Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Октябрь аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 20нче (528) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — Татарстан халыклар дуслыгы йортында булган «Покрау чыңы» бәйрәменнән фотолар һәм язма.

2нче биттә 22-24 октябрьдә Казан шәһәрендә уздырылган БРИКС саммиты турында язылды. Халыклар дуслыгы йортында Татарстан дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшинның республикабыздагы милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре белән очрашуы турында хәбәр ителде. Чистай шәһәренең музей-күргәзмәләр комплексында карендәшебез, галим Александр Емекеев белән очрашудан язма бирелде.

3нче биттә — 14 ноябрьдә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә туган як тарихын һәм керәшен мәдәниятен өйрәнүче мәктәп укучыларының II «Ыру агачы» конференциясе уздырылачагы турында яңалык-белдерү бар. «Уртак омтылыш — җиңүгә юл»да республикабызның төрле районнарында яшәүче карендәшләребезнең СВОдагыларга ярдәме турында яздык. Шулай ук, бу биттә Казан урамында Россия Герое, Питрәч егете Иван Додосовның портреты урнаштырылган интерактив экран-баннер пәйда булганы да хәбәр ителде.

4нче бит, тулысынча, укучыларга багышланган язмалардан тора. Аларда сүз Казан шәһәренең 187нче лицее педагоглары Ләйсән һәм Валерий Абакаев, Мамадыш районының Җөри мәктәбе укытучылары Галина Герасимова һәм Анастасия Мансурованың хезмәт юллары, уңышлары турында бара.

5нче биттә — «Бер бөртек кенә булса да...» язмасы. Ул Яңа Чишмә районындагы бердәнбер керәшен авылы Ленино һәм андагы карендәшләр тормышы белән таныштыра.

6нчы, 7нче битләр Мамадыш районының искиткеч матур табигатьле Албай авылы турындагы язмага бирелде. Язма музей, андагы экспонатлар, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары Геройлары турындагы мәгълүмат, авылның уңган кешеләре турында сөйли.

8нче биттә газета укучыларыбыз юллаган хатлар урын алды. Ул язмаларда Кукмара районындагы Село Чурада бакча балаларының агач үсентеләре утыртулары; Питрәч ягындагы Янсуар авылының Казак очы зираты төзекләндерелүе һәм, шулай ук, ул авылдагы елга, күл, тау атамалары турында укырсыз.

9нчы биттә Зәй районындагы Туңылҗа, Әхмәт, Сарсаз Баграж, Югары Баграж авылында XIX-XX гасырда яшәгән гөслә ясау һәм гөсләдә уйнау осталары турындагы язмага да күз салыгыз. «Атна көннәре»нең кайчан һәм ничек аталып йөртелгәне турында уку да кызыклы булыр. «Кряшен калык чыгармачылыгы ӧлгӧлäре» китабыннан бирелгән кыска әкиятләргә дә игътибар итми калмагыз.

10нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә — ноябрь аендагы дини бәйрәмнәр, ураза көннәре календаре. Азапланучы Изге Уар, Көзге Казанский, Покрау келәве турында да язылды. "Тәүбәгә килү — Ходайга якынаю"ны укысагыз, тәүбә итүдәге кайбер ялгышлыклар турында да белерсез. 

11нче биттә — шагыйрьләрнең һәм каләм тибрәтүче карендәшләребезнең өр-яңа шигырьләре. Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәш авылында яшәгән Николай Тимофеевның «Нәнәм сандыгы»язмасы да бар.

12нче бит. Иске Зәйдә яшәүче карендәшебез Людмила Челнинская бакчадагы кабак өемен уен мәйданына әйләндергән оныклары турында ни өчен язды икән? «Оныклар белән бергәләп»не укысагыз, аңларсыз. «Туганайлар»ны өзелеп яратучыга» язмасына да күз салыгыз әле, Казаннан Любовь Кутузованың ни өчен шулай дип әйткәненә төшенерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев