Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Һәр йортка - «Туганайлар»

Сезнең «Туганайлар» газетасын шушылай капка төбендәге эскәмиягә җайлап утырып, кычкырып укучыларны күргәнегез бармы? Капка төбендә утырганда газетадагы язмалар, төрле яктагы карендәшләребез яңалыклары белән танышырга да була.

Җәйге кызу эш чорында кырык эшне кырык якка ташлап торып, үз йортының капка төбендәге эскәмиядә бераз гына тын алу да кирәк инде ул кешегә. 

Фотодагы бу түтиләрнең – Мамадыш районының Югары Әрнәш авылындагы карендәшләрнең дә шундый ял вакыты. Алар, бергәләп, «Туганайлар»га күз салалар. Артта басып торучы бертуган Тамара Якимова (сулдан беренче) һәм Зоя Данилова, җәйгелектә авылда торучы Елена Понятова һәм алда газета тотып утыручы, Югары очтан төшкән Мария Семёнова (сулда), Тамаралар күршесе Мария Абрамова газетабызны яратып укыйлар.

Аларны фотога редакциябез журналисты – Югары Әрнәшкә, җырак тутасы Зоя янына ялга кайткан Алина Кондратьева төшереп алган. Аларның капка төбенә җыелып «Туганайлар»ны укучы түтиләр Алинага газетадагы «Белемнек» язмаларын, авыллар турында язылганны укуларын, анда бирелгән рецептларга карап ризык әзерләүләре турында сөйләгәннәр. Араларында «Туганайлар»ның һәр санын кадерләп җыеп баручылары да бар икән.

Игътибар! 1 сентябрьдән 2025 ел өчен «Туганайлар» газетасына яздырту башланды.

Татарстанда язылу бәясе:

— бер елга — 1226 сум 72 тиен (индекс — П8302);
— ярты елга — 613 сум 38 тиен (индекс — П2351).
Россия төбәкләренең һәркайсында — үз бәясе.
«Туганайлар»га почта бүлекләрендә һәм онлайн рәвештә язылырга була.
Көзләрне, кышларны көтеп ятмыйча, бүгеннән үк керәшеннең үз газетасы «Туганайлар»га язылып куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев