Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Июль аеның икенче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 14нче (498) санына кыскача күзәтү

Газетаның 1нче битендәге «Безнең кызлар — чибәрләрнең чибәре» дигән язманы укысагыз, «Кряшен-чибяре-2023» титулы иясе Анжелика Павлованың конкурста җиңгәне өчен үзенә бүләк ителгән акчаны нишләтергә җыенганын белерсез. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бүләгенә — 500 мең сумлык сертификатка кайсы ансамбльләр лаек булганы да шушы биттә язылды.

2нче биттә Мамадыш районының Юкәче авылында яшәүче Елизавета Капитованың халыктан сөт җыюы турында яздык. Укысагыз, аның ничә авылдан һәм бер көнгә күпме сөт җыеп ташыруын белерсез. Кайбыч районының Иске Тәрбит авылындагы музейга ирле-хатынлы укытучыларны ни өчен җыйганнарын да 2нче биттәге хәбәр белән танышкач аңларсыз. Шулай ук, бу биттә Җөри Питравында бер төркем карендәшкә дәрәҗәле бүләкләр тапшырылуы турында да бирелде. 

3нче биттә безнең редакция кунаклары — Красноярск ягындагы карендәшләребез, аларның тормышлары, үз телләрен, йола-гадәтләрен саклап яшәүләре турында язылды. 

4нче биттә — керәшеннәрнең асыл бизәкләре булган «Халык музыка уен кораллары». Думбыра, такта кубыз, сызгычлы кубыз, гөслә, нугай курае — бу уен кораллары турында берәр нәрсә белә идегезме? Бу хакта да һәм хәзерге вакытта аларның кайсылары сакланганы да шушы мәкләдә язылды.

5нче биттәге "Айбагыр"лы балачак илендә" дигән язма керәшен кызлары һәм малайларын үзенә җыйган этносменаның ачылуына багышланды. Җәкәү йорты хезмәткәре Илүзә Галиуллина үзенең хезмәт юлын ни өчен Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә башлаган? Кызыксынсагыз, укып карагыз әле.

6нчы биттә — «Зур җыенда — батырлар даны». Бу язма Мамадыш районының Җөри авылы янындагы болынлыкта уздырылган республикакүләм Питрау фестивалендәге патриотик рух һәм күңелле мизгелләр белән таныштыра.

7нче биттә «Кряшен чибяре» конкурсын бу юлы редакциябезнең сайт-редакторы — үзе дә 10 ел элек әлеге ярышта катнашкан Алина Кондратьева яктыртты. Аның чибәрләр конкурсында нинди яхшы үзгәрешләр һәм җитешсезлекләр күргәнен язып тормыйбыз. Укыгач, үзегез аңларсыз.

8нче биткә, булган икән булсын инде дип, Питрауга туры китереп уздырылган бәйрәмнәр, җыеннар һәм Авыл көннәренә багышланган язмалар бирдек. «Туганайлар»ның Казан үзәгендә «Медиа-Питрау» оештыруын да яздык, күз салыгыз.

9нчы биттә Питрәч районының Ленино-Кокушкино мәктәбе укытучысы, тренер Алексей Чукуровның үз тормышы, аның спортта зур уңышларга ирешкән өйрәнчекләре турында язылды. 25 ел элек республикакүләм турнирда Питрәчнең керәшен көрәшчеләре команадасы нишләгән? Язмада ул хакта да әйтелде.

10нчы биттәге «Белемнек» рубрикасында — керәшен поломникларының Соловкидагы монастырьга барулары турында «Туганайлар»ның лаеклы ялдагы журналисты Валентина Максимова язмасы. Аны укыгач, үзегез өчен бик күп тарихи мәгълүмат алырсыз. 10нчы биттә, шулай ук, ару хәбәрләр дә урын алды.

11нче бит газета укучыларыбыз иҗаты белән таныштыра. Каләм тибрәтүче карендәшләребезнең шигырьләре күңелегезгә ошар. Бу биттә «Туганайлар» корреспонденты Фрида Вәлитованың кеше язмышларына багышланан гыйбрәтле язмасы да бирелде.

12нче биттә Зәй ягындагы Сарсаз-Баграж егетләре Илья Абдулов белән Альберт Романов кайсы авыл кызларына өйләнгәннәр? Шул авылдан Людмила Чернова мәтрүшкәле чәйне кайчан эчәргә киңәш итә? Питрәчтә яшәүче Федора Журавлева гөлләрне матурлык өчен генә үстерәме? Шушы 12нче биттә бу сорауларның барысына да җавап табарыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев