Туганайларга – 10 ел тег белән яңалыклар
-
“Туганайлар” бәйрәм итте
15 декабрь көнне Казан шәһәре Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында "Туганайлар" культура-агарту керәшен гәҗите үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.
-
Хөрмәтле Туганайларыбыз!
Моннан ун ел элек, каршылыклар заманында дөньяга килеп, республикабызның милли матбугатында үз урыныгызны таптыгыз. Сез - керәшен матбугатының иң яңа тарихы.
-
Гәҗит хакын аклый ул
Балкып туды "Туганайлар" Данлы Чулман ярында. Балкып яши тулган айдай, Яктырып Яр Чаллыда.
-
Хөрмәтле коллегалар!
Сезне чын күңелдән зур бәйрәмегез - "Туганайлар" газетасының унъеллык юбилее белән тәбрик итәм.
-
Хөрмәтле «Туганайлар» газетасы хезмәткәрләре!
Сезне «Туганайлар» газетасының күркәм юбилее белән котлыйм.
-
Хөрмәтле Туганайлар газетасы, газета хезмәткәрләре!
Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих Институтының Керәшеннәр һәм нагайбәкләр тарихын, мәдәниятен өйрәнү Үзәге исеменнән сезне, газетаның баш редакторы Людмила Даниловна Белоусованы чын күңелдән газетаның 10 еллык юбилее белән котлыйбыз.
-
Изге кнәгәләр
2008 елның 14 август санында Казанда керәшен үзәге ачылып, анда этнография музее да булачагы турында хәбәр иткән булганбыз. Әз-әзләп кенә булса да булачак музейга карендәшләребездән экспонат булырлык әйберләр дә җыела башлаган. Бу эш бүген дә дәвам итә.
-
ЮКСЫНУ
"Туганайлар" газетасы беренче саныннан башлап керәшеннәр арасыннан чыккан язучылар, шагыйрьләр, гомумән, иҗат кешеләре турында язып, укучыларын таныштырып тора. Аларның кайберләре инде бакый дөньяга күчсә дә, әсәрләре халык арасында яратып укыла. Шундыйларның берсе - журналист, язучы, шагыйрь Ямаш Игәнәй - Ананий Малов. 2003елның 13 февраль санында газета аның тууына 65 ел...
-
Ниләр яза бу гәҗит?
Быелның 5 октябрендә "Туганайлар" газетасы чыга башлауга 10 ел тула. Тарихи мәгълүматлар, архив материаллары күрсәткәнчә, XX-XXI гасырларда керәшеннәр өчен төрле газета-журналлар басылып чыккан: