Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

"Туганайлар"ны укучылар кыйммәтле бүләкләр отты - видео

Бүген, 2 июнь көнне 14.00 сәгатьтә “Туганайлар” газетасының Инстаграм социаль челтәрендә (kryasheny_tuganaylar) туры эфирда бүләкләр уйнату булды

“Туганайлар” газетасы редакциясе 2020 елның икенче яртыеллыгына язылу уңаеннан “Туганайлар”га языл – кыйммәтле бүләкләр от” дигән акция игълан иткән иде. Акциянең шарты буенча, 1 июньгә кадәр безнен редакциягә “Туганайлар” культура-агарту газетасына 2020 елның икенче яртыеллыгына май аенда язылган квитанция копиясен яки фотосын tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795 номеры буенча Whatsapp (ватсап буенча) җибәрергә кирәк иде.

Язылучылар арасында мясорубка, яшелчэ, жиләк-җимеш киптеру өчен сушилка, үтүк, чәйнек, кухня улчәве уйнатылды. Розыгрышны "Туганайлар" газетасының баш редакторы Юлия Губина алып барды.

Акциядә катнашу теләге белән 77 карендәшебез язылу квитанцияләрен редакциягә җибәрде. Алар Республикабызның төрле районнарыннан. Иң актив укучыларыбыз безнең Чистай, Мамадыш районнарыннан һәм Казан шәһәреннән булып чыктылар. Шулай ук, квитацияләрне Теләче, Минзәлә, Зәй, Питрәч, Алабуга, Чаллы, Саба, Кукмара, Әлмәт, Зәй, Кайбыч, Балык Бистәсе һәм башка районнардан да алдык.

Шулай итеп, беренче бәхетле подписчигыбыз Алабуга районы Шүрнәк авылыннан Ләйсән Абакаева булды. Ул мясорубка отты.

Икенче җиңүче – Чистай районының Юлдуз поселогыннан Шәрифуллина З.П. Ул үтүк отты.

Өченче җиңүче Яр Чаллы шәһәреннән Александра Тимофеева. Ул яшелчә, җиләк-җимеш киптерү өчен җайланма отты.

Теләче районының Тәмте авылыннан Иванова М.С. квитанциясенә чәйнек уйнады.

Кухня үлчәвенә Саба районының Лесхоз поселогыннан Люба Гумирова лаек булды.

Җиңүчеләрнең редакция белән элемтәгә керүләрен сорыйбыз, 8917 250 97 95 номерына (ватсап) язарга кирәк.

Туры эфирны Инстаграмда kryasheny_tuganaylar аккаунтында карап була. Шулай ук, видео әлеге язма ахырында да урнаштырылды.

Акциядә катнашкан барлык карендәшләребезгә дә рәхмәт әйтәбез. Алга таба без июнь аенда язылучылар арасында да розыгрыш оештырырбыз. Безнең яңалыкларны Интернетта сайтыбыздан (tuganaylar.ru), соцгруппаларда һәм газетабыздан карап барыгыз.

2020 елның икенче яртыеллыгына (6 айга) язылу бәясе - 480 сум, Индекс - П2351
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/stati/podpiska
2020 елның икенче яртыеллыгына (6 айга) язылу бәясе - 480 сум, Индекс - П2351
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/stati/podpiska

2020 елның икенче яртыеллыгына (6 айга) язылу бәясе - 480 сум, Индекс - П2351

Һәр керәшен җортына “Туганайлар” килсен!

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев