Яңа китап тег белән яңалыклар
-
Анна түти китап чыгарды
Анна Колчеринаның «Керәшен зиннәтләре" дигән китабы чыкты. Китапка кереш мәкаләне Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев язган.
-
Үзе артист, үзе язучы
Николай Иванович Дунаевның "Язмышым - театр" исемле китабы кулыма килеп кергәч, сөенечемнең чиге булмады. Бу китап турында, бәлки, белми дә калган булыр идек. Рәхмәт "Туганайлар" газетасы хезмәткәрләренә. "Балачакка кайту" дигән исем белән алар шушы китаптан өзек бастырганнар иде. Ул өзекне башта үзем, тәмен белеп кенә, туйганчы укыдым, аннан семьябыз белән...
-
Күңелендә һаман яз башы
Зәй районы Югары Баграж авылында туып, гомеренең күпчелек өлешен Чаллы шәһәрендә яшәп үткәрүче Юлиан Макарович Герасимов әле күптән түгел 90 яшьлек юбилеен үткәрде. Шул уңайдан ул "Күңелемдә һаман яз башы" дигән китабын бастырып чыгарды.
-
Үткәнне өйрәнгән бүгенгене әйбәт белә
Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында туып-үскән, озак еллар Чаллыдагы "Камгэсэнергострой" җәмгыятендә эшләгән Степан Иванович Уразаев инде шактыйдан бирле лаеклы ялда булса да, өендә тыныч кына яшәп ята торган кеше түгел.
-
Яңа китаплар
"Кәләй авылы асыл җир икән..." Әлмәт районы Кәләй авылында гомер итүче Зинаида Захарова изге эш башкарган. Ул тарихи мәгълүматларга, олылар сөйләгән истәлекләргә таянып, Кәләйнең уңган-булган, туры сүзле кешеләре, ил күләмендә яңгырарлык изге эшләре турындагы материалларны туплап, "Кәләй авылы асыл җир икән..." исемле зур күләмле җыентык әзерләгән. Китап быел Казандагы "Илһам"...