Казаклар Чаллысы авылындагы Шәмейләр кушаматы һәм аның дәвамчылары
Казан шәһәреннән Мария Токранованың «Ыру агачы» республикакүләм фәнни-гамәли конференциясенә әзерләгән тикшеренү эше.
Җитәкчесе: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Токранова.
Керәшен авыллары кушаматларга бай булулары белән аерылып тора. Кайсы гына авылга барып керсәң дә , кайсы гаиләне алма барысының да үз кушаматы.“Кушамат” сүзе – ике сүз кушылу юлы белән ясалган: кушама (“кушма”) + ат (“исем”). Кешенең рәсми төп исеменә кушым, өстәмә ат (исем) дигән мәгънә белдерә.
Кушамат ул барлык халыкларга да хас нәрсә. Ә без керәшеннәр өчен инде ул – табигый бер сыйфат. Авылда кемне дә булса исем-фамилиясе белән сорасаң, аптырап калырга мөмкиннәр. Ә кушаматын әйтсәң, шундук беләләр. Бөтен керәшен авылларында да шундый хәл. Бу урында мисалга үземне китерәм. Папа ягыннан без – Тукраннар. Тукран, диләр икән инде, кемнәр булуы билгеле. Мама ягыннан – Шәмейләр.
Үз эшемдә, Балык бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылындагы Шәмейләр кушаматына тукталырга булдым.
Шәмейләр кушаматы
Моннан бер гасыр элек яшәгән Бәчлей бабай авылның алдынгы тегүчеләреннән берсе була. Авылда эш булмаганлыктан , гаиләне ашатырга кирәк булганлыктан ул һәм авылдагы башка тегүчеләр белән күрше татар авылларына барып тегү тегә торган булганнар. Элек , хәзерге сыманнар кибетләр дә , затлыдан –затлы киемнәр дә булмаган. Шуңа күрә тегүчеләр бервакытта да эшсез утырмаганнар.
Ул заманнарда керәшеннәр белән татарлар арасында дуслык булмаган. Авыллар үзара аралашып та яшәмәгән. Теләсә кемне авылга да кертмәгәннәр.
Шулай да авылыбыз тегүчеләре җаен тапкан. Үз исемнәрен яшереп , һәркем үзенә исем (дөресрәге кушамат) уйлап тапкан.
Бәчлей бабабыз Шәмей исемен ала. Тора-бара авылда боларның хәйләле эшләре өскә чыга һәм авыл халкы тиз генә сайланган исемнәрне кушамат итеп тагып та куя.
Шул көннәрдән килгән Шәмейләр кушаматын горур йөрткән кешеләргә дә тукталып үтик.
Шәмей Начтугы
Степанова Анастасия Ивановна (шәмей Начтугы), минем әниемнең Үзәбисе. Бәчлей бабайның яраткан оныгы. Кечкенәдән әби-бабай канаты астында эшкә өйрәнеп, тырыш кыз булып үсә ул. Бабасының һөнәре аңар да бирелә. Гомер буе тегү тегә, бәйли, чигә чигә Настя әби. Нәкъ шул тегә белү сәләте аны һәм гаиләсен авыр вакытларда коткара да инде.
Мәктәптән соң Алабуга педагогия училищесын тәмамлый. Гомерен балалар укытуга багышлаган хөрмәтле укытучыга әйләнә. Пенсиягә чыккач келәүләр алып бара башлый. Авылга керәшенчә келәү рәтен алып кайткан кеше дә ул. Бүгенге көндә келәүләр ул калдырган язмалар буенча уздырыла.
Авылның иң алдынгы, үрнәк кешеләренең берсе. Бүгенге көндә дә аны яхшы яктан, рәхмәтләр әйтеп искә алалар. Минем аны күргәнем булмаса да , яхшы беләмдер кебек. Мамадан аның турында еш сорашам.
Шәмей Танясы
Степанова Татьяна Михаил кызы. Минем әбием. Ул шәмейләргә килен булып килгән һәм бүгенге көндә әлеге нәселне дәвам итүгә үз өлешен кертә, Шәмейләр кушаматын да горур йөртә. Аңар кыз чагындагы кушаматы белән дәшсәләр ачуы да чыга .
Әбием мәктәптән бирле матур җырлый. Авылның иң моңлы тавышлы кешеләренең берсе ул. Бер генә чара да аннан башка узмый. 20 гасыр ахырында оешкан “Нур” халык фольклор ансамбленең алыштыргысыз җыручысы. Киләчәктә келәү рәтләрен өйрәнеп Үзәбинең юлын дәвам итәргә тели әбием.
Шәмей Надясы
Минем әнием Токранова (Степанова) Надежда Виктор кызы.
Ул Үзәбисенең юлын дәвам итүче. Әнием укытучы, ул минем ярдәмчем дә әле. Әнием энем белән безне Ходай юлында йөрергә , иманнар сөйләргә өйрәтә .
Дин юлына маманы Үзәбисе өйрәтә. Балалар бакчасында вакытта ук алар Күктәге Атабыз иманын ятлап бергә сөйли торган булганнар.
Дингә, укуга , шигърияткә, тормышка мәхәббәт орлыкларын гел әбисе янында үскән кызга Үзәбисе чәчә дә инде. Белмим, бәлки шуңа күрә, маманың Үзәбисе минем өчен дә бик якын. Үзем аны күргән булмасам да , мин аны яхшы беләмдер төсле.
Әнием Шәмейләрнең горурлыгы. Кечкенәдән аңа юкка гына “шәмей ботагы” димәгәннәрдер. Кечкенәдән ул бар яктан да өлгер булырга тырышкан һәм бүгенге көндә дә ул шундый: җырлар яза, җырлый, шигырьләр яза, аларны матур итеп сөйли, мәктәптә балаларга белем бирә, якыннарына һәм дусларына гына түгел һәркемгә дә гел ярдәмчел, энем белән безне матурлык һәм тормыш сөючән итеп үстерүче ул минем әнием.
Тукран (шәмей) Мариясы
Папа ягыннан Тукран булсам, мама ягыннан Шәмей мин. Быел беренче класска укырга кердем, музыка мәктәбендә дә укыйм, биюгә йөрим. Әни мине тик тотмый: төрле конкурсларга әзерли , шигырьләр сөйләргә, тәртипкә өйрәтә.
Узган елны әнием миңа керәшеннәр турында сөйләде , аннан без балалар бакчасында узган чарада катнаштык. Мин анда керәшеннәр, керәшен киеменең үзенчәлекләре турында сөйләдем, “Кәтүк түти”не җырладым. Мин керәшен кызы булуым белән бәхетле һәм халкым белән горурланам .
Ходай белән дә мин таныш. Әкрен генә иманнар өйрәнәм. Атна көн мәктәбенә йөрим.
Киләчәктә мин дә әти-әниемнең, әби-бабамнарның горурлыгы булырга телим.
Йомгаклау
Кушаматлар темасы бик кызыклы булып чыкты. Һәр кеше дә үз кушаматын һәм килеп чыгышын белергә тиеш.
Нәселдәге кешеләрнең тарихын өйрәнү, аларны башкаларга да сөйли алу безнең бурыч. Хәзерге вакытта кешегә кушамат белән эндәшү искелек калдыгы булып саналса да, ул үзенең актуальлеген югалтмый. Безнең авылда әле кушамат белән эндәшү олылыр, яшьләр, мәктәп балалары телендә дә күргәнегезчә чагылыш таба. Кайвакыт исемен бөтенләй әйтмичә, кешегә кушамат белән генә эндәшәләр. Балаларга кеше исемнәрен бозмыйча, әдәби телдә кабул ителгәнчә дөрес әйтергә һәм язарга кирәклекне төшендерергә, кешегә кушамат белән эндәшүнең шәхесне кимсетү икәнлеген яхшылап аңлатырга кирәктер дип уйлыйм.
Керәшен кушаматлары турында алга таба да күбрәк белергә, аларны өйрәнергә телим.
Фото: ВКонтактедагы "КРЯШЕН ҖОРТЫ – КЦ имени Я.Емельянова" группасыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев