Хәлебез-әхвәлебез рубрикасы буенча яңалыклар
-
Күршеләр - иң якын кешеләр. Ишекләре бикләнмәсен
Нинди генә исемдәге бәйрәмнәр, көннәр юк хәзер. Аларның кайберләрен искә дә алмый каласың. Ә менә соңгы елларда гына кертелгән "Күршеләр көне" дигәнен берәү дә игътибарсыз калдырмый торгандыр. "Күршеләр көне" уңаеннан Чаллы шәһәренең күп кенә ишегалды мәйданнарында бәйрәм чаралары узды. 31 нче бистәдә яшәүчеләр өчен үткәрелгән бәйрәмдә булып, җыелган кешеләрдән күршеләре...
-
Ай булмаса, йолдыз бар
Дөньяда бар нәрсә дә без теләгәнчә бармый. Сау-сәламәт булып та, кайвакыт тормыш куйган авырлыклар алдында югалып калабыз. Әмма арабызда тумыштан яки ниндидер сәбәпләр аркасында сәламәтлекләре какшаган, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә бар. Аларга язмыш сынауларына бирешмичә яшәргә икеләтә, өчләтә авыр.
-
Төрмәдән - Берлингача
Илебезнең данлыклы сугыш елъязмасында Зәй ягы кешеләренең дә тиңдәшсез батырлыклары теркәлгән. Бу төбәктән Бөек Ватан сугышына 11600 кеше китә. Шуларның 7410 ысы туган җирләреннән еракта, яу кырында башын сала. Исән-сау әйләнеп кайтучы ветераннарның бүгенге көндәге саны да бармак белән исәпләрлек. Андыйлар - 44 фронтовик.
-
Тән һәм җан ярасы әле дә сызлый...
Быел халкыбыз бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Сугыш беткәннән соң, җиде дистәдән артык вакыт үткән. Вакыт яраларны дәвалый, дисәләр дә, тулысы белән дәвалап бетерә алмый торгандыр шул. Юкса, сугыш салган җәрәхәтләр инде күптән төзәлгән булыр иде. Халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны, озак еллар буена Чаллы шәһәренең икенче гимназиясендә...
-
Ерак дәдәм эзләрен искә алып...
9 Май бәйрәме якын лашкан саен, минем шушы тарихны кешеләргә сөйлисем килә... Бабам - әбиемнең әтисе - Афанасий Михайлович Никифоров - 1904 нче елда Мамадыш районы Югары Әрнәш авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганчы колхозда бригадир булып эшли. Сугышка кадәр әбием Мария Васильевна алты бала бүләк итә аңа. Кызганычка каршы,...
-
Яшьлеген сугыш урлаган
Еллар уза. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 71 ел. Шушы еллар авырлыгын ялгыз күтәргән, чәчәк атарга да өлгермәгән беренче мәхәббәтләрен саф һәм пакъ килеш саклаган сугыш чоры кызлары зур хөрмәткә һәм игътибарга лаек. Алар тормышның бәясен, яшәүнең, кешенең кадерен беләләр. Шуларның берсе Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Ольга Ивановна Апачева....
-
Яңа Усы "брачлары"
Яңа Усы авылында, элек-электән, керәшеннәр белән бергә, башка милләт халыклары да яшәгән. Пугачев восстаниесеннән соң, авылның бер башына хәрби хезмәттә чутланган русларны китереп утыртканнар. Башка урамнарда яшәүче керәшеннәр, татарлар, марилар белән алар бик тиз уртак тел табып, татулыкта яшәгәннәр.
-
Өмет әле дә яши
Чаллыда алар семьясын белмәүчеләр бик аздыр. Илебезнең әллә кайсы почмагыннан түгел, үзебезнең Җәйләү авылыннан 60 нчы елларда ук килеп урнашкан "карт Чаллылылар" алар - Андреевлар. Җиңү бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә алар семьясында да күп истәлекләр киредән яңара. Сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган Иван бабалары искә алына. Әбиләренең, әти-әниләренең сугыш елларында күргән...
-
Кәләй авылы асыл җир икән...
Күптән түгел без Әлмәт районы Кәләй авылында иҗади командировкада булып кайттык. Бу якларның элек-электән төзек, матур икәнен ишетеп белә идек. Бу юлы барысын да үз күзләребез белән күреп, сокландык.
-
Баграж һәм аның кешеләре
Урта Баграж якларына килеп чыксагыз, Нина түти янына керми китмәгез, дип, байтактан әйтеп киләләр иде. Бу юлысында, төбәп, Нина түтиләргә киттек. Нәрсә белән шаккаттырыр - әлегә табышмак. Бәйли, чигә, диделәр - калганы - күрешкәч беленер.
-
Ару мисал
Иске ел узып китте. Инде яңа - 2016 елның да беренче ае йомгакланып килә. Ә бу, үз чиратында, узган елга нәтиҗәләр ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләү вакыты җитте, дигән сүз. Районнарда бу чорда авыл җирлеге җыелышлары - сходлар үтә.
-
Менделеевта зур җыен
22 октябрь көнне Менделеев шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында Республика керәшен оешмасының Менделеев бүлегенең отчет-сайлау конференциясе узды. Конференция алдыннан авыллардан килгән фольклор коллективлар чыгыш ясады. Шулай ук, кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Конференциядә кунаклар - Менделеев районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров, республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы...
-
Бүген исеңә төшмәсә...
Бөтен табигать "әбиләр чуагының" рәхәт мизгелләрен кичергәндә, Россия сәнгать тарихы институты өлкән хезмәткәре, фольклорчы-галимә Наилә Альмеева Мамадыш ягы керәшен авылларында булып китте.
-
Усы өлкәннәре ничек яши?
1 октябрь - өлкәннәребезне аеруча кадерләп, аларга рәхмәт сүзләре җиткерә торган көн. Соңгы елларда бу дата киңрәк итеп, декада буларак уздырыла. Олыларның берсен дә онытмыйча, һәркайсын кайгырту, аларга котлау сүзләре ирештерү өчен менә дигән җай бу. Өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтү бер яки ун көн генә түгел, ел әйләнәсе, гомер буе дәвам...
-
"Татарстан - уртак йортыбыз"
30 август көнне Тукай районының Князево авыл җирлегенә кергән Татарстан поселогында "Татарстан - уртак йортыбыз!" фестивале узды. Ул биредә яшәүче төрле милләт халыкларына, аларның гореф-гадәтләре, көнкүрешләренә багышланды.