Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Кукмара районының Чура авылы тарихы

1951 елның июль аенда оештырылган фәнни экспедиция вакытында язып алынган язмалардан

Аларны атаклы фольклорчы Халидә Гатина алып кайта. Ул шул елның 7 июлендә авылда яшәүче сельпо эшчесе Акулина Матвеева йортына кергәч, хуҗабикә атасы Матвеев Александрның язып калдырган кулъязмаларны күрсәтә. Кызганычка каршы, бу вакытта Матвеев Александр вафат булган була инде. Гатина кулъязмаларны үзе белән алып китми, бәлки, кызы атасының истәлеге итеп тоткандыр, үзе өендә сакларга булгандыр, ничек кенә булмасын, алардагы язмаларны, утырып, сүзен-сүзгә күчереп яза. Язмада авыл халкының яшәеше, гореф-гадәтләре, элек булган кызыклы вакыйгалар сурәтләнә: 

Чура авылын бик электән яшәп килә торган авыл дип санарга мөмкин. Бу авылда электән бер бай алпавыт булган. Аның биләп торган урманы булган. Хәзерге көндә дә ул урман “Чуринская дача” дип атала. Һәм шулай ук җирне авыл саен өләшеп мижа (җир чикләре) ясаган вакытта 12 авыл җире запас фонд булып, Чура авылының басуы уртасында калган һәм шул җир белән Чура иген иккән. Чәчүлек җире аз булган, кругом (әйләнә-тирәдә) урманлык булган. Урман ягында бер чакрымның теге ягы урман булганын һәм Яугар авылы белән ике арада тоже (шулай ук) урман булганын безнең Грәй (Григорий) бабай хәтерләп әйтеп үлде. Урман ягында котчыккыч Күршүр башы сазы җәелеп яткан. Ат белән керерлек булмаган. Только (фәкать) искедән Күршүр ягы басулары чәчелеп искереп килгән. Җир аз булган. Урман арасы булганлыктан ашлык начар булган. Атсыз хуҗалыклар күп булган. Атсызлар Яугар авылында заводта юк бәягә байга тире эшләп, кол булып, аен өч сумга тикле хезмәт хакы алганнар. Күбесе җәй көне иген эше эшләп басуын җыйнаган, һөнәре бары тире эшенә, тегү эшенә чит өязләргә чыгып эшләп, яз көне кайтканнар тамак үткәреп. Шунлыктан Чурада элек тормыш бик авыр булган.

Чураның центрында (үзәгендә) агып чыга торган чишмәсе бар. Әүвәле Микәйләр бакча башында кечкенә генә су тегермәне булган. Ул каты яңгырда 1863 елларда нигезе белән агып киткән. 1928 елда шул тегермән ташларын агач орчыкка кигезгән килеш, каты яңгырдан соң шул тегермән урыныннан ташлар арасыннан Алексеев Степан табып, Булиле тегермәнчесе Ногманга сата.

Чура авылының әүвәле килеп утыруы Булиле эчендә елга буенда булган. Шул төшләрнең хәзергә тикле “иске йорт рәтләре” дип исеме калган. Ул вакытта зират хәзерге чиркәү урынында булган. Чура авылына беренче чиркәү салына 1723 елда зират өстендә, аруландырыла 1729 елда. Ул чиркәү кечкенә генә такта түбәле агач чиркәү була. Аның жертвенник урынында чиркәү ишек алдындагы часовня. Аның эчендә язылган иде бер тәрегә “бу 1729 елда Анна Иоановна патша заманында салынган чиркәүнең жертвенник урыны” дип. Бу чиркәү тузгач, 1868 елда икенче чиркәү салына. Иске чиркәү вакытында приход (мәхәллә) бик аз булган.

1830 елгы иске метрикаларда (гражданлык актларын теркәү кенәгәләре) катнашкан авыллар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Янил, Бөяр, Аты, Каенсар, Балды кенә, Иштуган, Нырья, Иске Кузмис, Югары Шәмәрдән, Күшкетбаш, Малая Чура һәм Лельвиж.

Чура белән 15 авыл Нырья белән Янилгә чиркәү салынган приходта калалар. Күшкетбаш, Түбән Чура, Поршур, Лельвиж һәм Чура белән 5 авыл. Шул 5 авыл бар үлгән мәетләрен Чура зиратына китереп күмгәннәр.

1918 елда Совет власте законы чыккач кына һәркайсы үз авылларына зират кистереп, үз авылларына күмә башладылар. Ул авыллардан (ул авылларда бер зират урынында юк) Чура авылы иң элегрәк килеп утырган авылга охшый. Картлардан һичбер кеше нинди вакытта килеп утыручыны ишетүче һәм белүче юк. Иске чиркәү дә зират өстенә салынган һәм яңа чиркәү салган вакытта фундамент казыганда бик күп кеше сөяге чыккан. Аны күрүче һәм белүче картлар бар иде. Чиркәүнең оградасы (коймасы) 1905 елда корылды һәм шул чакта да фундаментка канау казыганда үлгән кеше сөякләре чыкты. Әптенәләр (Антипов) капка төбендә, Мыртын Матвейлар ягында зират өсте булган.

Чура авылында аң-белем бирү бик күптән килгән, чөнки Григорьев Архип 1850 елда туган карт. Ул полный грамотный иде. Аңар тикле дә аннан 20-шәр яшь олы картлар грамотный булганнар. Измайлов Василий, Артемьев Федор, Степанов Иван һ.б. волостной правлениедә (волость идарәсе) старшина булып хезмәт иткәннәр. Село Чурада чиркәү әйләнәсендәге поп йортына Ядегәр авылыннан волостной управление күчеп килеп 1865 елдан 1925 елга кадәр яшәп килгән. Аңар 16 авыл кешесе баш салып торган. Ул контор урыны, агачлар турында, хәзерге вакытта аның урыны бар, Янилгә күчкән.

1912 елда Чура авылы турысына дамба салынды государство счетына (дәүләт хисабына). 1890 елда Чурада көндез пожар (янгын) булган зур гына. Тапайлар каршысыннан Игнатий Якушлардан чыгып Бүлин эченә чыкты. Бер өй янып беткән. Пожар көлтә керткән вакытта тәмәке тартудан килеп чыккан.

1909 елда тагын шул ук Игнатий Якушиннан беренче ноябрьгә каршы төндә сәгать бердә пожар чыгып 6 хуҗалык яндылар. Пожар кич утырган яшьләр, кызлардан ут чыгып яндылар. Ике пожар да базар көн булган.

Филолог, тарихчы Айдар Гайнетдинов

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев