Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Январь аеның икенче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 26 январь санына (26 январь, №2) кыскача күзәтү

Газетаның 1нче битендә – хәбәрләр. Түбән Кама керәшеннәренең февраль буе Җәкәү җортында оештырылачак айлыгын күзәтеп барырга уйласагыз, “Түбән Кама керәшеннәре мәдәни айлыгы”на күз салыгыз. Танылган керәшен язучысы Николай Асанбаев исеме мәңгеләштерелүе турында да шушы биттәге хәбәрне укыгач белерсез.

2нче биттә ил-көн һәм керәшен дөньясы яңалыклары белән танышырсыз. Анда – 2 февральдә Казанның Богородица монастырендагы Алла Анасының Казан иконасы Соборында уздырылачак керәшенчә литургия; Чистайның Керәшен җортына укучыларның экскурсиясе турында да язылган.

3нче бит махсус хәрби операция барышында мобилизацияләнгән якташларына гуманитар ярдәм илткән Питрәч керәшеннәре турында сөйли. Бу биттә, шулай ук, “Ерактан килгән Рәхмәт хаты” да урын алды.

4нче битне, тулысынча, “Остаз” рубрикасы алып тора. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров белән редакция журналисты Алсу Мансурованың әңгәмәсендә хәзерге вакытта керәшеннәр өчен мөһим мәсьәләләр күтәрелгән.

5нче биттә, Студентлар көне уңаеннан, төрле уку йортларында белем алучы яшьләр һәм элекке студентлар, аларның уй-фикерләрен үз эченә алган язма бирелде. Укытучы белән исәнләшүне, аның исем-фамилиясен белүне бүгенге көн студенты ни өчен кирәк дип исәпли? Бу биттәге язманы укыгач, аңларсыз.

6нчы бит Кукмара районындагы Село-Чурада Качмануның ничек үтүе, ул бәйрәмнең үзенчәлеге, аңа бәйле йолалар, керәшеннәрнең һәм башка халыкларның Качмануга мөнәсәбәте, авыл халкының тормышы белән таныштыра.

7нче биттә керәшен хатын-кызларының бизәнү әйберләреннән беләзек, сырга, йөзекләр турында язылган. Ни өчен ике кулга ике беләзек кигәннәр? Сырга белән алканың аермасы нәрсәдә? Боларның серен керәшен киеме һәм бизәнү әйберләре белгече Валентина Максимова ачып бирә. Бу язма да өр-яңа проект "Керәшен бизәге" кысаларында әзерләнде.

8нче биттәге “Себердәге туганыйларыбыз”да Красноярский краеның Комаровка авылы керәшеннәре, үткәне һәм бүгенгесе турында язылган. Аларның йола-гадәтләрне, җыруларны ничек саклап яшәүләрен, үз “Чишмә”ләре барлыгын белү дә укучыны уйланырга этәрер.

9нчы биттә төрледән-төрле язмалар урын алды. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ни өчен “керәшеннәргә бурычлы” булу турында әйткән? Язучы Аяз Гыйләҗев фикерен дә куен дәфтәренә язып куярлык! Бу биттә Мамадыш районындагы “Берсут” җәнлек совхозын яшәтүчеләрдән берсе булган Виталий Муллин эшчәнлеге турында да укый аласыз. Шулай ук, 1876 елда чыккан сүзлеккә кергән керәшен сүзләренә дә күз йөгертегез.

10нчы биттәге “Белемнек”тә Җир йөзендә кешеләрнең ничек таралуы турында “Иске Закон”да язылганнар китерелде.

11нче биттә 1972-1973 уку елында Мамадыш районының Владимир мәктәбе укучылары иҗатыннан төзелгән альбом турында язылды. “Шигъри тәлгәшләр”дә – газета укучыларыбызның күңел хисләре...

12нче биттә – файдалы киңәшләр, аш-су осталары өчен рецептлар һәм башка язмалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев