Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Редакция кунагы

Владимир Зайцев: “Тыныч үткән көнемә, төнемә шатланам”

Участок полициясе хезмәткәренең тынгысыз хезмәтен, ирешкән уңышларын күрсәтү, араларыннан "иң-иң"нәрен ачыклау максатыннан, Россия эчке эшләр министрлыгы "Космомольская правда" Нәшрият йорты белән берлектә икенче ел рәттән «Халык участковые» ( «Народный участковый» ) дип аталган Бөтенроссия конкурсы оештыра. Участковыйларның анкеталары регионнардагы подразделениеләр сайтларына куела. Аларны өйрәнеп, танышып, лаеклыларны онлайн-сайлау юлы белән халык...

Зайцев Владимир Арсентьевич - Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Түбән Кама шәһәре буенча өлкән участковые, "Татарстан Республикасының халык участковые". Туган җире - Мамадыш районы Дүсмәт авылы. Эчке эшләр органнарында хезмәт итүенә - 6 ел. Өйләнгән. Хатыны Зоя белән ике бала үстерәләр.
- Владимир, биш ел участковый булып эшләп, халык арасында ышанычлы авторитет яулагансыз. Күп санлы рәхмәт хатлары - шул турыда сөйли. Эчке эшләр бүлегендә дә сезне бары уңай яктан гына телгә алалар. Әйтегез әле, сезнең эшегез нәрсәләрдән тора?

- Участок поли-циясенең эше күп бурычларны үз эченә алган тынгысыз эш ул. Шуларның нигезе - халык белән профилактик сөйләшүләр алып бару, административ хокук бозуларны ачу. Гражданнардан кергән гаризалар буенча эш тә зур урын алып тора. Мәсәлән, кемнеңдер күршесендә кирәгеннән артык музыка акырталар, урлашулар, ишек алдындагы санкциясез машина кую урыннары, кесә телефоны урлаулар. Бигрәк тә, алдау юлы белән, балаларныкын тартып алалар. Шуңа еш кына балалар белән шушы темага аңлату эшләре алып барырга, мәктәп тирәсендә патруль торырга туры килә. Моннан тыш, борынчык кидерми генә этен урамга алып чыккан хуҗалар белән сөйләшү, тиешсез урында машина юуучыларга протоколлар төзү, һәм башкалар.
- Яңа гына иреккә чыккан, шартлы рә-вештә (условно) җавапка тартылган яки хокук бозуларны нигә дә санамаган гражданнарның фотоархивларын да алып барасыз. Бу - күп вакыт җитди жинаятьләрне ачу мөмкинлеге дә бирә. Күптән түгел Чаллыда, кич эштән кайт-канда, бер ирне кыйныйлар. Зыян күрүче шушы архивта сакланучы фотографияләр арасыннан үзенә кул күтәрүчене танып ала. Сезнең практикада да шуңа охшаш хәлләр булгалыймы?
- Әйе. Участоктагы сез санап үткән категориягә керүчеләр барысы да миндә контрольдә тора. Һәрберсенең үзенә генә туры килгән билгеләре (приметалары) бар. Әле ике атна элек кенә шундый хәл булды: карыйм, Вахитов урамындагы тугызынчы йорт каршында берничә такси машинасы туктаган. Шикләнеп, шунда таба киттем. Ул да булмады, подъездан бер төркем таксистлар килеп чыкты. Кызыксына башлагач, шул билгеле булды: берсенең "клиент"ты юл хакын түләмәгән, таксист акча таләп иткәч, пассажир ике шешәне бер-берсенә бәреп ватып, аңа һөҗүм иткән. Сораша торгач, зыян күрүче шофер теге "геройның" кулында пәрәвез сурәтендәге татуировка булуын исенә төшерде. Хулиганның кем булуын шунда ук аңлап алдым, эзләп табу кыен булмады.
- Сезнең карамактагы Вахитов, Гагарин һәм Спортивная урамнарын берләштергән участокта барлыгы 3600гә якын кеше яши. Аларның үз участковыйларына карашлары нинди икән?
- Нигездә - уңай. Аларның безгә ышанулары, рәхмәт сүзләре алга таба эшләргә көч, стимул бирә. Дөрес, төрлесен ишеткән чаклар да була. Кайберәүләрнең закон таләпләренә, җәмәгать кагыйдәләренә буйсынып яшиселәре килми. Гражданнар үзләре күп вакыт битарафлык күрсәтәләр. Тормышта игътибарлырак, уяурак булсыннар иде.
- Билгеләнгән территория буенча обход еш ясыйсызмы?
- Көнгә бер тапкыр булса да әйләнеп кайтырга тырышам. Кешеләр участокта тәртип сакчысы барлыгын күрергә тиеш. Өлкәннәр күбрәк яши торган урыннар тыныч, анысы. Ә менә тулай торакларга аерым контроль һәм игътибар кирәк. Аларны - участокның иң криминал зоналары дисәң дә була. Бер участокта озак эшләгәч, барлык "сугыш чукмарлары"н таный башлыйсың, адресларын да яттан белеп бетерәсең. Шушы зонада берәр көн күренми торсаң, хәзер эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегеннән нинди дә булса хәл килеп чыкканлыгы турында информация килеп җитә. Адресын ишетүгә, нәрсә булганлыгын, кем-кемгә нинди начарлык эшләгәнлеген чамалап алам.
- Владимир, быел сез гражданнардан барлыгы 427 гариза кабул иткәнсез. Күбрәк нинди сораулар белән киләләр?
- Төрле характердагы сораулар: кемгәдер характеристика кирәк, кемгәдер корал йөртү өчен лицензия, судка яки кредит алу өчен справка сорап килүчеләр дә бар. Кайберләренә бары киңәш кирәк. Гариза булу-булмауга карамый, бер сигнал да игътибарсыз калдырылмый: туганнар арасындагы квартира мәсьәләсе, күршеләреннән зар-ланучылар яки беркайда да эшләмәүче, өйдәге акчаны алып, эчеп йөрүче улы, ире белән сөйләшүне сорап мөрәҗәгать итүләр. Чыннан да, күп вакыт мондый сөйләшүләр уңай нәтиҗә бирә.
- Бүгенге көн яшьләре турында ни әйтәсез? Ялгыш юлга кереп китүчеләр күпме?
- Кызганычка каршы, әз түгел. Яшьләрнең алкоголизмга, наркоманиягә тартылуы иң авырткан проблемаларның берсе. Җиңел тормыш эзләп, җинаять юлына басуларын, ата-аналарын, туганнарын борчуга салуларын уйлап житкермиләр. Инде акылга утырып, эшкә урнашырга теләсәләр дә, шушы кара тап аркасында кыенлыклар килеп чыга. Психотроп матдәләр, наркотиклар кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган очракта гына да куркынычсызлык хезмәте аларны уздырмый.
- Эшегездә сезгә төрле яшьтәге, холыктагы кешеләр белән очрашырга туры килә. Кешеләрнең нинди сыйфатларына өстенлек бирәсез?
- Ялганны, икейөзлелекне сөймим. Безнең хезмәтнең нигезе дә нәкъ менә ялган белән дөреслекне аера белүгә көйләнгән. Ашыгып, ялгыш нәтиҗәләр чыгару да кемнеңдер язмышын үзгәртергә мөмкин. Борынгылар юкка гына, җиде кат үлчә, бер кат кис, димәгәннәр. Уйлый белгәннәр сирәк ялгыша, яки бөтенләй ялгышмый. Һәр бала үз бәхете белән туа. Шул бәхетен югалтмыйча яшәргә өйрәтеп үстерү - олылар эше. Тормышта кытыршы юлларның булуы, анда кермичә генә яшәргә кирәклеге турында кечкенәдән өйрәтеп үстерсәк, ялгышулар, җинаятьләр, әрнүле язмышлар сирәк очрар иде. Ә участковыйга килгәндә, мин үз территориямдә тыныч үткән көнемә, төнемә шатланам. Кешеләр тыныч күңел белән эшкә барып, теләп, ашкынып өйләренә кайтса, борчу-мәшәкатьләрсез ял итсә, менә шул инде безнең хезмәтнең нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: участковый полиция