Керәшен киеме элементларының атамаларына аңлатма
Элек киң кулланышта булган, хәзер сирәк очрый торган керәшен костюмы атамаларын Валентина Максимова тәкъди итә
Тукымалар. Кием-салым
Сарпинка – төрле төстәге фабрика җитештергән мамык җепләрдән өйдә суккан тукыма.
Киҗе – мамыктан җегерләнгән җеп.
Әдрәс – Урта Азиядән кайтарылган ярым ефәк чуар тукыма.
Бикасаб – Урта Азиядән кайтартылган чуар киҗе тукыма.
Кламбит – «әдрәскә» охшатып өйдә суккан тукыма. Моның өчен җепләрне манар алдыннан, буяу үтмәслек итеп киләпләрне берничә җирдән кысып бәйләгәннәр.
Кырмазин, кармазин – кара кызыл (бордо) төстәге сукно.
Дарай – ефәк материя, парча, затлы тукыма.
Дарай җаулык – керәшен хатыннарының бәйрәмнәргә генә бөркәнә торган, үзеннән бизәк чыккан, чуклы ефәк яулык.
Шевнот – киҗе-мамык бәрхет (бархат).
Штуф (штоф) – ефәк тукыма.
Бишни – төсле җепләрдән шакмаклап сугылган киндер тукыма.
Камка – Кытай ефәге.
Манчестер – хәтфә.
Кама – затлы мех (бобер).
Чүпләм – сугып төшерелгән бизәк.
Кырпу – киемнең, баш киеменең читенә тегелгән мех.
Китән – тупас киндер тукыма.
Әзәр, эзәр (пояс) – бизәкләп суккан яки үргән билбау.
Бистәр – өйдә сугылган, чигелгән киндер, җитен сөлгеләр.
Тастымал – бит-кул сөртү өчен, савыт-саба сөртү, каплау өчен җитештерелгән кыска бистәрләр.
Чаршау – элек өй эчен бүлгәләргә махсус сугылган эленкеләр.
Чыбылдык (полог) – кровать, сәке өстенә корыла торган (чебен-черкидән) махсус сугылган, тегелгән җайланма.
Чоба – өч, биш билле, озын җиңле бер генә катлы, өйдә суккан тукымадан тегелгән җиңел өс киеме.
Чикмән – туладан теккән өске кием.
Әрмәк – коран төсле, биле нык бөрелгән, туладан теккән кызлар өс киеме.
Инеч (подкладка) – күлмәкләрнең эчке ягының иңсә турына тегелеп куела торган икенче кат тукыма.
Кештәк (ластовица) – керәшен кием-салымнарының култык астына тегелгән аерым тукыма кисәге.
Киндер ыштыр (портянки) – аякны чорнау өчен махсус сугылган тукыма, оек урынына ялан аякка чорнаганнар.
Бизәнү әйберләре, баш киемнәре
Сырга (серьги) – керәшеннәрнең тасмалар белән беркетелә торган зур алкалары.
Чәчкап – керәшен кызларының бер чат кына толымнарына беркетелеп куела торган озын тәңкәле каплавыч.
Түшлек, Сакал – керәшен хатыннарының бәйрәмнәрдә киелә торган, тәңкәле зур күкрәк бизәгечләре.
Кәсилә, дәвәт, муйтомор – төрлечә әйтелешле тәңкәле күкрәк бизәгечләре.
Муенса, тамакса, муенҗака – төрлечә әйтелешле көндәлек муен бизәгечләре (тәңкәле).
Сүрәкә – керәшен хатынының кияүгә чыккач кия торган баш киеме.
Ука – сүрәкә мангайчасын чигүдә кулланылган, алтын, көмеш йөгертелгән җепләр.
Нәгыш – түгәрәк яулык, ак яулыкны чигүдә кулланылган бик борынгы чигү алымын керәшеннәр шулай атый. Бу чигү керәшеннәрдә һәм удмуртларда гына бар.
В статье использованы материалы из газеты «Туганайлар» (2019).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев