Киңкырлы шәхес - Анатолий Богатырев
Талантлы артист һәм Түбән Камада керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятен оештыру чишмә башында торучыларның берсе турында сөйлибез.
Сүзебез Алабуга районының талантлы шәхесләренең берсе Татарстанның атказанган артисты - Анатолий Степанович Богатырев турында булыр.
Анатолий Степанович Богатырев 1942 елның 12 апрелендә Татарстанның Алабуга районы Атиаз авылында туа. 1959 нче елда Алабуга культура – агарту училищесын тәмамлап, Минзәлә драма театрына эшкә килә һәм 30 ел гомерен шушы театрга багышлый.
Беренче рольләреннән булган Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт” драмасындагы Тәлгать образы аны сәләтле артист итеп таныта. Яшьлек шаукымыннан тәмам исергән яшь, чибәр егет үзенең самимилеге, гадилеге, саф күңеле белән тамашачыларны тәмам әсир итә. 1960-1970 нче елларда театрда, сәнгатьтә, әдәбиятта буыннар алмашыну процессы бара. Минзәлә театры, әлбәттә бу агымнан читтә калмый. Ул елларда Г.Сәгыйдуллинның “Сибелә чәчәк”, З.Шаһиморатовның “Хәят”, Ш.Шаһгалинең “Тайга йолдызы”, М.Кәримнең “Айгөл иле”, С.Шәкүровның “Уракчы кыз”, Ә.Баяновның “Һәйкәл”, А.Салынскийның “Мария”, Ш.Мәҗитовның “Ике хатын – ике закон”, Г,Сабитовның “Гарасат”(яки “Чулпан таңны уята”) һәм башка күп кенә сәхнә әсәрләре шаулап бара. Бу спектакльләрнең һәркайсында А.Богатырев та катнаша, төп рольләрне башкара, һәм алар тамашачы күңелендә уелып калалар.
Артистның шул вакытта ук инде сәхнәдә үз рәвеше була – ул әкиятләрдә сурәтләнгәнчә, чибәр һәм пәхлевән гәүдәле егет. Сәхнәдә җитез хәрәкәтле, көр тавышлы, темпераментлы, уттай янып торган шаян күзләре үзенә җәлеп итә. Гомумән, аның уенына уртаклык хас түгел, әгәр ул чибәр икән - ахырына кадәр чибәр, әгәр аның уйный торган герое тискәре тип икән, димәк, ул ахыргача кадәр усал, мәкерле, хәйләкәр. Минзәлә сәхнәсендә зур уңыш белән барган Г.Ахуновның “Ардуан батыр” повесте буенча куелган спектакльдә Ардуан батыр образын моңа мисал итеп китерергә мөмкин. Анатолий Богатыревның Ардуаны мәһабәт кыяфәтле, ирләрчә темпераментлы, үз эшенә инанган, ул – хезмәт кешесе!
Артист иҗат иткән образлар арасында аның соңгы рольләренең берсе – Ә.Гаффарның “Сары чәчәчк саплары”ндагы сәүдәгәр Байназаров образы кызыклы. Ул анда чын мәгънәсендә спектакльнең эчке пружинасын тәшкил итә. Куе буяуларны кызганмый уйнаган артистка бер халәттән икенчесенә күчү җиңел бирелми, ләкин менә шушы образда Анатолий Богатырев ниндидер үзенә генә хас төгәл алымнар белән Байназаровның җан газабын сурәтли, аның икенче төрле фикер йөртә башлавын ышандырырлык итеп тамашачыга җиткерә ала.
Анатолий Степанович Богатыревның уйнаган рольләре шактый күп. Ләкин аның мәдәниятебез алдында кылган хезмәтләре актерлык белән генә чикләнми. Менә шундый авыр бер вакытта – 1976 нчы елда, Анатолий Степанович баһадирларча үз җилкәсе өстенә театр белән җитәкчелек итү вазыйфасын ала.
Анатолий Степанович Богатыревны Минзәлә театрыннан соң, язмыш сукмаклары 1989 нчы елда Түбән Камага китерә, ул анда Техника йорты директоры булып эшли башлый. Бөтен илебез киңлегендә театрлар “янып”, юк ителүгә дучар булган бер чорда Түбән Камада тагын бер профессиональ татар театры барлыкка килә. Ул – “Түбән Кама нефтехим” производство берләшмәсе каршындагы татар яшьләр театр студиясе дип атала.
Түбән Камада керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятен оештыру буенча эш башлангач, монда да чишмә башында торучыларның берсе Анатолий Богатырев булды. Керәшен халык иҗатына багышланган кичәләрнең режиссеры да, алып баручысы да ул үзе иде. Сәхнәгә үз керәшене җыруларын, инде онытылып беткән уен-йолаларны алып чыгып, тамашачыга керәшен моңнарын, үзенчәлекле бию-такмакларын танытучы Богатыревның янып-көеп йөрүеннән башка гына ул кичәләр тиешле югарылыкта үтә алыр идеме икән?! Карендәшебез Анатолий Степановичның Халык иҗаты йорты карамагында керәшен фольклор ансамблен оештырудагы, керәшен халкының җыруларын, йолаларын олы сәхнәгә чыгарудагы хезмәте Түбән Кама керәшеннәре тарихына алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы.
Талантлы артист һәм оста оештыручы, театр җитәкчесе Анатолий Богатырев – татар театр тарихында тирән эз калдырган, талантлы иҗади шәхесләрнең берсе, һәм ул татар театры тарихында гына түгел, халкыбыз күңелендә дә иң мактаулы урыннарның берсен били. 1979 нчы елда Анатолий Степанович Богатыревка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.
Аяусыз үлем аны 2002 нче елның 15 нче августында безнең арадан алып китте. Минзәләдә һәм Түбән Кама шәһәрендә аны һаман да зур хөрмәт белән искә алалар, яраталар, сагыналар.
Язма Җырчы җәкәү йорты белән берлектә әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев