Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Редакция кунагы

Николай Осипов: “Үзеңә алдан атларга кирәк”

Яңа уку елы башлануга инде бер ай вакыт узып бара. Яңача укыту, федераль белем стандартлары, укытучыларга хезмәт хакларын яңача түләү... Соңгы ике елда матбугат битләреннән төшми торган темалар бу. Мәгариф законы барысына бертөсле булса да, балаларга белем-тәрбия бирүдә һәр мәктәпнең үз юлы, үз мөмкинлекләре. Законның ни дәрәҗәдә эшләве шушы мөмкинлекләргә...

- Сез 22нче мәктәпкә 2003 елда директор булып килгәнсез. Ун ел эчендә укучылар, укытучылар ничек үзгәрде? Үзегез үзгәрдегезме?
- Мин килгәндә, мәктәпнең үз традицияләре салынган иде. Ул традицияләрне җимермичә, шул ук вакытта яңалыкларны да шактый кертеп, эшли башладык. Укытучыларның белемен күтәрү институтында эшләгәндә, экс-перт төркемнәрдә йө-рүемнең файдасы тиде. Алдынгы мәктәпләрнең эш тәҗрибәсен шунда өйрәндем һәм үз мәктәбемә кертергә тырыштым. Рус мәктәбе саналсак та, балаларга татарча тәрбия бирүне дә күз уңында тоттык. Ул елларда Клара Булатова, Рәшит Бәшәр, Мөдәррис Әгъләмов кебек иҗат кешеләре бездә еш булалар иде. Бүген үк, хәзер үк хәл ителергә тиешле проблемалар да шактый иде. Шуларны бергәләп чишәргә керештек.
Иң беренче, мәктәпкә йөрмәүче балаларның ни сәбәпле дәрес калдыруларын ачыкладык. Әти-әниләр белән ты-гыз элемтә булдырдык. Икенче мәсьәлә - тәмәке тартучыларны тартудан туктату иде. Күзәтеп торабыз: малайлар гына түгел, кызлар да тарта. Әллә ни еракка да китмиләр - мәктәп артына гына баралар. Укытучылар дежур торды, рейдлар оештырдык, үзидарә эшләде. Балалар белән эшләү инспекторын, участко-выйны да мондый рейд-ларга чакырдык. Протоколлар төзедек хәтта. Бу яман чир бөтенләй бетте дип әйтә алмыйм алуын. Тик инде мәктәп территориясендә тартучылар күренми. Мәктәп каршындагы йортларда яшәүчеләр, элеккечә, безнең укучылардан зар-ланып, минем янга керми. Укучылар формадан йөрми иде. Бу бәла белән дә озак көрәшергә туры килде. Хәзергеләр турында нәрсә әйтә алам?
Укучыларыбызның күпчелеге теләп укый. Сәбәпсез дәрес калдыру - сирәк күренеш. Үзем дә, коллективым да профессиональ яктан үстек, дип уйлыйм.
- Укучылар укытучыларын санламый. Башларында - уку түгел, бөтенләй бүтән уйлар, диләр бүгенге балалар турында. Моның белән килешәсезме?
- Һич юк. Хәзерге балаларның, киресенчә, моннан ун ел элек укыганнарга караганда, белем алырга омтылышлары көчлерәк. Бигрәк тә, өлкән классларда мотивация зур. ЕГЭны күпме генә сүксәләр дә, бүгенге шартларда укучының белеменә бәя бирә торган иң гадел алым, дип саныйм. Теге яки бу югары уку йортына керү үзеннән генә торганын аңлаган бала ничек тырышмасын, ди?! ЕГЭ - укучыларның мөмкинлекләрен киңәйтте. Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдәге вузларга юл ачты. Укучыларның белем дәрәҗәләре генә түгел, ә тәрбиялелекләре дә үсте, укытучыларга, администрациягә карата хөрмәтләре артты. Моннан берничә ел элек кайберәүләр, укытучыларын күрмичә, күз-башларын тондырып, чабып үт-сәләр, хәзер мәктәпләрдә мондый күренешне очратмыйсың. Әти-әниләр дә мәктәп коллективына ышаныч белән карый. Мәктәп тормышын чагылдырган фильмнарның сюжетын кайдан алып язалардыр. Чәчләрең үрә торырлык итеп күрсәтәләр. Кулымны йөрәгем турысына куеп әйтә алам: бездә андый тәртипсез балалар юк.
- Сездә генә - бары да ал да гөл түгелдер инде. Тәртип бозучылар, учетта торучылар да бардыр.
- Шулай анысы. Барысы да 100 процент әйбәт дип әйтеп булмый. Авыр гаиләләрдә тәр-бияләнүчеләр, полициядә учетта торучылар да бар. Һәр заманның үз плюсләре янәшәсендә, үз минуслары да тагылып йөри. 7-8 класс укучылары арасында, компьютерлы уеннарга кереп китеп, шуннан чыга алмаучылар бар. Бурычка баткан шундый берничә бала исәптә тора. Спиртлы эчемлек кулланып тотылучылар, режим вакытын бозып, төнлә урамда нарядка эләгүчеләр дә күренгәли. Мондыйларны булдырмау өстендә бөтен коллектив, яшүсмерләрне тәрбияләү буенча инспекторлар белән бергәләп эшлибез. Шунысы кызык: мәктәптә чакта, тәртибе начар булу сәбәпле, профилактик штабларга чакыртылып, туктаусыз шелтә алып торган балалар, укуны бетереп чыккач та, мәктәпне ташламыйлар. Хәл белеп, ярдәм кирәк чакта, кулларыннан килгәнчә булышып, киң күңеллелек күрсәтеп яшиләр. Бүгенге көндә биштән артык бала тәрбияләүче биш семьябыз исәптә. Алар белән индивидуаль эшлибез. Балаларын ашханәдә бушлай ашатабыз. Кайгыртуны сорый торган тагын берничә балабыз бар. Берсе турында сөйләп китәм. Моннан өч ел элек, Рөстәм Хәмидуллин дигән әтиебездә врачлар рак авыруы таптылар. Беркөнне кабинетыма кереп, үзенең чире, баласының киләчәге турында кайгырып, сөйләшеп утырды. "Минем көннәрем санаулы гына калды, хәлем барда, мәктәпкә истәлек калдырасым килә. Кулым эш белә. Беренче этаж идәненә паркет җәяргә телим", - диде ул. Югалып калдым. Нәрсә дияргә белмим. Ул сүзен дәвам итте: "Хатыным - инвалид, икәү генә калгач, авыр чаклары күп булыр. Николай Иванович, зинһар өчен, сез минем улымны ташламагыз инде", - дип үтенде аннары.
Рөстәм үз сүзендә торды: мәктәп идәнен паркетлы итте дә, озак та үтми, бөтенләйгә китеп тә барды... Аңа биргән вәгъдәмне бүгенгә хәтле үтәп киләм.
- Узган ел башында мәктәбегездә чыккан янгын вакытында әти-әниләрнең ярдәме аеруча күренгән, дип ишеттек. Шул турыда сөйләгез әле. Ул янгынның "сүзе" бетеп, соңгы нокта куелдымы инде?
- 29 январь көне минем хәтеремә җуелмаслык булып кереп калды. Балаларның, әти-әниләрнең күңеленнән дә озак китмәс әле ул. Башка көннәрдән бернәрсәсе белән дә аерылмый торган гади уку көне иде ул. Укучыларны каршыладык, дәресләр башланды. Бервакыт мәктәп буенча янгын сигналы эшли башлады. Чишенү бүлмәсендә ут дөрләве билгеле булды. Укытучыларыбыз, техник персоналларыбыз эвакуацияне дөрес оештырмасалар, анда нәрсәләр булып бетәрен хәзер күз алдына китерүе дә кыен. Ул вакытта үзләрен шулхәтле җаваплы, грамоталы тотканнары өчен, коллективымның һәр хезмәткәре алдында башымны иям. Ике-өч минут эчендә балаларны алып чыгып, якын-тирәдәге биналарга җылынырга озаттык. Калганы тагын секундлар эчендә эшләнде: янгын уку бүлмәләренә таралмый калды. Аннары бер-бер артлы комиссияләр, тикшерүләр башланды... Утның электр чыбыгының кыска ялганышыннан чыкканлыгы ачыкланды. Нишлисең, мәктәп ачылганнан бирле, монда капиталь ремонтның булганы юк, чыбыклар да алыштырылмаган. Андый зур күләмле ремонтка шәһәрнең генә көче җитми - федераль акчалар кирәк... Мәктәп җитәкчелегеннән соралган документлар, ин-струкцияләр, актлар - барысы да тәртиптә, алар буенча бәйләнүче булмады. Рәхмәт ата-аналарга. Бөтен бәлане мәктәп администрациясенә сыл-тап калдырмас өчен, барын да эшләделәр. "Поддержка хатлары" да яздылар, шаһит буларак та яклап, чыгышлар ясадылар. Мәктәпне әллә кайчан тәмамлаган укучыларыбыз да үз сүзләрен әйттеләр. Ремонт эшләре өчен шәһәр казнасыннан 2,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Укуларны бер көнгә дә туктатмыйча, беренче этажда ремонт үткәрелде. Яңа чишенү бүлмәсе эшләнде. Шәһәр башлыгы Васил Шәйхразиев, аның урынбасары Рамил Хәлимовларга рәхмәт - авыр минутта җиргә салып таптамадылар.
- Соңгы вакытта укытучыларның хезмәт хаклары күтәрелде. Шуңа бәйле рәвештә, таләпләр дә, эш күләме дә артты. Электрон журнал системасы кертелүне педагогларның күпче-леге, кирәкмәгән эш, укучыга биреләсе ва-кыт ноутбукта казынуга китеп бара, дип, зарла-нып кабул итте.
- Мондый фикерне эшләргә теләмәгәннәр генә әйтә. Әйе, укытучыдан бүген үз-үзе өстендә ныклап эшләү, белемнәрен күтәрү сорала. Урта буын педагоглар өчен авыргарак туры килә. Чөнки компьютер - безнең өчен чагыштырмача яңа нәрсә. Ә бүгенге балаларыбызны алыйк. Алар, туганда ук, әллә нинди программалар белеп туалар. Тәпи китәр-китмәс чактан ук телефонга тотыналар. Безгә шул балаларны укытырга кирәк. Алардан арт-ка калып, ничек алдынгы укытучы булырга мөмкин. Әнә безнең мәктәпнең кайбер укучылары үзләренең проект-планнарын төзеп, аерым компанияләргә куялар. Утызар меңлек грантлар оталар. Каләм кыштырдатып кына, андый балаларга заманча белем биреп булмый. Үзеңә алдан атларга кирәк. Ә ул темпка иярә алмыйсың икән, урыныңны бушатырга туры килә - чөнки син инде үстерүче түгел, киресенчә, комачаулау-чыга әйләнәсең. Укы-тучы профессиясе бү-генге көндә престижлы профессиягә әверелде. Эш нәтиҗәләрең буенча төрле грантлар отып була. Ә бу - хезмәт хакыңны үзең үстерә алу, дигән сүз. Өч укытучыбыз "Безнең иң яхшы укытучы" грантын отты.
- Безнең сөйләшү - сезнең күркәм юбилее-гыз - 60 яшьлек гомер бәйрәмегезне билгеләп үтү көннәренә туры килде. Әле егетләр кебек күренсәгез дә, гомернең бер этабы инде үтелгән. Нәрсәгә куана аласыз? Нәрсәләр борчый үзегезне?
- Әйе, 60 яшь күз ачып йомган арада узган да киткән. Яшәлмәгән дә сыман. Куанычларга килгәндә, бүген мин исән-сау, якыннарым, әнием, Аллага шөкер, таза-сау-лар. Яраткан эшем, яраткан семьям бар. Онык-ларым үсеп килә, "бабай" дип муеныма сарылалар. Мәлем авылында гомер кичерүче әнием бүген дә - безнең барыбыз өчен командир. Безнең яшьтә андый командирың булу - бик сөенечле хәл. Шатлыкларны да, кайгыларны да иң элек аның белән бүлешәбез, аның акыллы сүзен ишетәбез. Тагын шуңа куанам: янәшәмдә гомер буе әйбәт кешеләр атлады. Беренче укытучыларым Агафья һәм Василий Осиповлар, Ләке мәктәбе укытучылары, квартир хуҗасы Анна Асановалар, армиядә спецназ-да хезмәт иткән чактагы командирларым, Чаллы шәһәрендә яшәүче дусларым... Аларны санап бетерерлек кенә түгел.
Мәгариф өлкәсендә-ге уңышларымны да күрделәр, бәяләделәр. 1992 елдан "Мәгариф отличнигы" дигән мактаулы исемне йөртәм, башка бүләкләрем дә күп. Шулай да иң зур уңышым - коллективымның, үзем укыткан балаларның миңа карата җылы мөнәсәбәте икәнен аерып әйтәсем килә. Мин шуның белән бәхетле. Борчыган моментларга исә бүген тукталасым килми. Бөтен нәрсәдән канәгать булган кеше юктыр да инде ул. Алдагы планнарга килгәндә исә, мәктәбебезне иң прес-тижлылар исемлегендә күрәсем килә. Бүген шәһәрнең "каймак" укучылары Пушкин лицеена, 26 нчы гимназиягә агыла икән (яшермим, безнең мәктәпнекеләр дә шунда китә), иртәгә андыйлар безнең мәктәпне сайласыннар иде, дигән хыял белән яшим. Инде күптәннән көтелгән капиталь ремонт та ясалыр дип өметләнәм: 2015 елда ремонт ясалачак мәктәпләр исемлегенә эләктек.
Үзебезнең керәшен җегетләренә рәхмәтем зур: ярдәм сораганда, беркайчан да кире бормыйлар. Сүзем - Николай Логинов, Петр Кудряшов, Николай Агачов кебек карендәшләребез турында. Чаллы керәшен җәмгыяте чараларын үткәргәндә, үзебез дә кырыйда калмыйбыз. Зал бирү, кунакларны каршылау кебек, кулдан килердәйләрен теләп башкарабыз.
- Николай Иванович, юбилеегыз котлы булсын. Уңышларыгыз белән якыннарыгызны, карендәшләрегезне сөендереп, әйбәт җитәкче булып, әле озын-озак гомерләр буе-на эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф мәктәп директоры Осипов Николай Иванович Чаллы шәһәренең 22 мәктәбе