Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Октябрь аеның беренче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 19нчы (527) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында Алла Анасының “Целительница” тәресе чиркәвен ачу тантанасыннан язма бирелде.

Бу биттә 2025 елга “Туганайлар” газетасына льготалы подписка рекламасы да куелды. 14 октябрьгә кадәр арзан бәядән – 575 сум 04 тиеннән язылырга җитешә аласыз әле.

2нче биттә “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоровның һәм “Бәрмәнчек” ансамбле артисты  Александр Игнатьевның истәлекле медаль белән бүләкләнүе турында яздык. Нинди медаль икәнен белергә теләсәгез, язманы укыгыз. 2нче биттә “Туганайлар”ның 22 еллыгына багышланган кыска гына язма бар. 10-20 октябрьдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Яңа Чишмә районы керәшеннәре ункөнлеге уздырылуы турындагы хәбәргә дә күз салыгыз.

3нче биттә Казан шәһәрендә гомер кичерүче танылган карендәшебез Илья Михайлов белән аның хатыны Пелагея Ивановнаның бриллиант туйлары, аларның бәхетле гаилә тормышы турында язылды. Шулай ук, 3нче биттә Башкортстаның Бакалы районындагы Үмер авылыннан СВОда катнашучы батыр карендәшебез турында укырсыз.

4нче биттә – Бөтендөнья почта көне уңаеннан, Тукай районының Мәләкәс авылындагы почта бүлеге җитәкчесе, хат ташучы Любовь Асылгәрәева, аның көндәлек хезмәте турында язылды. 4нче биттәге “Бордыда Башыру качы яңартылды” язмасы да игътибарыгыздан читтә калмас.

5нче битне, тулысынча, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк оешуның 5 еллыгына багышланган тантанадан репортаж алып тора. Тантанадагы чыгышында Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин “алтын баган”ларыбыз дип, Җәкәү җорты белән беррәттән, кайсы оешмаларны атаган? Язманы укысагыз, белерсез.

6нчы биттәге “Белемнек” сәхифәсендә Чумылу җәшереге турында язылды. Тормышын дөрес корырга теләгән кешегә чумылу нәрсә бирә? Ул ни өчен кирәк? Боларның барысы турында да аңлатылды.  Бу биттә керәшеннәрнең борынгы “Ут яңарту” йоласына кагылышлы язма да бар. “Гасыр җөзе” рубрикасында – Лаеш районындагы Ташкирмән авылы түтиләренең узган гасырның җитмешенче елларында төшкән фотосы.

7нче биттә – “Укучы – укытучы  йөрәгендә” язмасы. Анда Татарстанның Зәй районындагы Сәвәләй һәм Сарсаз-Баграж, шулай ук, Башкортстанның Бакалы авылы педагоглары, аларның укучылары, мәктәп тормышындагы яңалыклар турында сүз бара.    

8нче биттәге “Туганайлар” барын белмәдем” дигән язманы да укып чыгыгыз әле. Казанда яшәүче карендәшебез Светлана Козлованың ни өчен шулай әйткәнен аңларсыз. 8нче биттә “Бәрмәнчек” ансамбле артисты Ольга Бачкова гаиләсендәге зур вакыйга турында да хәбәр бар. Кызыл миләштән варенье рецепты да бирелде, үзегез дә кайнатып карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев