ӘҖӘТ
Хикәя
Тыны кысылудан салкын тиргә батып, куркып уянды Лариса. Имеш, бакча артындагы инешкә төшкән дә, басмада тезләнеп керләр чайкый. Инешнең суы шулкадәр салкын, хәтта суыклыгы бармак сөякләреннән үтеп, авырттырып беләкләргә тарала. Соңгысы инде, менә, колынкаеның күлмәген чайкап ала да, бетә. Кызын, бердәнберен яратып шулай дип атый ул. Һәр нәрсәдән кызык...