Сентябрь аеның икенче санына анонс
«Туганайлар» газетасының 118нче (526) санына кыскача күзәтү.
1нче биттә редакция журналистларының Зәй шәһәрендә һәм районның Якты күл, Сәвәләй, Керәшен Мәлеме, Сарсаз-Баграж авылларына барулары, ул як халкының тормышы турындагы язманың башы бирелде (дәвамы — 4нче, 5нче битләрдә).
2нче биттә, һәрвакыттагыча, ил-көн яңалыклары, төрле төбәкләрдә яшәүче карендәшләр тормышыннан хәбәрләр. Бу биттә Я. Емельянов исемендәге үзәк белгечләренең "Мәдәният бизәкләре«ндә катнашулары турында да язылды.
3нче биттә — Бар гомерен керәшен авылларында халык фольклорын туплауга, аны фәнни яктан өйрәнүгә багышлаган галим Наилә Әлмиева Түбән Камада уздырган семинардан репортаж.
4нче һәм 5нче битләрне Зәй ягы авылларында редакция журналистлары күргәннәр, ул якның уңган кешеләре турындагы язма алып тора.
6нчы биттә — «Дагестанга сәяхәт: биек таулар, тирән упкыннар» язмасы. Каспий диңгезе, үзенең тирәнлеге буенча Европада бердәнбер булган Сулак каньоны, тау өстендәге авыллар, шарлавыклар, серле мәгарәләр, Сарыком чүлләре, борынгы гадәтне саклап яшәүче тау халкы... Болар турында язылганнарны укысагыз, Дагестанга баргандай булырсыз.
7нче биттә — Алексеевск районының Кр. Баран авылы егете, «Керәшеннәр» КВН командасы капитаны, юмор остасы, Дмитрий Баранов белән әңгәмә. Артист иҗатын үз итүчеләр аны яратып укыр. Бу биттәге «Кияүгә чыгаргамы? Өйләнергәме? Әллә...» дигән язманы да бер генә керәшен кызы да, егете дә укымый калмас.
8нче биттә чыгышы белән Мамадышның Кумырык авылыннан булып, ерак Красноярск краенда гомер кичерүче Андрей Гаврилов турында яздык. Карендәшебезнең «бу кайтуым — соңгысыдыр...» дигән сүзләре, читтәге тормышы, ул сөйләгәннәр беркемне дә битараф калдырмас. 8нче биттәге «Чура авылы — йөз ел элек» язмасына да күз салыгыз. 1921 елгы бу язма әлеге авылның шул чордагы тормышы турында сөйли.
9нчы биттә заманабызның иң олы җырчысы, чын шагыйре Георгий Ибушевның шушы көннәрдә генә типографиядә басылып чыккан «Рәшә чыңы» китабы турында язылды. Шулай ук, бу биттә «Туган яктагылар ярдәмен тоеп» язмасы да урын алды. Анысында махсус хәрби операциядәге контрактчылар, «Кряшен» позывноен йөртүче карендәшебез һәм ул зонадагыларга даими ярдәм итүче игелек иясе Александр Андров турында язылды.
10нчы биттә — «Белемнек» сәхифәсе. Анда октябрь аендагы дини бәйрәмнәр, ураза көннәре календаре урын алды. Покрау бәйрәме тарихы турындагы язма да бар. Иман һәм үгет тә бирелде.
11нче биттәге «Язмыш» рубрикасындагы язма 40 елдан соң кавышкан бәхетле Захаровлар гаиләсе турында сөйли. Мамадыш ягының Албай егет Сергей Егорович белән Югары Әрнәш кызы Зоя Васильевнаның хәзерге тормышы, күңел кичерешләре турында дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. 11нче биттә Түбән Кама шәһәреннән Илья Ефимов юллаган хат та игътибарыгыздан читтә калмас. Менделеевск районының Сәйтәк егете, җырчы Иван Качаевка багышланган язма да бирелде.
12нче бит. Иң элек, «Ун көндә — арзан бәягә!» дигән хәбәргә игътибар итегез. Ул хәбәр — бары тик 4-14 октябрьдә генә «Туганайлар» газетасына киләсе 2025 елның беренче 6 аена арзан бәягә яздырту турында. Бәяләр дә күрсәтелде. Бу биттә фольклор ансмабльләре яңалыклары да урын алды. 12нче биттә, шулай ук, Сарманда яшәүче газета укучыбызның түләүле Рәхмәт белдерүе дә бар. Сүз уңаеннан, «Туганайлар» газетасында барлык төр белдерүләр, котлаулар да бирергә була, текстын үзебез үк язышабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев