Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Керәшеннәрнең легендар "Бигәш" фольклор ансамбле турында кызыклы фактлар

Керәшеннәрнең легендар "Бигәш" фольклор ансамбле 1941 елны, Бөек Ватан сугышы алдыннан, җирле мәктәп укытучысы Рәшидә Шакирова һәм Елизавета Комарова тырышлыгы белән оеша.

Керәшеннәрнең легендар "Бигәш" фольклор ансамбле 1941 елны, Бөек Ватан сугышы алдыннан, җирле мәктәп укытучысы Рәшидә Шакирова һәм Елизавета Комарова тырышлыгы белән оеша.

Коллектив Казанда узган үзешчән сәнгать смотрында катнаша. Нәтиҗәдә 70 кешелек ансамбльне Мәскәүдә узган смотрга бару көтә. Ләкин сәфәр барып чыкмый, Бөек Ватан сугышы башлана. Бу рәхимсез сугышка карамастан, “Бигәш” фольклор ансамбле үз чыгышларын дәвам итә. 1944 елның кышында алар чыгышларын күрсәтергә янә Казанга баралар.

1945 елны “Бигәш” фольклор ансамбле тагын республика смотр-конкурсында катнаша, ләкин ни кызганыч анда егетләр урынына кызлар бии.
“Бигәш” фольклор ансамбле коллективы 1956 елның гыйнвар-февраль айларында Казан шәһәрендә Качалов исемендәге театрда да уңышлы гына чыгыш ясый.

1957 елның 4 июнендә Мәскәү шәһәрендә “Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы” уздырыла. “Бигәш” керәшен фольклор ансамбле, беренчеләрдән булып, Мәскәү шәһәренең завод-фабрикала эшчеләре алдында чыгыш ясый. Шул ук елны ансамбльнең 4 катнашучысын ТАССР ның Югары Советы Президиумы Мактау грамотасы белән бүләклиләр. Алар арасында М.Климова, Е. Мокеева, И. Комаров була.

1981 елда "Бигәш" керәшен халык фольклор ансамбле каршында "Бигәшкәй" балалар ансамбле барлыкка килә. Ансамбльнең җитәкчесе Камашева Евдокия Николаевна була. Ансамбль күп кенә район, регион, республика конкурс-фестивальләрендә катнашып, призлы урыннар алып тора.

“Бигәшкәй” балалар фольклор ансамбленең максаты – халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен, җыр-биюләрен өйрәнү һәм аларны саклап калу; шәхес тәрбияләү һәм педагог, ата-ана, балалар арасында дус, ныклы элемтә булдыру; фольклор аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

1991 елның 11 сентябрендә Мәдәният министрлыгы тарафыннан "Бигәш" фольклор ансамбленә “Халык җыр һәм бию ансамбле” дигән мактаулы исем бирелә.

Елларын елга бәйләп, “Бигәш” һәм "Бигәшкәй фольклор ансамбльләре бертуктаусыз керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, йола, бәйрәм, кием, аш-су, җыр-биюләрен пропагандалауга зур өлеш кертәләр.

“Бигәш” халык фольклор ансамбленә берничә тапкыр Татарстан Республикасының һәм хәтта Россиянең телевизион тапшыруларында катнашу бәхете елмая. 1996 елда Ю.А.Сенкевич (“Клуб путешественников” телетапшыруын алып баручы) үзе коллектив турында репортаж төшерергә килгән.

Соңгы елларда ансамбльләр халык иҗатының бөтенроссия, республика күләм фестиваль һәм конкурслар лауреатлары булып торалар. Мамадыш районы Җөри авылында уздырылган "Питрау" республика керәшен мәдәнияте бәйрәмендә берничә тапкыр уңышлы чыгыш ясадылар.

2019 елда "Бигәш" ансамбленең бөек тарихы һәм коллективның керәшен мәдәниятен саклап калуга, үстерүгә; керәшен фольклорын һәм традицион йолаларын киңәйтү һәм яңартуга керткән өлеше өчен Иске Гришкин авылы мәдәният йорты базасында Керәшен мәдәнияте үзәге ачылды.

2021 елда “Бигәш” керәшен халык фольклор ансамбле – 80, “Бигәшкәй” үрнәк керәшен балалар фольклор ансамбле – 40 еллык юбилейларын билгеләп үтте.

Бүгенге көндә ансамбльләрнең җитәкчеләре Виктор һәм Мария Япаевлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев