Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

“Туганайлар” газетасы Россия каталогына керде

2024 елның 1 апреленнән «Туганайлар» газетасына Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә язылырга була.

2024 елның икенче яртысыннан башлап, “Туганайлар” газетасын Татарстаннан читтә яшәүче карендәшләребез дә яздыртып алып укый ала. Чөнки “Туганайлар” Россия каталогына кертелде. 
Белгәнегезчә, керәшеннәр Башкортстан, Удмуртия республикаларында, Киров, Чиләбе өлкәләрендә, Красноярск краенда һәм башка төбәкләрдә күпләп яши. 

1 апрельдән Россиядә һәм Татарстанда шушы елның икенче яртысына газета-журналларга яздырту башланды.

Татарстанда бу елның икенче яртыеллыгына язылу бәясе – 572 сум 28 тиен.

Россия төбәкләрендә “Туганайлар”га яздырту бәяләре түбәндәгечә:

– Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Самара, Мари Эл, Чувашстанда – 644 сум 70 тиен;

– Башкортстан, Киров өлкәсе, Красноярск крае, Чиләбе өлкәсендә һәм Удмуртиядә – 667 сум 02 тиен.

Газетага Татарстандагы (индекс – П2351) һәм Россиядәге (индекс – ПБ920) барлык почта бүлекләрендә һәм онлайн язылырга була.

Кайларга гына сибелсәк тә, бергә булыйк, карендәшләр! Бергә яшәүләре җиңелрәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев