Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

“Керәшен сүзе” газетасының беренче саны чыкканга 30 ел тулды

1993 елның 4 феврале, керәшен тарихына, күптән көтелгән олы вакыйга белән кереп калды.

“Керәшен сүзе”, беренче санында язылганча, иҗтимагый-сәяси гомумкерәшен газетасы буларак, Татарстан информация һәм матбугат министрлыгында 211нче номер белән теркәлә. Аның учредителе – Николай Антонов, ә редакторы – Ананий Малов (әдәби псевдонимы – Ямаш Игәнәй). Яр Чаллы шәһәрендә чыкан “Керәшен сүзе”нең тиражы 6 мең данә иде. Башка төбәкләрдә ничек булгандыр, Түбән Камада халык аны җирле татар газетасында бирелгән белдерү буенча, редациядән килеп алып йөрде.

Газетаның 4 февральдә басылган беренче санында аның учредителе Николай Антоновның “Арумысез, карендәшләр!” дигән язмасы урын алган. “Керәшен сүзе”н озак вакытлар үз акчасына чыгарган Николай Павлович анда түбәндәгеләр турында да яза:

“Газетаның дөньяга килүен очраклы хәл дип санарга һич урын юк. Беренчедән, ул җәмгыятьтә барган демократик процессларның нәтиҗәсе булса; икенчедән, халык мәнфәгатьләрен күздә тотып, тормыш үзе таләп иткән мәсьәләләрне хәл итү йөзеннән, 20-30 елларда Сталин башбаштаклыгы һәм административ командалык итү системасы чорында ябылган керәшен масскакүләм информация чараларын яңадан торгызуда беренче адым булып тора...

Иң элек, “Керәшен сүзе” –  керәшен газетасы. Ул керәшен тормышының бөтен якларын үз битләрендә яктыртуны максат итеп куя. Керәшен культура мирасын саклауга, аны үстерүгә булышлык итү газетаның төп һәм изге бурычларыннан санала. Тел һәм культура халыкның аерылмас атрибуты (өлеше) буларак, ул ана телен саклау, аны куллануны киңәйтү эшендә дә үз өлешен кертер” .

Беренче сандагы “Уртак куаныч” дигән мәкаләдә дә керәшеннәргә ни өчен үз газеталары кирәклеге дәлилләп аңлатыла:

“... керәшеннең рухи һәм гамәли активлыгын күтәрү гомуми газетадан башка һич тә мөмкин түгел. Уятырга кирәк безгә чынлап торып халкыбыз күңелен. Һәм боларның барысын да гамәлгә ашыру өчен, гаиләбезнең һәр кешесенең денле булуы кирәк. Денле булу исә динебездән башка мөмкин түгел. Димәк, алдыбызга туган телебездә православие динен тоту мөмкинлеген булдыру зарурлыгы килеп баса. Үткәннәребез коточкыч авыр булса да, затлы тарихыбыз, аңа уелган асыл гамәлләребез, исемнәрен тарихлардан укып ятларлык асыл затларыбыз бар. Нәселебезнең кадерен арттырган, һәрберебезгә дә өлге-үрнәк булырлык зыялыларыбызның, галим-голамәләребезнең, шагыйрь-язучыларыбызның, җыр чыгаручыларыбызның, көй язучыларыбызның, һәртөрле һөнәр осталарының, дөньяга танылган атаклы каһарман карендәшләребез истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән игелекле гамәлләр кылу чараларын армый-талмый эзләргә һәм табарга тиешбез...

Нәсел-нәсәпне саклап калу, аның рухи хәзинәләрен, гадәт, йолаларын арттыру өчен, аларның кадерен белә торган, аны үстерергә сәләтле фидакарьләребезне эзләп табарга, тупларга һәм укытырга, өйрәтергә бурычлыбыз”.

Шул беренче саныннан алып, үзе вафат булган 1997 елга кадәр – Ананий Малов, ә 1997-2002 елларда Людмила Белоусова, редактор буларак, “Керәшен сүзе”н халыкның үз газетасы буларак яшәтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. Ананий Нестерович та, Людмила Даниловна да, үз яннарына керәшен өчен янып яшәүче карендәшләрне тупладылар. Газета, Татарстан белән беррәттән, илнең башка төбәкләрендә дә яшәүче карендәшләрне барлап, күңелләрендә милли горурлык хисе уятып кына калмады, аларны уртак максат өчен берләштергән олы көчкә әйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев