Йөрәктә моң булса, җыруны керәшенчә әйтеп була
Популяр композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов "Вконтакте" социаль челтәрендәге битендә кызыклы гына сүзләр язып куйган. "Бөтен керәшеннәргә миннән бүләк! Җырымны бер җыентыкта "керәшен халык җыры" - диеп чыгарганнар!" Әлеге язмасы белән кызыксынып, Азатка берничә сорау бирдек.