Иске Карабаян – Колбагыш авылы
Исәнмесез, "Туганайлар"!
"Мин бәхетле ана" дигән язмамны бастыруыгыз өчен зур рәхмәт.
Торган урынымны Карабаян авылы дип кенә күрсәткәнсез. Теләче районында Карабаяннар икәү. Безнең авыл - Иске Карабаян. Гәҗиттә авыллар турында күп язалар. Мин дә үзебезнең авыл турында язып үтәргә булдым.