Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Ноябрь аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 22нче (530) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — Минзәлә ягындагы керәшеннәр ункөнлеген йомгаклау кичәсе турында язылды (дәвамы — 6нчы биттә). «Җәмле Җураш буйларында» фестивале, Гран-прига ия булган ансамбль турында да хәбәр ителде. 1нче биткә ни өчен «Һәр керәшен йортына «Туганайлар килсен!» дип язып куелды икән? Күз салыгыз әле...

2нче биттә — «Татмедиа» җитәкчеләренең Белоруссиягә эшлекле сәфәре турында язылды. Аларның Брест ныгытмасын дошманнан саклаган карендәшебез, Советлар Союзы Герое Пётр Гавриловның «Сражается крепсоть» китабын кабат бастыру ниятләре барлыгы да хәбәр ителде. Бу биттә ил-көн һәм төрле төбәкләрдәге карендәшләребез тормышындагы яңалыклар да бар.

3нче биттә — «Иң кадерлесе — үз ыруың» язмасы. Анда сүз туган як тарихын һәм керәшен мәдәниятен өйрәнүче мәктәп укучыларының Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә булган II «Ыру агачы» конференциясе турында бара. 

4нче, 5нче битләр, тулысынча, Мамадыш районының Владимир авылына, аның талантлы һәм уңган кешеләренә, фольклор ансамбльләренә, үрнәк гаиләләргә багышланды. Мәктәп директоры Елена Бачкова ни өчен борчыла? Бу язманы укыгач, анысын да белерсез. Бик күп талантлы кешеләрнең ни өчен нәкъ менә Владимирдан чыкканын да аңларсыз. 

6нчы биттәге «Дуслар җыелышкач, күгәрченнәрдәй гөрләшик» дигән язма Минзәлә ягы керәшен авыллары, ул як атамалары, фольклор ансамбльләрендә җырлап йөрүчеләрнең тормышы белән таныштыра.

7нче биттә — Татарстанның атказанган артисты, Бакалы ягы кызы Марина Карпова белән кызыклы әңгәмә. Аны укысагыз, ике ел элек Казандагы танк училищесыннан СВОга үз җырлары белән озатып калган ир-егетләрне Маринаның кайчан һәм кайда, нинди шартларда очратуын белерсез. Гомумән, бу әңгәмә керәшен кызы Маринаны яңа яктан ача. 

8нче биттә Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Бояриннарның олы гаиләсе һәм аларның бәхет сере турында язылды. 8нче биттә, шулай ук, Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл районындагы Папау авылыннан редакциябезгә кунакка килгән Валентина Юзеева һәм аның оныгы Злата турында да укый аласыз. Валентина 1971-1972 елларда паспорт алганда, милләт графасында үзенең кем дип язылганын да сөйләде.

9нчы биттәге «Кайда сез, керәшен яшьләре?» язмасында редакциябезнең үзе дә япь-яшь журналисты ни өчен «Казан уртасына чыгып кычкырырдай булдым» дип язды икән? 

10нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә — декабрь аендагы дини бәйрәмнәр, ураза көннәре календаре. Рождество уразасы турындагы язма да урын алды. «Ходай яратсын өчен» язмасы уразаны нәрсәләр бозуы турында сөйли. «Белемнек»тә Спиридон Тримифунтскийның дөнья байлыгыннан баш тартып, үзенең калган гомерен кешеләргә ярдәм итүгә багышлаганы турында да язылды. 

11нче биттә — «Төги — чишмәләр иле» язмасы Зәй районындагы керәшен авылы тарихы, аның бүгенгесе турында сөйли. Чистай районының Чуваш Ялтаныннан Анна Карликова «утыз ел дәвамында язылам һәм үлгәнче язылачакмын» дип кайсы газета турында әйтә икән? «Һәрвакыт һәркемгә кирәкле» дигән язманы күздән кичерсәгез, аңларсыз. 

12нче бит. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан Галина Романованың нәрсәне үзенең яшәү рәвеше дип санавы турында язылды. 12нче биттә Түбән Кама шәһәреннән 15 яшьлек Никита Харитоновның үз әти-әнисе турындагы хаты да бирелде. Яңа ел табынына салат рецептлары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев