Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Керәшен мәктәпләре тарихыннан

Казан Үзәк керәшен мәктәбе бүлекләре булган Әрнәш, Никифорово, Апазов, Ушма, Биләтлебаш – башта Казан мәктәбенең барлы-юклы акчасы хисабына яшиләр, шунлыктан Братство Советы игътибарын үзләренә җәлеп итәләр

Бу мәктәп укучылары, Казан мәктәбенең элекке укучылары.ю халык мәгарифе өлкәсендә уңышлы эшләү өстенә, миссионерлар да булып торалар: алар укыткан мәктәпләргә туган телләрендә Изге җырулар тыңларга авылның ир-атлары һәм хатын-кызлары дәа җыелган, яшь укытучылар Ходай сүзен туган телдә  уку өчен үз укучыларының өйләренә дә йөргәннәр. Керәшеннәр аларның Изгеләр тарихыннан,  бигрәк тә Аллабыз Иисус Христосның кешеләргә мәрхәмәте, аның тормышы, газаплары һәм үлеме турында сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңлаганнар. Авыл священниклары бу укытучылар турында күп мактау сүзләре әйтәләр. Бер священник әйтүенчә, Казан керәшен мәктәбен бетергән укытучылар килгәнче, авыл мәктәбенә көч-хәл белән, анда да волость идарәсе ярдәме белән, 5 кеше куып китергән булсалар, алар килгәч, берничә көн эчендә үзләре теләп, 20 кеше җыела. Бу фактны аңлатып, священник болай ди: “Казан мәктәбе укучылары укучыларда укуга теләк уята беләләр, күрәсең, аларга өйрәтүчеләреннән үз белемнәрен башкаларга бирү теләге күчкәндер”.

1868 елның 15 январь утырышында Братство Советы, бу мәктәпләргә ярдәм итү өчен, Әрнәш мәктәбенең 2 укытучысына 120 сум, Никифорово мәктәбе укытучысына 60 сум, Апазов һәм Ушма мәктәпләре укытучыларына елга 120 сум, Биләтлебаш мәктәбе укытучысына елга 72 сум бирергә, дип билгели.

Әрнәш мәктәбендә хәзер 40 малай, Никифоровода 18 малай һәм 7 кыз, Апазов мәктәбендә 25, Ушмада 10 удмурт малае укый. Бу мәктәп укытучысы керәшен Борис Гаврилов, Казан мәктәбенең элекке укучысы, 1867 ел башында ук үзе кызыксынып, удмурт телен өйрәнә һәм удмурт теленә, 2 удмурт малае ярдәмендә, букварьдан нравоучениеләр һәм иртәнге теләкне тәрҗемә итә.

Василий Тимофеев элекке укучыларының укытучылык эшчәнлеген һәрвакыт күзәтеп килә, вакыт-вакыт мәктәпләрдә була һәм соңгы тапкыр Ушмада булганда, удмурт балаларының укулары әйбәт, җырулар канәгатьләнерлек булуын, Борис Гавриловның удмурт телендә иркен аралашуын билгели.

Братстводан акча бүленгән бу мәктәпләрдән тыш, 1868 елда Казан мәктәбенең җирле мөмкинлекләр хисабына тотыла торган түбәндәге бүлекләре ачыла:

1) Үри мәктәбе (вакытлыча файдалануга алган йортта җан башына 4 тиен җыю исәбенә ачыла). Анда 40 бала укый, шул исәптән, 5 рус баласы русча укыйлар.

2) Сәрдә (Казан мәктәбе, А.М.Мельников һәм авыл кешеләре хисабына җиткерелгән аерым бинада урнашкан). Укучылар – 40.

3) Карабаян (Карабаян училищесының керәшен бүлеге дип атарга була, прихожаннар хисабына, җан башына 5 тиен җыярга, дигән карары нигезендә оеша). 21 малай укый. (Монда Карабаяннан 2 генә, ә авылдан 2 чакрым ераклыктагы Иске Карабаяннан 16 укучы, Тәмтедән 3 укучы).

4) Чистай өязе Савруш приходы Имәле мәктәбендә (земство хисабына тотыла). 40 укучы: 2 кыз, 6 чуваш, 7 христиан динендә булмаганнар һәм 5 рус укый.

5) Янсуар мәктәбе – 20 укучы.

6) Чура мәктәбе – 26 укучы.

Барлык мәктәбләрдә дә укытучы булып Казан мәктәбен бетергән 13 ир-ат, 1 хатын-кыз эшли. Барлык укучылар саны 250 дән артык, ә Казан мәктәбе укучылары белән бергә 300 дән артык. Бу мәктәп укытучылары үзләренең Казанда укыткан укытучыларына һәм җитәкчеләре В.Т.Тимофеев, Н.И.Ильминскийга җылы мөнәсәбәтләрен саклыйлар. Алар үзләренең тормыш-көнкүрешләре, мәктәптәге хезмәтләре укучыларының уңышлары, үзләренең фикердәшләре турында, аларны өйләренә чакыртып Изгеләр тарихы турында сөйләгәннәрен, укыганнарын, җырлаганнарын зур җылылык белән кабул итүләрен балаларча шатланып язалар. Шундый җылы эчтәлектә язылган хатлар шулай ук укытучылары тарафыннан чын күңелдән кабул ителә һәм җавап хатларында яшь укытучыларга кирәкле киңәшләр, файдалы күрсәтмәләр, һәм иң әһәмиятлесе – аларга чын йөрәктән ышануларын белдерәләр.

Шулай итеп, Казан мәктәбеннән еракта булуга карамастан, алар аның белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торалар һәм бу аларның эшчәнлегенә, Казан керәшен мәктәбе керәшеннәр арасында киң күләмдә белем бирү, агарту эше алып барган.

Туганайлар, 2006 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев