый хан яулап алган чорга анда 3 миллион болгарның нибары 7-10 проценты гына ислам динендә булган, димәк, күпчелеге мәҗүсилектә калган. Ә бер өлеше православие динен кабул иткән.

XVI-XVII гасырның икенче яртысында Идел буе татарларының христианлаштыру процессында оешкан төркемне – "иске керәшеннәр", диеп, ә XVIII гасырның беренче яртысында Идел буеның рус булмаган халыкларын христианлаштыру процессында оешкан төркемне "яңа керәшеннәр", диеп йөртәләр. Ләкин керәшеннәрнең, шул исәптән Ләке керәшеннәренең дә бу төркемнәргә катнашы юк, дияргә була.

Автор китабында архивларда сакланган кызыклы фактлар һәм статистика да бар. Мәсәлән, Ләке, Баграж авыллары турындагы тарихи документларда әле 1676 елда ук Ю. Г.Мөхәммәтшинның «Татарлар-керәшеннәр» (1977) дигән китабына сылтама белән әйтелә.

Болар – китапта басылып чыккан мәгълүматлар. Башка төрле версияләр дә булырга мөмкин. Керәшеннәр арасындагы танылган кешеләрнең басылып чыкмаган язмалары булуы да билгеле.

Архив документлары буенча, Ләке авылы XVII–XVIII гасырларда Сарайлы-мин волостена керә. 1744 елның мартыннан императрица Елизавета Петровна (Петр Iнең кызы) Указы буенча Оренбург губернасы төзелә, анда Сарман районының хәзерге җирләре дә (шул исәптән, Ләке авылы да) кергән. Моңа кадәр алар Петр Беренченең 1700 (1708) елның 18 декабрендәге Указы белән төзелгән Казан губернасына кергән.

1865 елның 5 маендагы Указ нигезендә, Оренбург губернасын бүлү юлы белән Уфа губернасы төзелә. Ләке авылы шул вакыттан Уфа губернасы Минзәлә өязе Языково волостена керә.

 1766 елның 26 июлендә Ләке авылында чиркәү төзү өчен махсус грамота бирелә, агач чиркәү төзелеше 1771 елда тәмамлана. Бу вакытта Ләке приходы Уфа губернасында рус булмаган православиедә булган халыклар өчен бердәнбер приход булган (бәхәсле раслау, бу мөмкин түгел). 1801 елда Ләке приходына 1159 кеше яшәгән Ләке, Чыршылы, Кабан, Дүрт Мунча, Зичәбаш, Дисип, Наратасты авыллары керә, шуларның 323е – Ләке авылында (147 ир-ат, 176 хатын-кыз).

Архив документларыннан күренгәнчә, Сарайлы-мин волосте старшинасы Ишали Теляумбетовның донесениесеннән 1740-1757 елларда, рөхсәтсез-рөхсәтсез, Ләке, Чыршылы, Таулык, Наратасты, Колмәт, Тәкермән, Мортыштамак, Иске Теләнче, Яхшыбай, Бикмәт авылларына Казан өязеннән яңа керәшеннәр күченеп килүе мәгълүм. Болары инде безнен күбебезнең бабалары түгел, чыннан да көчләп чукындырылган татарлар булуы мөмкин.

1761-1767 еллардагы III ревизия нәтиҗәләре буенча, Петропавловское (Ләке) авылында, керәшеннәрдэн башка, 66 чукынган чуваш ир-аты яши (хатын-кызлар исәпкә алынмаган), 1781-1782 еллардагы IV ревизия нәтиҗәләре буенча 74 ир-ат-чуваш. Чувашлар бу вакытта башка авылларда да яшәгәннәр: Ләке Тамак, Дисип, Урта Кәшер, Түбән Ләшәү, Урта Ләшәү, Түбән Чыршылы, Яхшыбай авылларында. Алдагы документларда бу авылларда чувашлар яшәве турында мәгълүмат юк. Урта Кәшер һәм Түбән Чыршылы авылларында иске һәм яңа керәшеннәрнең яшәгәннәре билгеле.

Әмма 1905 елга Урта Кәшер авылында көчләп чукындырылган татарлар  тулысынча исламга кире кайта. Ә бит анда иске керәшеннәр яшәгән була. Чөнки алар кайчандыр инде мөселман динендә булганнар. Ә менә Ләке һәм башка керәшен авылларында мондый хәл кузәтелми, чөнки аларны мөселман-татарлар белән берни дә бәйләми, алар православие динен үзләре теләп күп гасырлар элек үк мәҗүсилектә кабул иткәннәр. Хәтта аларның сөйләм телендә дә татарларга хас арабизмнар һәм фарсизмнар юк. Шулай ук, кайчандыр мөселман булган булсалар, ни өчен керәшеннәрдә гарәпчә язылган язмалар сакланмаган? Җавап бер: безнең бабаларыбыз беркайчан да ислам динендә булмаганнар һәм татар исемен йөртмәгәннәр.

Мәҗбүри чукындыру яклы булган татар галимнәре дә (М.И. Әхмәтҗанов, Р.Р. Фәхретдинов һәм башкалар) моны аңлата алмыйлар.

Ә чувашларның нәселе хәзерге вакытта Бикмәт һәм Баткак авылларында гына яши. Мисал өчен, аларның теле борынгы болгар теленә иң якын тел, диеп санала.

1808 елда Минзәлә өязендә керәшен авылларынын саны 62 гә җитә.

1816 елда үткәрелгән VII ревизия нәтиҗәләре буенча хуҗалыклар һәм халык (ир-атлар) саны: Наратасты авылы – 23 хуҗалыкта 53 иске керәшен, 1 хуҗалыкта 2 мишәр, Урта Кәшер авылы – 12 хуҗалыкта 34 иске керәшен, Түбән Чыршылы авылы – 21 хуҗалыкта 57 иске керәшен, 3 хуҗалыкта 9 татар яшәгән. Ләке авылы буенча мәгълүмат юк.

1897 елда халык санын алу буенча Ләке авылында 1111 кеше (Сарман авылында – 1521, Нөркәй авылында – 2242, Языково авылында – 928 кеше) яшәгән.

1926 елгы халык санын алу буенча Советлар Союзының Европа өлешендә 120,6 мең керәшен исәпләнә.

1920 елда Минзәлә өязе Татарстан АССР составына тапшырыла, Минзәлә кантоны дип атала башлый.

1921 елның 20 июнендә Минзәлә кантоны 2 кантонга бүленә: Минзәлә һәм Чаллы кантоннарына. Языково волосте Чаллы кантонына тапшырыла.

Бу чорда керәшеннәрнең иҗтимагый-сәяси активлыгы зур була, аларның үз оешмалары, гәҗитләре, уку йортлары ачыла.

СССР Үзәк Башкарма комитетының 1930 елның 10 августындагы карары белән, башка районнар арасында Сарман районы да барлыкка килә (1952-1953 елларда ТАССРның Чистай өлкәсе составына керә). Ләке авылы 1935-1959 елларда Ворошилов, Яңа Юл районнарына керә. Район территориясендә бу вакытта 81 татар авылы, 9 авылда башка милләт кешеләре яшәгән. Керәшен авылларының булуы искә алынмый.

1917 елгы революциядән сон да авыллар барлыкка килә. Керәшен авылларыннан Владимировка авылына 1928 елда, Дружба, Алан (Пробуждение) авылларына 1929 елда нигез салына. Якын-тирәдәге авыллардан Ферма Сәвекле – 1911 елда, Куктау, Мостафин авыллары 1914 елда барлыкка килә.

Сарман районы төзелгәннән соң анда 56939 кеше, шул исәптән Ләке авылында – 1173 кеше, Җәзекәү авылында – 751 кеше, Пробуждение авылында – 184 кеше, Мостафин авылында 204 кеше исәпләнә.

Бу вакытта районда 174 хуҗалык батракларга, 3882 хуҗалык – ярлыларга, 8299 хуҗалык – урта хәллеләргә, 310 хуҗалык – байларга, 160 хуҗалык кулакларга карый.

1930-1935 елларда район территориясендә колхозлар төзелә. Ләкедә «Кызыл Ләке» дигән колхоз төзелә.

1951 елда «Ләке» колхозында 207 хуҗалык, «Дружба» колхозында (Дружба авылы) – 31 хуҗалык, «Пробуждение» колхозында (Алан авылы)  42 хуҗалык, «Богатырь» колхозында (Языково авылы) 79 хуҗалык була.

Соңрак колхозлар эреләндерелә һәм үзәге Ләке авылында булган “Мир” (1951-1986), соңрак “Дружба”(1987-1994) колхозы төзелә.

 2002 елгы халык санын алу нигезендә, Россия территориясендә нибары 25 меңгә якын (24 668) керәшен яшәгән, шулардан 343 кеше – Сарман районында. 2010 елда Россиядә 34 822 керәшен исәпкә алынган. Белгәнебезчә, 2021 елда үткәрелгән халык санын алу нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

Ләкедә төрле елларда яшәүчеләр саны: 1940 елда – 1109 кеше, 1974 елда – 901 кеше, 1993 елда – 439 кеше, 2001 елда – 156 хуҗалык, 442 кеше, 2002 елда – 445 кеше, 2005 елда – 170 хуҗалык, 446 кеше, 2012 елда – 387 кеше, 2022 елның 1 февраленә – 351 кеше (155 ир-ат, 196 хатын-кыз).

Хәзерге матбугат һәм интернет чыганакларында керәшеннәр турында бик күп мәкаләләр бар. Керәшеннәрнең  тарихын белү өчен Ләке авылы тарихын өйрәнү дә җитә...

___________________________________________________________________

Кулланылган чыганаклар:

«Татар энциклопедиясе».

Д.Г. Гарифуллин «Сарман районы энциклопедиясе. 2 нче китап», 2006 ел.

«Туганайлар» гәҗите, Г. Макаров мәкаләләре.

Ю.Г. Мухаметшин «Татар-кряшены»,1977.

Г.И. Тафаев, А. Николайчев. Болгарская цивилизация в стадии трансформации. Часть III.2017.

Интернеттан алынган мәгълүматлар (https://vk.com/kryasheny һәм б.).


Язманы Валентин  Андрианов юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев