Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Июнь аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 12нче (520) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендә – Зәй ягыннан махсус хәрби операциядә катнашучы өч контрактчы егет турындагы язма. Бу биттә «Туганайлар» газетасына подписканың ел буе дәвам итүе турында да язылды. Бер айга газетага язылу бәясенең нибары 95 сум 38 тиен икәнен күрсәтүебез – карендәшләрнең барысын да «Туганайлар»га тарту максатыннан.

2нче биттә – республикакүләм Питрау бәйрәме турындагы хәбәргә күз салсагыз, быел бәйрәмгә килүчеләрне ниндирәк үзгәрешләр көткәнен белерсез. Түбән Кама Сабантуйларында мәйдан тоткан керәшен көрәшчеләре турындагы язма да игътибарыгыздан читтә калмас.

3нче биттә – республика керәшен иҗтимагый оешмасының этник рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгатьне үстерүдәге эшчәнлеге белән танышырсыз. «Әлбәдән» фестивале турында да хәбәр бар.

4нче, 5нче битләр, тулысынча диярлек, Питрәч райоынның Керәшен Сәрдәсе авылына, аның җыр-бию яратучы, йолаларны саклаучы уңган халкына багышланды. Бу биттә, шулай ук, Балык Бистәсе һәм Зәй районнарында яшәүче авыл кешеләренең эшле тормышы турында да язылды.

6нчы биттәге «Ал таңнардан да матуррак керәшен чибәркәйләре» дигән язма белән танышсагыз, «Кряшен чибяре»-2024» титулына ия булу өчен, кайсы як кызларының зирәклектә, уңганлыкта көч сынашачагын белеп торырсыз. «Туганайлар» (tuganaylar.ru) сайтын да карап барыгыз, анда чибәрлек конкурсында катнашчак кызларның һәрберсе турында аерым языла. Һәм, әлбәттә, сайтыбыздагы «Online кряшен чибяре»ндә үзегезгә ошаган кызлар өчен тавыш бирергә онытмагыз.

7нче бит, тулысынча, керәшен авылларындагы Мулимун, Симек һәм Тройсын бәйрәмнәренә бирелде. Бу бәйрәмнәрнең кайсы якта ничегрәк уздырылганын белеп тору зыян итмәс.

8нче биттә – Мамадыш районының Усали авылы кызы Венера Аксакова турындагы язма. Агроном кыз ни өчен авылны шәһәргә алмаштырган? Ни өчен «эшләп кеше үлми» дип фикер йөртә? Бу сорауларга җавапны язманы укыгандаа табарсыз.

9нчы биттәге «Ым кагучылар бар, йөрәгемне яулаучы юк» дигән язманы өйләнмәгән һәм булдыклы уллары булган түтиләр кат-кат укыр, мөгаен. Алар гына түгел, «Бәрмәнчек» ансмабле җырчысы чибәр Регина Павлова иҗатына гашыйк һәркем йотылып укыр. Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан Галкиннарга багышланган язманы да укысагыз, бәхетле гаилә серен аңларсыз.

10нчы биттәге «Белемнек» рубрикасында – Питрау уразасы һәм бу тормышта һәркемгә һәрбер көнне кирәкле иманнар бирелде. Пётр һәм Павел апостоллар тормышы турында да язылды. Яр Чаллының «Неупиваемая чаша» тәресе приходы, шул пиход керәшеннәре алдында торган зур эш турындагы хәбәр дә бар.

11нче биттә – Мамадыш районының Усали авылыннан Лидия Пасыева редакциягә юллаган язмалар. Аларның берсендә ул үзенең олы кодагые, Питрәч ягындагы Янсуар авылында яшәүче Елизавета Федотова, аның таланты, шигырьләр чыгаруы турында сокланып яза. Икенче язмада да сүз талант иясе – Яр Чаллы шәһәрендәге якташы Елена Шакирова-Иванова турында бара. Газетада аның да бер бәйләм шигырьләре бирелде.

12нче биттәге кыска язмалар да кызыксынып укырлык. Файдалы киңәшләр, сусауны баса торган квас һәм мохито эчемлеге рецепты да бар. Котлауларга аерым урын бирелде. Туганнары, газета аша, Питрәч районының Талкыш авылында гомер итүче 90 яшьлек Мария түти Любовага изге теләкләрен юллыйлар. Шул ук районның Янсуар авылында яшәүче Надежда Федотованы, юбилее уңаеннан, үз кодагые Лидия Пасыева котлый. Газетаны кулга алып, соңгы битенә күз салуга, үзеңне котлауларын күрү – күңелгә рәхәт. Сез дә үз якыннарыгызны, балаларыгызны, әти-әниләрегезне, дусларыгызны «Туганайлар» газетасы (сайты, ВК) аша котлый аласыз (белешү өчен тел.: 8-917-250-97-95).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев