Җиңүнең 75 еллыгы: Ил азатлыгын яклап
Константин Даниловны да сугыш шактый күп сынаган шул...
Константин Данилов Сарман районындагы “Ленин призывы” колхозында эшләгән җиреннән, 1941 елның 26 августында Кызыл Армиягә алына. Сугыш алды елларындагы авыл кешеләренеке кебек үк, кырык яшьлек Константин гаиләсенең дә тормышы җитеш була: йорт, каралты-кура, 25 сутый бәрәңге бакчасы, сыер, тана, бозау, ике сарык, биш бәрән. Хатыны Евдотия әнә шул хуҗалык һәм биш бала белән кала...
Константин Данилов Мәскәү янындагы сугышларда катнаша. Калинин фронтының 18нче укчы дивизиясендәге 914нче полкында хезмәт итә ул. Аларның дивизиясе Волоколамск юнәлешендә Мәскәүне дошманнан саклауда катнаша. Тарихтан билгеле булганча, ил башкаласы янындагы хәлиткеч сугышта Волоколамск-Истра иң мөһим юнәлешләрдән була. Мәскәү янындагы каты бәрелешләрнең берсен- дә сугышчы Константин Данилов каты яралана. Бу 27 ноябрь көнне, Буровка (архив документларында 1941 елның ноябрь аендагы бәрелешләр барган авыллар арасында Бужарова гына очрады) авылы тирәсендә була. Дошман атакасына каршы торганда минометтан атылган мина кыйпылчыгы солдатның сул аягы балтырын умырып ала. Табиблар аякны кисәргә мәҗбүр булалар...
Сугыштан бер аяксыз калып һәм юньләп терелеп тә җитмәгән килеш кайтучы солдат Константинны Сарман районындагы туган авылы Наратастына хәрби комиссариаттан ат белән китерәләр. Солдатка ат чанасыннан төшми торырга куша да, хәрби кеше өй ягына таба атлый. Дөньяда бит төрле кешеләр очрый. Күрәсең, гарипләнеп кайткан ирләрне хатыннарының кабул итмәү очраклары да булгандыр. Хәрби комиссариат кешесе ишектән керә, өй эчендәгеләрне күздән кичерә дә, үзенә аптырап карап торучы хатынга эндәшә:
– Евдотия Данилова шушында торамы? Апа, сезнең ирегезне алып килдек. Но ике аяксыз, ике кулы да юк...
Хәрби комиссариат хезмәткәре тагын ниләрдер сөйләп кала, ә Евдотия атыла-бәрелә өйдән чыгып йөгерә, чанада утырган ирен күтәреп алмакчы булып иелә...
– Юк, юк, карчык. Алар тикшерәләр генә... Минем бер аягым гына юк, ике кулым да исән, – ди Константин…
Шуңа охшаш очрак кызлары Мария туган 1944 елның язында була. Константин күрше Петровка заводындагы эшеннән кайта, әмма көчле ташу аркасында, елганың икенче ярында бүленеп кала. Моны хатыны Евдотия күреп ала. Берничә агачны кисеп, текә ярның таулы урыныннан икенче ярга басма итеп салмакчы була, әмма агачларны су агызып алып китә. Шуннан соң ул, өйдә әле бер атналык кына кызы Мария калганны уйлаптыр, үзе артыннан чыккан кызына кычкыра: “Палый, баланы саклагыз, имезлек салыгыз. Бәхете булса, исән калырмын, булмаса, сау булыгыз”. Шул сүзләрне әйтә дә, Игәнә елгасының болганчык ташкын суына кереп китә, йөзеп, сыңар аягына агач көйләнгән ире ягына чыга. Юеш киемнәре белән Күктауга кадәр бара. Күктауга җиткәч, ире аны авыл очындагы өйгә алып керә. Туңуыннан теше тешкә тимәгән хатынның бөтен тәнен спирт белән уалар, эссе мич башына менгезеп яткыралар...
Шушы ике вакыйганы ишеткәч, тетрә- неп калдым. Булган да соң заманалар, булган да соң хатыннар!
Фронттагы батырлыгы өчен сугышчан бүләк Константинны байтак еллар узгач эзләп таба. СССР Югары Советы президиумының 1947 елның 4 ноябрендәге Указы белән, Константин Никифорович Данилов “Сугышчан хезмәтләре өчен” (“За боевые заслуги”) медале белән бүләкләнә.
Солдат Константинның бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә гомер кичерүче төпчек кызы Мария Ибраһимова (Данилова) әтисе һәм бертуганнары белән бәйле истәлекләрне күңел түрендә кадерләп саклый:
– Үз-үземне белештерерлек яшькә җиткәндә генә, 1950 елның 12 мартында әтием үлеп китте. Ә шулай да ул минем бала хәтеремдә озын буйлы, мыеклы һәм, бер аягына ниндидер агач кисәге кигезелсә дә, бик матур кеше булып уелып калган. Үскәндә үк озын буйлы булгач, үземне гел әтигә охшаталар иде... Сугышка кадәр безнең әти Петровкада милициядә эшләгән, коммунист булган. Петровкага аны үтерергә килгәннәр. Өйдә таба алмагач, лапаска кереп, сәнәк белән кадый-кадый, эзләгәннәр. Әти өйнең кыегы астында качып калган. Кешеләр намуслы булган шул, күршеләрнең берсе дә әтине сәнәкчеләргә сатмаган...
Безнең гаилә ишле иде. Олы тутам Аннукны уналты яшендә, 1942 елның ноябрендә ФЗӨга җибәрәләр... Палук һәм Анна тутамнар Горький ягында торф чыгаруда да эшләгәннәр. Палук тутам, торфтан кайткач, мине киендерә иде. Ул Бөгелмәдә дә, гаиләсе белән күченгән Лениногорск ягында да тимер юл станциясендә эшләде.
1944 елның 1 декабреннән Кызыл Армия сафларына алынган Фома дәдәй, сугыштан соң, Әлмәттә һәм Петровкада урман хуҗалыгында хезмәттә булды. 1985 елда йөрәк белән китеп барды. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне ясап та бетергән, өенә кайтып юынуга, үлгән дә...
Демьян дәдәй гомере буе колхозда эшләде, лесник та булып торды. Ә Микулай дәдәй Совет армиясендә хезмәт иткәннән соң, Казахстанда чирәм җир күтәрүдә эшләп калды...
Мария Константиновна үзе – гаиләдә төпчек бала. Өлкән туганнары кайсы кая таралышкач, бәләкәйдән үк әнисенең ышанычлы ярдәмчесе була.
Әнисе аны үзеннән бер дә калдырмыйча, ригага икмәк сугарга алып йөри. Күп дигәндә унбер-унике яшьлек бала-чага, көчкә йөри торган дүрт хәлсез атны сыек чыбык белән куып, икмәк суктыра торган риганы (ягъни лента буенча килә торган көлтәне орлыкка һәм саламга аера торган машинаны) шул атлар ярдәмендә хәрәкәткә китертәләр. Ә кылчык-кибәк очып йөри торган сулыш алгысыз тузанлы эчке якта – хатыннар. Мариянең әнисе Евдотияне шуларга җаваплы итеп билгеләп, көлтә бирүдә эшләтәләр. Көнозын битләреннән маска төшмәгән хатыннар, урамда калган балаларын ашатырга һәм тын алырга гына һавага чыгалар. Кичләрен дә көн эсселеге сүрелмәгән урак өстендә, җитмәсә, ачлыктан хәлсезләнгән бала-чага көне буе авыр бутыйдан йөри. Бутыйларын салып кына ташларлар иде дә, тик әниләре: “Үзегезгә аш пешерергә булыр” дип, аякны кыздыра торган бутый эченә берәр уч икмәк салалар. Ачлыктан күзләре генә утырып калган сабыйлар шуны көчкә сөйрәп өйләренә кайта. Әллә бала-чаганы тикшер мәгәннәр, әллә белеп тә белмәмешкә салышканнар... Өйгә кайтып, агач караватка сузылып ятуга, күзләр үзләреннән-үзләре йомыла. Иртәгесе көнне беләкләре уклау юанлыгында гына булган хәлсез сабыйларны тагын шул ук эш көтә...
Сүз уңаеннан, болары инде тыныч тормыштагы гади авыл кешесенең гадәти эш көннәре. Ә сугыш елларында тылдагы хатын-кызга, карт-корыга, үсмерләргә тагын да авыррак булган. Ул чорда көнне-төнгә ялгап эшләгән Наратасты (“Ленин призывы” колхозы) фидакарьләре, шул исәптән, Мария Константиновнаның әнисе Евдотия Кирилловна һәм Аннук тутасы “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнгәннәр...
Әнисенә ияреп, колхозда эшләп үскән Мария Сарманның үзендә урта мәктәпне тәмамлагач, берничә ел Сарман һәм Мөслим районнары судында суд утырышы секретаре, аннан соң Сарман универмагында товар белгече була. Түбән Кама шәһәре төзелешенә килеп, бетончы булып урнашуга, аны секретарь-машинистка итеп куялар. Озак авырганлыктан сәүдә тарма- гына күчәргә мәҗбүр булган Мария чирек гасырдан артык шунда эшли. Гаделлеге, тырышлыгы белән аерылып тора. Шул еллар эчендә, биемен һәм биатасын тәрбияләп соңгы юлга озата. Гомер иткән ире дә, Марияне уллары һәм оныклары белән калдырып, дөньядан китеп бара. Бүгенге көндә дә шәһәрнең 16нчы мәктәбендә вахтер булып эшләвен ишетеп гаҗәпләнүемә каршы, Мария Константиновна елмая гына:
– Без үскәндә ашау ягы чамалы иде. Иртә яздан кышка кадәр үләннәр белән туендык: сары кимәшә, кычыткан, ат кузгалагы, кәҗә сакалы, песи борчагы, сары чәчәк, мәтрүшкә, ромашка, әрем – ашадык та, чәй итеп эчтек тә. Шуңа сәламәт булганбыз.
...Ак кышлардан соң, җиргә язлар килер. Шул язлар белән бергә, илебезгә Җиңү таңы китергән 9 Май да җитәр. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын илебез халкы зурлап билгеләп үтәр. Парадлар, бәйрәм митинглары оештырылыр. Утлы фронт юллары аша узган ветераннарның да исәннәре, бәлки әле Җиңү бәйрәмендә катнаша алыр. Тыл фидакарьләре дә бәйрәм үзәгендә булыр. Әлбәттә, шәһәрләр, район үзәкләре, авыллар урамнарында сугыш каһарманнарының портретларын күтәргән балалары, оныклары, олы бер тантана белән, “Үлемсез полк” сафында атларлар. Түбән Кама шәһәрендәге Җиңү монументы яныннан тын гына үтүче “Үлемсез полк” сафында фронтовик әтисе Константин Даниловның портретын күтәргән 76 яшьлек Мария Ибраһимова да булыр...
Фирая МОРАТОВА
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев