Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Сентябрь аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 18нче (502) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендә «Аяз» ансамбле турында телгә алынды. Аның кайдагы һәм нинди ансамбль икәнен дә яздык. Җәкәү йортында төрле як керәшеннәре айлыгын бу көздә кайсы район башлый — анысын да шушы биттәге хәбәрдән белерсез. «Керәшен Казысы урамына көз үз төсләрен сибә» дигән язма да шушы биттән башланды. Ул авылның үзенчәлеге нәрсәдә икән? Укып карагыз әле. 1нче биттә подписка рекламасы да бар! «Туганайлар»га берничә көн эчендә арзанрак бәягә языла аласыз.

2нче биттә — «Туганайлар» газетасының ВКонтакте социаль челтәрендәге группасы аша табышкан-кавышкан керәшен яшьләре турындагы хәбәр. Бу биттә, һәрвакытагыча, кыска язмалар урнаштырылды. Ил-көн яңалыклары, төрле яклардагы карендәшләребез тормышы... Зәйгә яңа благочинный билгеләнүе турында да хәбәр иттек. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе егете, агроном Александр Михайловның бәрәңге үстерү сере турында да язма бирелде. 

3нче биттә — Җәкәү йортында оештырылган фәнни-гамәли семинар турындагы язма. XIX гасыр башында туган керәшеннәрдән яздыртып алынган җыруларны тыңлаткач, Петербургтан килгән сәнгать фәннәре кандидаты Наилә Әлмиеваның нәрсә киңәш иткәнен беләсегез килсә, язманы укыгыз. Геннадий Цыгановны Чистай керәшеннәре ни өчен ихтирам итә? Анысын «Күңеле һәрчак җырга тарта» язмасыннан белерсез.

4нче бит, тулысынча, Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылы тормышына багышланды. Авылда халык нәрсә белән шөгыльләнә, аларны нәрсәләр борчый? Бу авылга барган журналистлар нинди фикергә килгәннәр? Язманы укып чыккач, аңларсыз.

5нче биттә, 1 октябрьдәге Өлкәннәр көне уңаеннан, катлаулы язмыш юлы үткән буын кешесе — Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче 85 яшьлек Мария Салтыковага багышланган язма урын алды. Шул ук биттә студентлар турында да язылды. Кичәге авыл баласына шәһәргә ияләнү өчен кайда яшәсә яхшырак: тулай торактамы, әллә фатирдамы? Газетабыз журналисты шуны ачыклады.

6нчы биттә — «Керәшенлек — җанының тамыры» дигән язма талантлы рәссам, олы тәҗрибәгә ия педагог Илья Максимовка багышланды. Бу биттә аның картиналарын да күрерсез. Алабугада яшәүче рәссамның талант һәм укытучы хезмәтенә кагылышлы фикерләре дә ошамый калмас.

7нче бит керәшен хатын-кызларының бизәнү әйберләреннән тамакса, муенҗака, җака чылбыры, түшлек, сакал, муйтомар, дәвәт, кәсиләне бер-берсеннән аера белә идегезме? Элгәре хатын-кыз боларны матурлык өчен генә кигәнме, әллә берәр сере бармы? Беләсегез килсә, «Керәшен бизәге» сәхифәсендәге язманы укыгыз.

8нче биттә — «Җәшләр аланы». «Бәрмәнчек» солисты Александр Игнатьев ни өчен үзен «скромный» егет дип әйтә? Кызыксынсагыз, әңгәмәгә күз салыгыз. 8нче биттә Питрәчтәге 2нче балалар бакчасында туган тел укытучы Альбина Фадеева, аның хезмәте, уңышының серләре турында да язылды. 

9нчы биттә Чехословакия, Эстония тамашачылары алкышына лаек булган Бөтенсоюз конкурслары лауреаты җырчы Галина Сабирова (Кондратьева), аның сәхнә иҗаты һәм тормышы турындагы язма урнаштырылды. Түбән Камада яшәүче моңлы Галина зур сәхнәдә балку мөмкинлегеннән ни өчен баш тарткан? Аның урынында сез нишләр идегез? Укыгыз, нәтиҗә ясагыз...

10нчы биттәге «Белемнек» рубрикасында — «Чиркәүдә үз-үзеңне тоту тәртибе» урын алды. Анда язылганнар өлкәннәргә дә, яшьләр өчен дә зур әһәмяткә ия. Газетаның «Белемнек» битендәге бу язмага күз йөртү белән генә чикләнмәгез, өйрәнегез! 10нчы биттә Покрауга бәйле дини һәм мәҗүси йолалар турында да язылды.

11нче биттә — Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән алып яу кырында булган, Рейхстаг стенасына үз фамилиясен уеп калдырган Мамадыш керәшене Виктор Михайловның истәлекләре. Аның «Фронтовик язмалары» сугышның моңа кадәр без белмәгән ачы чынбарлыгы белән таныштыра.

12нче биттә — үз якыннарын, үз якташларын яратучы карендәшләребезнең котлаулары! Уйлап карагыз әле, бәлки кемегезнең дә булса туган көне, гаилә бәйрәме җитәдер. Газетага котлау бирү кыйммәт тормый, бәясен дә шул 12нче биттә язып куйдык. «Ару кич»тән язма да бар. Юкәчедә 4 сарай тутырып кабак үстерүче Иван дәдәйнең улы, әле өйләнмәгән Петр турында да яздык — арагызда аңа пар булырга теләүче табылмасмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев