Матбугат тарихында эзлебез
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Һәрнәрсәнең дә тарихы булган кебек, керәшен матбугаты да бай тарихлы. 1915 елда "Сугыш хабярляре", "Дусъ" газеталары нигез салган керәшен матбугаты 1929 елга кадәр 13 газета-журнал булып чыгып килә. Шуларның иң гомерлесе, РКП(б)ның өлкә комитеты керәшен секциясе органы булган "Киңяш" газетасы (1922-1929) сигез елга якын яши.