Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Кышын машинаны ничек җылытырга?

Кышын салкын көннәрдә машинаны җылытып торырга кирәкме, әллә инде кабызгач ук утырып китсәң дә ярыймы?

Бу сорауга карат төрле фикер йөри. НТВ каналында бара торган «Главная дорога» тапшыруында шул хакта сөйләделәр.

Бер зур автоконцернда техник тәэминат бүлеге җитәкчесе Олег Чумаков сүзләренчә, машинаны барган килеш җылыту яхшырак. Туктаган килеш двигательне эшләтеп тору кирәкми ди ул. «Двигатель йөкләнеш булганда тизрәк җылына, туктап торганда түгел. Машина акрын барган килеш җылынса, әйбәтрәк. Без акрын гына хәрәкәт итәргә киңәш бирәбез», — дип сөйли Олег Чумаков.

Шулай да күп кенә автомобильләр өчен эксплуатация кулланмасында буш килеш (холостой) эшләп торганда җылыту киңәш ителә. Ләкин ничек итеп һәм күпме вакыт җылытырга икәне язылмый.

«Главная дорога» тапшыруы белгечләре машинаны җылытуның өч варианты турында аңлатты.

Беренчесе: автомобиль тулысынча җылынганчы, туктаган килеш җылытып тору. Икенчесе: биш минут, кар чистарткан вакыт арасында җылыту. Өченчесе: двигательне эшләтеп җибәрергә һәм китеп барырга.

Майламаган килеш эшләү двигательне вата. Урамда 20 градус салкын булганда хәтта иң яхшы дигән май да (үзлелеге 10W 40) кисельгә әверелә. 

Биш сәгать дәвамында салкында торып суынган машина 9 минут буш килеш эшләп торганда антифриз җылына, мич эшләп китә, 15 минуттан двигатель әйләнешләре (оборот) нормаль режимга күчә. Җылыту өчен чама белән 300 мл бензин сарыф ителә.

Машинаны биш минут җылытып, 40 км/сәг тизлек белән хәрәкәт иткән очракта, двигатель 11 минуттан эшче режимга күчә. Бу вакытта чама белән 500 мл бензин сарыф ителә. Ә бу туктаган килеш эшләп торгандагыдан чама белән өч тапкыр артыграк.

Әгәр машинаны җылытмыйча гына, урыннан кузгалып китсәң, 7 минуттан соң гына салон җылына башлый, 10 минуттан соң двигатель эшче режимга күчә, бензин литр ярым чамасы сарыф ителә. Ә бу туктап торган килеш җылыткандагыдан биш тапкыр артык бензин ягыла дигән сүз. Салкын мотор да авыррак эшли.

Ә менә «Главная дорога»  тапшыруы белгечләре исә, машинаны җылытырга, аннан соң гына кузгалып китәргә киңәш бирә.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев