Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

"Туганайлар"ның подписчиклары иман кенәгәләре отты - туры эфир

“Туганайлар” редакциясе, матур традицияне дәвам итеп, 2022 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатты

Розыгрышның шарты буенча 27 июньгә кадәр “Туганайлар” газетасы редакциясенә (Казан ш., Декабристлар ур., 2) “Туганайлар” мәдәни-агарту газетасына 2022 елның икенче яртыеллыгына язылган квитанция копиясен/фотосын алып килергә яки tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795 номеры буенча Whatsapp (ватсап буенча) җибәрергә кирәк иде.

"Туганайлар"га язылдым – бәрәкәт алдым" розыгрышына республикабызның төрле районнарыннан һәм авылларыннан барлыгы 49 квитанция килде.

Язылучылар арасында “Жаҥа Законъ” (Новый Зовет), “Иманнар княгясе”, “Псалтирь” һәм Андрей Критский язган “Оло Канон” кенәгәләре уйнатылды.

Бүләкләр уйнату 30 июнь көнне “Туганайлар”ның “ВКонтакте” социаль челтәрләрендә 13:00 сәгатьтә туры эфирда узды.


Шулай итеп безнең җиңүчеләребез:

Һәрвакыт укылырга тиешле иманнар тупланган “Иманнар княгясе”нә Кукмара районының Поршур авылыннан Лариса Дмитриева ия булды.

 

Олы уразаның беренче һәм бишенче атналарында һичшиксез укылырга тиешле иманнар җыентыгы “Изге атабыз Андрей Критский җазган Оло Канон” кенәгәсен Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан Павел Большаков отты.

 

Матфей, Марк, Лука һәм Иоанн Евангелиеләре;  апостоллар Иаков, Петр, Иоанн Богослов, Иуда һәм Павелның ару җыенга, кешеләргә җибәргән язулары (послание),  Иисус Христосның тормышы язылган “Жаҥа Законъ” кенәгәсенә Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан Галина Григорьева ия булды.

 

151 псалом һәм теләк итү рәтләре, тропарьлар тупланган “Псалтирь”ны Балык Бистәсе районының Иванаево авылыннан Токранова А. оттты.

 

Бүләкләребез сезгә файда һәм күңел байлыгы китерсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев