Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Киләсе елда да бергә булыйк, карендәшләр!

Ел бетәргә дә, «Туганайлар»газ язылырга да санаулы көннәр калды.

Бу фотодагы кызларга һәм малайларга бер генә күз салыгыз әле. Нәрсәләр күрәсез? Әйе, дөрес, барысы да керәшен милли сәхнә киеменнән. Киемнәре үзләренә килешеп тора, шулаймы? Киемнәре дә, кулларына тоткан «Туганайлар» газетасы да килешә. 

Сарман районының «Айбагыр» керәшен балалар фольклор коллективына йөрүче бу талантлы балаларга гына түгел, күз салу өчен кулына газетабызны алган һәркемгә дә килешә ул безнең «Туганайлар». Керәшен фольклор ансамбльләрендә керәшен җыруларын җырлап, биюләрен биеп йөри икән, ул кеше керәшеннәр турында яза, керәшен һәм ил-көн яңалыклары белән таныштыра торган «Туганайлар»ны укымый калмыйдыр. 

Карендәшләр турында әйтеп тә тормыйбыз, чөнки «Туганайлар» — бар дөнҗа керәшеннәренең, бар туганыйларның бердәнбер һәм җанга җакын үз газетасы.

Әгәр дә почта бүлекләренә барып (яки интернет аша онлайн), 2024 елның 12 яки 6 аена «Туганайлар» газетасына язылсагыз, салкын декабрьне үзегезнең яраткан газетагызга язылу бәхете җылытыр. Ышанмыйсызмы? Калын киенеп, тиз генә почтага йөгерегез һәм «Туганайлар» га язылып чыгыгыз әле, көннең бердән яктырып, җылынып киткәнен сизәрсез. 

Ә бәяләргә килгәндә, алар түбәндәгечә:
2024 елның беренче 6 аена (январь-июнь) — 572 сум 28 тиен (индексы — П2351);
2024 елның 12 аена (январь-декабрь) — 1144 сум 57 тиен (индексы — П8302).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев