Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Редакция кунагы

Римма Никитина: “Кайта алмадым, үкенечкә калды”

​​​​​​​Җырчы Римма Никитинаның милиционер буласы, кешеләргә ярдәм итәсе килгән. Әмма буе бәләкәй (156 см) һәм йөрәге зәгыйфьрәк булу сәбәпле, аны милиция мәктәбенә алмаганнар. Шуңа күрә мәдәният институтына кергән. Җырларга, биергә өйрәнгән.

– Римма, ун ел буе бергә эшләгәннән соң Илсөя Бәдретдинова төркеменнән киткәнсең. Ызгышып-талашып киткәнсең, дип тә сөйлиләр...

– Юк. Ун ел буе эшләгән кеше белән талашмыйлар. Концертка хәтле дисклар да сата идем. Илсөя апа белән минем дисклар бертигез сатыла иде. Илсөя апа аңлаган һәм көннәрдән бер көнне: “Римма, миңа төркемгә яңалык кирәк. Яңа кеше алам”, – диде.

– Кеше әзер булмаса, ул кая бара?

– Илсөя апа көчле икәнемне белә. Елап утырмыйм, еласам да кешегә күрсәтмим.

 

– Алар төркеменә ничек эләктең?

–       Дөресен генә әйткәндә, Илсөя Бәдретдинова дигән җырчыны белми идем. Мине студиядә Илфак абый күреп алды: “Үзенчәлекле тавышлы җырчы кыз син бит ул”, – дип концертка алып китте. Миңа ул вакытта 17 яшь иде.

Шуннан Илсөя апа: “Минем бу кыз белән эшлисем килә!” – дигән. Илсөя апа хәзер тулы заллар җыя. Шуның өчен ул 14 ел буе тырышты, ул да 20 кешедән башлады. Аның мәктәбен үткәнгә күрә беләм: 20 кеше килә икән, шуларга да концерт куярга кирәк. Быел – 70, аннары 100 була ул. Үземә ышанам, үз көчемә таянам. Командам бик шәп. Концертымда алып баручым юк. Үзем алып барам, үзем җырлыйм, үзем биим, үзем костюмнар тегәм, үзем җырлар язам.

 

– Быел сиңа 30 яшь тула. “Кайчан кияүгә чыгасың?” – дип әниең җаныңа төшәме?

– Хәзер тынычланды.

– Ник?

– Барыбер үземнекен эшләгәнгә күрә. Ул миңа әйтә, мин аны тыңлыйм, әмма үземчә эшлим. Яратмаган кешегә кияүгә чыга алмыйм бит инде. Теге елны кияүгә чыгарга тиеш идем, чыкмыйча калдым.

 

– Ник?

– Дүрт ел йөргән егетем белән ташлаштым. Шуннан соң күп җырлар язылды. Гомумән, җырларны бик авыр яисә бик шатлыклы вакытта гына язам. “Кире килмә” дигән җырдан соң егетем смс язып җибәрде: “Бөтен Татарстанга данымны чыгардың”, – дип. Бер елдан соң кире кайтырга исәбе бар иде. Хәзер инде мин кире кайтмыйм.

 

– Ник ташлаштыгыз? Бәлки гаеп синдә булгандыр?

– Гаеп ике кешедә дә була.

 

– Синең нинди гаебең булды?

– Концертлардан кайтып кермәвем. Йөри башлагач аңа әйткән идем: “Карьера минем өчен беренче урында түгел, өйләнешик, бала табыйм”, – дидем. Әмма ул: “Әйдә, әзрәк эшлик, мин дә, син дә эшлик!” – диде. Шулай дүрт елга сузылды. Инде үз кешемне тапсам, озак йөреп тормаячакмын. Хәзер озак йөрергә вакытым юк. 29 яшьтә акыл белән эш итәм, сүзләргә ышанмыйм. Эш белән исбатларга кирәк.

– Сиңа нинди егет кирәк?

– Акыллы, мине аңлый торган. Ул иҗатымны яратмаска да мөмкин. Дүрт ел йөргән егетем мине җырчы буларак кабул итмәде. Җырларымны аңламый иде. Җырларымны яратыгыз, дип әйтмим. Мине аңларга, миңа ышанырга тиеш ул. Бервакытта да ялганламыйм. Йөргән егетем белән ташлашкач та бик озак депрессия булды. Чөнки чын йөрәгем белән яраттым. Аңа багышлап күпме җыр яздым. Яратсам, хыянәт итмим. Җаным-тәнем белән яратам.

 

– Алай яратырга ярамый...

– Мин шундый. Яшермим, артымнан егетләр күп йөри. Әни: “Әйбәт, акыллы егет, нигә йөрмисең?” – дия иде. “Мин аны яратмыйм”, – дим. Яратмаган кеше белән үбешә дә алмыйм. Ничек инде андый кеше белән кичен йокларга ятасың, иртән уянасың? Кайбер егетләргә карыйсың да: “Бу минем баламның әтисе булса шәп булыр иде”, – дип уйлап куясың. Әмма бит бала ясар өчен дә ярату кирәк.

 

– Яратам, дип егеткә барып әйтә аласыңмы?

– Ошаган кешегә симпатияңне белдерү начар әйбер түгел. Кызлар, әлбәттә, тыйнак булырга тиеш. Әмма миңа ошый икән, ошыйсың дип әйтәм.

 

– Әниең Сабадан, татар. Әтиең – керәшен. Мәчеткә дә, чиркәүгә дә сәдака саласың икән.

–       Әйе.

– Дөньяда кеше булып калу авырмы?

– Авыр. Кемдер акчага ияреп китә.

 

– Син ничек тыелып каласың?

– Тәрбиядән килә. Әти белән әни дөрес тәрбияләде, аларга рәхмәтлемен. Кеше рәнҗетүдән, кеше каргышыннан куркам. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә гел булышам. Махмырдан интеккән мужик басып тора икән, аңа акча биреп китәм, бәлки ул берничә минуттан үләр, ә мин кемнеңдер тормышын саклап калам. Кемнеңдер өе яна, аларга акча йә кием бирәсең, хәйрия концертларында еш булгалыйм.

 

– Сине киң күңелле булырга кем өйрәтте?

– Әти белән әни, әби. Керәшен әбисе белән үстем: “Кызым, кешенекенә тимә, үзеңнекен бирмә!” – дип өйрәттеләр. Шуңа күрә күпме акча эшләгәнемне дә әйтмим, кешенекен дә санап утырмыйм. Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсендә туып-үстем.

 

– Әтиең башта авариягә эләгә, аннары авырып үлә...

– Әтинең киткәненә җиде ел булды. Сентябрь аенда авариягә эләкте дә, өч айдан соң инсульт белән үлеп китте. Әти колхозда, аннары клубта кочегар булып эшләде. Әни җирле үзидарәдә баш бухгалтер, хәзер пенсиядә инде.

 

– Әтиеңне сагынасыңмы?

– Әлбәттә. “Юксынам, әтием” дигән җырым да бар.

 

– Соңгы көне?..

– 2010 елның 28 декабрендә киткән идем, озатып калды. “Әти, мин кайтам”, – дидем. Банкетларны эшләгәч, Яңа елга кайтырга тиеш идем. Әмма бик каты буран чыгып, кайта алмадым. Әти шалтыратты: “Кайтып йөрмә, икесе барыбер эшкә чыгасың. Яңа елны Казанда гына каршы ал. Аннары кайтырсың”, – диде. 2 январь көнне Киров өлкәсендә концертта яланаяк биедем һәм аягымны тоймадым. Күңелем белән нәрсәдер буласын сизендем. 3 январьда иртәнге биштә телефон шалтырады, начар әйбер әйтәселәрен белә идем, сизендем. Әти: “Әй, минем кызым”, – дип Яңа ел төнендә мине сагынып утырган. Кайта алмадым, үкенечкә калды. Һәр яңа елда бу хәл күңелемә бәрә. Шуннан соң бер ай депрессиядә булдым. Әти бөтен эч серләремне белә, дус кызым кебек иде. Әни белән дә мөнәсәбәтләр алай ук түгел. Әти нинди егетләр белән йөргәнемне, миңа нинди егетләр ошаганын белә иде. Киңәшләр бирә иде: “Кызым, егетләр конфет түгел, аларга алданма!” – дия иде.

 

– Әтиең белән әниең ничек кавышкан?

– Әни Керәшен Сәрдәсе авылына практикага килгән дә әти аны шалт – эләктереп алган. Яратышып өйләнешкәннәр.

 

– Әтиеңнең нинди әйбәт сыйфатлары бар иде?

–       Туры сүзле. Бервакытта да кешене мактап утырмый иде. Ошамаса – ошамый, дип кенә әйтә иде. Әти дөрес тәрбия бирде.

 

Автор: ГАБДЕРӘХИМ, “Акчарлак” газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Римма нинди батыр йорэкле син!!!. Молодец , узенэ тин ярынны да табарсын, эйбэт кеше булсын. Унышлар сина , бэхетле бул.