Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Июль аеның беренче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 13нче (521) санына кыскача күзәтү. Газетаның бу саны, тулысынча диярлек, Питрау бәйрәменә багышланды.

1нче биттә — Мамадыш районының Җөри авылы янәшәсендәге Тырлау аланында уздырылачак республикакүләм Питрау бәйрәме программасы бирелде. Узган елгы «Кряшен чибяре» конкурсында катнашкан чибәр кызлар фотосы да бар.

2нче биттәге «Редактор сүзе» рубрикасындагы язмага күз салсагыз, «Туганайлар»ның баш редакторы Юлия Губинаның газета укучыларга нәрсәләр турында хәбәр иткәнен белерсез. Бу биттә әле «Яз да, көз дә бергә булыйк!» та бар. Кемнәргә һәм ни өчен шулай дип язды икән «Туганай»лылар — укып карагыз әле. Бу биттәге «Өчләтә шатлык»та Әстерхан өлкәсендә яшәүче карендәшләребез Григорьевларның өч игезәк малайлары туганлыгы турында да язылды. 

3нче биттә — Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның һәм Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитинның республикакүләм Питрау бәйрәме уңаеннан котлаулары. «Җөри кунак көтә» дигән язма әлеге авыл, аның тормышы белән таныштыра.

4нче һәм 5нче битләрдә, тулысынча, рус телендәге язмаларга урын бирелде. «Жемчужина Питрау» («Питрау энҗесе») язмасы «Кряшен чибяре» конкурсы, аңа хәзерлек барышы, кызларны көтә торган сынаулар белән таныштыра. «Этот год изменил мою жизнь» («Бу ел тормышымны үзгәртте») дигән исем астында «Кряшен чибяре-2023» титулы иясе Анжелика Павлова белән уздырылган әңгәмә басылды. 5нче биттәге «Родовой джиен» («Ыру җыены») язмасында фольклорчы галим Геннадий Макаров Питрау бәйрәменә башлангыч биргән борынгы ыру җыеннарына, аларны уздыру тәртибенә, аның йолаларына туктала.

6нчы биттәге «Иҗатында — йөрәк җылысы» дигән язма Алабуга ягында яшәүче талантлы рәссам Виктор Селивёрстовның тормыш юлына һәм иҗатына багышланды. «Дусмановлар — Питрау пары» дигән язма Тукай районының Борды авылындагы Алёна һәм Макар гаиләсенең бәхет сере турында сөйли.

7нче биттә — «Нардуган» моңнарны саклый» язмасы. Теләче районының Субаш авылындагы «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбленең уңышлары, аны озак еллар җитәкләгән Зоя Павлованың тормыш юлы, ансамбльдәге җырчылар, гармунчылаы турында уку кызыклы булыр. Бу биттәге «Саклавыч тамга — яшәү символы»нда сүз нәрсә турында бара? Укып чыгыгыз әле. Борынгы җыру да сезгә ошамый калмас.

8нче биттә — «Җиләкле җәйләрнең яме» дигән язманы укыгач, бер генә җиләкче дә редакциябез хезмәткәре Алина Кондратьевага һәм аның җиләк тулы чиләкләр янында фотога төшкән әнисенә кызыкмый калмас. Алар җиләк эзләп, әллә кайдагы ерак болыннарга йөрмиләр, ә... Калганын язманы укыгач белерсез. 8нче биттә Питрау сынамышлары, Питрауга бәйле йолалар да бар. Шулай ук, йола ризыгы булган дурычмак рецепты да бирелде. «Бәрмәнчек» артисты Елена Данилованың әле яңа гына язылган «Йөрәгеңә мәңге уярсың» шигырен ятлап, Питрау бәйрәмнәрендә сөйләүчеләр дә булыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев