Ут белән уйнамагыз...
Кулыма каләм алырга мәҗбүр булуымның сәбәбе шул, соңгы атналарда халкымның хәер акчасына салынган яки төзекләндерелгән чиркәүләрне ут төртеп яндыра башладылар.
Ике-өч ел элек кенә Чаллыда әле төзелеп тә бетмәгән чиркәү янган иде. Яшен сугып яндырган диделәр. Соңгыларын яшенгә сылтап булмый бит инде, җәмәгать, хәзер көз, кыш айлары. Республикабызның төрле-төрле районнарында...