Кряшенняр арасында газит чыгару эше
Кряшенняр арасында газит чыгару эше 1915-че жыллардан гына башлана.
Шушы багытларга тикле кряшенняр укыб аҥнарлык газит булмый. Бу билгеле, ӓммя кряшеннярне ӓм шулай ук бютяннярне аҥ-белем эшеннян жыракта, караҥгылыкта тоттолар. Безнен ӧчӧн «Псалтир», «Часослов» ӓм бютян ден княгяляре – газит та, журнал да булды. Бу турдан озак сӧляшеб тороуда пайда жук – бу барыбызга да билгеле.
Газит чыга башлауга сябябляр
1914-1915, 16-чы ӓм суҥгы жыллар – дӧньядяге байларнын колониялар, базарлар ӧчӧн сугыш ачыб, эшче-крестьяннярнен каннарын тюктергян жыллар. Атасыз, улсыз, энесез калыу, хужалыкнын жимереля барыуы крестьяннярне туйдыра. Крестьянняргя бу сугыш бетмяс кюк тея ӓм сугыш турында крестьянняр арасында тӧрлӧ каугалар жӧрӧй башлый. Крестяннен рохо тӧшя.
«Сугыш хабярляре»
«Тӧркӧя базарын алам» диб канны сугышлар алыб барыучы урыс буржуазиясеня былай калыкта рох тӧшӧӱ, батырлык кимеӱ – жарый торган эш тӧгӧл. Ничек булсада сугыш аркасында арган калыкнын рохон кютяреб, сугыш эшеня батырландырыб жибярергя киряк. Бу, буржуазия ӧчӧн, кряшенняргя газит чыгарыб, шул газит арткылы крестьянняргя жалган хабярляр таратыб («без жиҥябез», диб жазыулар жазыб), крестьянне тынычлатыу. Шулай 1915-че жылны кряшенняр ӧчӧн «Сугыш хабярляре» дигян газит чыга башлый (Вяткада). Бу «Сугыш хабярляре» дигян газит «бер жактан ден сюзляре, ден ӧйрятеӱен калык арасында тарата барса, икенчедян, шушы буржуазиягя киряк эшне – эшче-крестьяннярне алдаб, аларга «сугышнын киряген» аҥнатыб бара. Жугарыгы сюзлярнен дӧрӧсӧн кюрсятер ӧчӧн, газиттяге сюзлярне алабыз:
«Мына житте Оло ураза –
Ӱткян гумер тиз ӱтя.
Сауаблыкны эстяӱчеляр
Аны сагыныб кӧтя…
(«Сугыш хабярляре»нен 1916 жылнын 21 февралендя чыккан номеры).
Шулайук, ӓгярдя шул газитнын дюртенче, бишенче номерларындагы «Ата ӱгете» дигян жазыуны укысак, без анда ней формада эшче-кретьяннярне алдалаб, дӧрӧслӧкнӧ кюрсятмейче, сугышка ӓзерлягянне кюрябез: – Барыб кына житейек, без аҥа киряген биребез (германнарга – А.Г.), диб, бер жяш кеня салдат-санитарга сӧйлӧй. – Суҥ сиҥа куркыч тӧгӧлме? – Нястя куркычы. Мин казер дюрт табкыр сугышка кердем. Алла саклагач сау калдым…
Кыска гына, ӓзгеня сюзляр безгя кюбне ӓйтяляр. Сугыш куркыч тӧгӧл, сугыш уйынчык эш; салдатлар сугышка Германга карышы ӓзер – меня бу сюзлярнен магянясе. Дӧрӧсме? – Дорӧсӧн шушы канны сугышларда ӧчяр жыл жӧргян салдатлар, атасыз, улсыз калган крестян иптяшляр ӓйтер. Алар ӓйтер! Бу газит озак жяшямей – 1917 жылны жабыла.
«Дус»
«Дус» газите 1917 жылнын январь айларында Уфада чыга башлый. Газитнен башында – редакторы пуб Матвеев була («Сугыш хабярляренен» редакторы – миссионер Глезденев).
Бу газит падша тӧшкӧнчӧ падшаны мактаб килеб, падша тӧшкяч Временный революционный правительствонын тоткан жулын – сугыш киряклеген калыкка аҥнатыб бара.
Бу газит укыучылар ӧчӧн бик «кызык» (интересный) газит. Мында, бер жактан Временный правительствонын сугыш политикасы айырмачык кюренеб тора, икенчедян В. Правительствонын рестьянняргя карашын, аларга жир биреӱ масялясен айырмачык кюрсятя ӓ, ӧчӧнчӧдян, кряшен укыучыларынын тӧрлӧ политический партияларда эшляб килеӱляре кюреня.
Шулай, без укыйбыз: «Арагызда жир бюлеӱ турында тауыш чыкмасын. Ӱзегез учредительный собраниягя сайлаб жибяргян кешеляр бу эшлярне ашыкмыйчы рятляб тикшерерляр»… (Прапорщик Юлиановнын редакциягя жазган жазыуыннан). Кюрябез, бу жугары кюрсятеб киткян ике газит крестьяннярне алдалаб, аларны падша хӧкӧмятеня, Вр. Правительствога ышангышлы кол итеб килергя тырышалар.
«Кряшен»
1917 жылларнын актыгында кряшенняр арасында кряшен миссионерлары бергя ойошоб «Национальное общество кряшен» тӧзӧйляр. Бу обществонын тӧб уйы – кряшеннярне айырым калык диб ӓйтеб, кряшенняр арасында жалган калыклык уйы тыудырыу, кряшеннярне татардан айырыу:
Христос дене, кряшен теле –
Меня кряшен билгесе.
Бу зур уйны аный кюрсен
Кряшеннярнен ӓрберсе.
(«Кряшен» газитенен беренче номерыннан).
Меня аларнын тӧб уйлары. Шушы общество чыгара торган «Кряшен» газитендя, бу газит арткылы кряшенняр арасында бу жалган уйлар («Кряшен айырым калык, татар тӧгӧл») таратыла. Мынын ӧстӧня бу газит арткылы ден сюзляре, ден караҥгылыгы да кряшен ибтяшляргя биреля. Газиттяге жазыуларны укысаҥ, анын тормоштан артка калганын кюреб исеҥ китя. Кюрямсеҥ, газит чыгарыучылар тормош кимясенен койрогонда гына барганнар.
1918 жылны Минзялядя «Хабярляр» дигян газета чыга башлый. Бу газит турында артык белмягяч, анын турында озак тукталыб булмый. 1919 жыллар эшче-крестьяннар жаҥадан канны гражданнар сугышы фронтларында, ӱзляренен Октябрь революциясендя сугышыб алган иркеннек кӧннярен саклар ӧчӧн, кулларына корал тотоб буржуазиягя каршы баралар.
Чыга «Кызыл салдат» дигян кряшен газите (II армиянен политотделы чыгара). Газит ышангышлы кулда – коммунистлар кулында. Ул газитне дошманга карышы торорга, Октябрьдя сугышыб алган иркеннек кӧннярен сакларга эшче-крестьянне чакырыучы чаҥга ошатырга була.
Шул 1919 жылнук Алабугада кряшен эшчеляре (бигеряк учителляр) «Алга таба» дигян газит чыгаралар. Бу газит ӧч-дюрт номер гына чыга.
«Кызыл Ӓлям»
1919 жылнын актыкларында «Кызыл Ӓлям» чыга башлый ӓм бу газит 1922 жылнын башында жабыла. 1922 жылнын сентябрь айларында гына жаҥадан кряшенняр ӧчӧн «Киҥяш» газиты тыуа.
(А. Григорьев)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев