Галимнәр керәшеннәрне биш төркемгә бүлә
Керәшеннәр үз эчләрендә бер-берсеннән берникадәр аерылалар.
Шактый ерак араларга сибелеп утырган керәшеннәрнең биш зур төркеме – биш сөйләше бар: казан арты керәшеннәре сөйләше; түбән кама керәшеннәре сөйләше; чистай керәшеннәре сөйләше; тау ягы керәшеннәре сөйләше; нагайбәк керәшеннәре сөйләше. Болардан икесе – чистай һәм тау ягы керәшеннәре сөйләшләре мишәр диалектына карыйлар.
Бу төбәктәге керәшен авылларының күпчелеге элекке Казан губернасының Мамадыш, Лаеш һәм Казан өязләренә, шулай ук Вятка губернасының Малмыж өязенә караганнар. Казан арты керәшеннәре төркеме чагыштырмача борынгырак булып исәпләнелә һәм, тарихчылар фикеренчә, алар элек-электән шушы төбәкләрдә яшәгән җирле халык.
Казан арты төбәгендә күп кенә авылларга нигез салучылар удмуртлар һәм марилар булганнар, соңга таба алар татарлар белән аралашып, кушылып беткәннәр яки күчеп киткәннәр. Казан арты топонимикасында удмуртлар белән бәйле авыл исемнәре: Дорга, Чепья, Җумыя (Юмья) һ. б., шулай ук борынгы мари халыкларына барып тоташа торган пор сүзе белән ясалган авыл исемнәре (мәсәлән, Поршур) дә очрый.
Тел үзенчәлекләре ягыннан казан арты керәшеннәре сөйләшендә үз эчендә аерымлыклар да табыла. Шулардан чыгып, бу сөйләш берничә урынчылыкка бүленә: мишә буе, ташкирмән, керәшен-пакшин, нократ буе, шушма буе; кукмара урынчылыклары.
Чыганак: Татар халык сөйләшләре: 2 китапта. Казан, 2008.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев