Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Авылым тамгалары

Без кемнәр? Керәшеннең дөрес тарихы нинди? Бу сораулар барыбызны да кызыксындыра, аларга җавап табасы килә. Моның өчен, авыл тарихын, нәсел атамасын, тамгаларны өйрәнә башларга кирәк.

Безнең Пидәр (Федоровка) авылы кешеләре "Атаң бирмәгәнне тамгаң бирә" дигән әйтемне еш кулланалар. Ягъни, син тамгаңа туры килерлек итеп яшәргә тиеш.

Һәр малга, каз-үрдәк, тавык-чебешкә кадәр тамга салалар. Олы малларның колагы кайсы ярылган, кайсы уелган, кайсысының колак очлары киселгән. Каз-үрдәк, тавык-чебешләрнең дә кемдер аягындагы урта яки башка тырнагын кисә. Уң яки сул аягында җәтмәсе (перепонка) ярылган, урта тырнагы киселгән, дип, авыл кешеләре үз малларын эзли торган иде. Хәер, әле хәзер дә бу тамгалар төшерелә. Тамгалар - әби-бабайдан ничә гасырлар буена килеп җиткән нәсел билгесе ул. Тамга бары тик утрак тормышта яшәгән халыкларда - фин-угырларда, керәшеннәрдә һәм мишәрләрдә генә очрый.

Мин белә башлаганда, 1958 нче елларда, Пидәр авылында йөзгә якын, төгәлрәк әйтсәк, 98 өй бар иде. Шушы 98 өйдә 23 Бәчели исемле кеше яшәде. Бу исем нигә бик популяр булды икән? Минем уйлавымча, бу - бабаларыбызның кайчандыр Барсилия дәүләтендә яшәвеннән, кыпчак-кун-команнарның Кимән, Уйгур каганатларында булуыннан, ногай-половецлар ыруы белән бәйләнгән булуыннандыр. Тәңречелек буенча, Василий исемен саннарга бәйләп таркатып карасак, ул рок һәм фаталь көчкә ия, дигәнне аңлата икән. Мондый исемле кешеләрне бернинди бозымнар ала, кара көчләр җиңә, җеннәр баса алмый, диләр.

Һәр Бәчелинең ыру-тамырына карап бирелгән үз кушаматы бар. Апуч Бәчелие (кыпчаклардагы ае+пучыруыннан), Куный Бәчелие (-куман, кун ыруыннан), Кәри Бәчелие (-керия ыруыннан) һәм башкалар.

Дүрт өйгә бер Бәчели туры килгәнлектән, кушаматсыз табып кара син аларны... Безнең төбәктә, исеменнән тыш, фамилиясе, әтисенең исеме бертөрле булганнар да күп. Бу - нәсел тамырларын саклау, югалтмау өчен кулланылган бер табудыр, миңа калса.

Элегрәк, печән үскән болын җирләре, печәнлек чокыр-чакырлар, саженьлап үлчәнеп, җирәбә сикертеп бүленә иде. Җирәбә дигәне исә, исем-фамилия язылган, трубочка итеп төреп янчыкка салынган кәгазьләр. Янчыктан чыккан җирәбәдән исем-фамилияне укыгач, хуҗа тигән өлешенә үзенең тамгасы төшерелгән таякны кадап куя. Исем-фамилиясе язылган таяк та ярар иде, югыйсә, юк, ул үз тамгасын калдыра. Бу - Җир хуҗасыннан шушы нәсел өчен рөхсәт сорау кебек саналган.

Шунысы кызыклы: Пидәр авылы тамгаларын Сарсаз-Баграж, Поповка авыллары, Мамадыш ягы тамгалары белән чагыштырып карагач, бер уртак тамга да табылмады.

Авылыбызда бүгенгә кадәр сакланып калган нәсел тамгалары түбәндәгечә:

(Кайбер тамгалар сакланса да, кемнәр нәселене-ке икәне билгеле түгел. Үз тамгаларын танып, ул нәсел кешеләре минем белән хәбәрләшсен иде.В.В.)

Василий ВАСИЛЬЕВ Зәй районы, Федоровка авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев