Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Октябрь аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 20нче (504) санына кыскача күзәтү

Газетаның 1нче битендә Россия Герое майор Додосов тормышының газета укучыларга әле билгесез яклары турында язылды. Хәрби операциягә киткәндә үзенең уенчыгын сиздермичә генә әтисе сумкасына салып җибәргән кызы Аня аңа нәрсә әйткән? Бу язманы тулысынча укыгач, белерсез. 1нче биттә Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районында зур җыен булачагы да хәбәр ителде.

2нче биттә Татарстан халыклар ассамблеясе советының Алексеевскида уздырылган күчмә утырышы, анда күтәрелгән мәсьәләләр турында язылды. Төрле яктагы туганыйлар тормышындагы яңалыклар, ил-көн хәбәрләре дә урын алды.

3нче биттә Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Менделеевск районнарының махсус хәрби операция зонасында Ватан кушкан бурычларын үтәүче батыр керәшен егетләре, аларның әти-әниләре, якыннары турында язмалар бирелде.

4нче битне халыкның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ничек ярдәм итүенә багышладык. Шул уңайдан, волонтерлыкны үз яшәү рәвешенә әйләндергән Тукай районы кызы Эльвира Нәфикованың гуманитар йөк туплап, хәрби операция зонасындагыларга җибәрүгә үзеннән зур өлеш кертүе турында да укырсыз.

5нче биттә – “Интертат” журналистының “Туганайлар”ның баш редакторы Юлия Губина белән уздырган әңгәмәсе. Газетаның тиражы буенча баш редактор нәрсәләр әйтте икән? Керәшен культурасын, бай мирасын саклау төп максатларының берсе булган газетабызның киләчәген ул ничегрәк күзаллый? Әңгәмәне азагына кадәр укып чыгыгыз әле.

6нчы биттәге “Җәшләр аланы” рубрикасында Тукай районының Борды авылы кызы, “Кряшен чибяре-2013” титулы иясе Елена Чулакованың диңгезле торышы турында язылды. Профессиясе буенча педагог Елена үзен яхта стюардессасы булырга, сноубординг белән шөгыльләнергә нәрсә этәргәне һәм киләчәктәге хыяллары турында да сөйләде.

7нче биттәге язма элгәре өйдә тукылган тукымларда керәшеннәр яратып кулланган бизәкләрдән “күк үрмәкүч”, “алатырь” дип йөртелә торганнары, аларның үзенчәлекләре һәм тарихы белән таныштыра.

8нче биттәге “Горурланырлык укытучылар нәселе” дигән язма Мамадыш ягының үз нәселләренең гомуми педагоглык стажлары 502 елдан артып киткән мактаулы укытучылары Кирушиннар, аларның эшчәнлеге, тормышы турында сөйли.

9нчы биттә бер керәшен авылы да булмаган Азнакай районының Чуар Абдул авылында оештырылган “Аяз” фолькор ансамбле турындагы язма бирелде. Шулай ук, газеат укучыларыбызның хатлары да урын алды: Анастасия Шәймәрданова Зәй ягындагы Кабан Бастырыкның “техника җене” кагылган Степановлар гаиләсе турында язып җибәргән; шул районның Сарсаз Баграж китапханәчесе авылда Покрау бәйрәменең ничек үткәнен язган.

10нчы биттәге “Белемнек” рубрикасындагы “Абхазиядә күңел сандыгыма җыйганнар”дигән язма да игътибарыгыздан читтә калмас. Мамадыш районының Колышчы авылында яшәүче һәвәскәр этнограф, журналист Валентина Максимова, керәшен паломнигы буларак, Абхазиядә үзенең күргәннәре, хис-кичерешләре белән уртаклаша.

11нче биттә Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән алып яу кырында булган, Рейхстаг стенасына үз фамилиясен уеп калдырган Мамадыш керәшене Виктор Михайловның истәлекләрен бирүне дәвам итәбез. Бу биттә балалар өчен сүзле уеннар һәм тизәйткечләр дә урын алды.

12нче биттә – төрле язмалар. Бу биткә күз салсагыз, артист Марина Карпованың үз улы Суворов училищесына укырга керү уңаеннан ниндирәк фикер белдергәнен белерсез. Җырчы Татьяна Ефремованың Ә.Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-конкурста Гран-при яулавын да хәбәр иттек. “Бәрмәнчек”нең яңа сезоны кайчан башланачагын да яздык. Казандагы “Покрау чыңы” бәйрәменнән дә язма бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев