Туганайлар

Татарстан

18+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Февраль аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 4нче (536) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены, бизнес леди һәм КФУ педагогы Юлия Дувалова белән әңгәмә. Ни өчен ул «хатын-кыз башта үзен яратырга тиеш»дип әйтә? 1нче һәм 6нчы битләрдәге язманы тулысынча укысагыз, аңларсыз. 1нче биттә 1-21 мартта ВКонтакте социаль челтәрендә «Туганайлар» редакциясенең традицион керәшен марафоны оештыруы турындагы хәбәр дә бар. Укыгыз һәм марафонда катнашыгыз!

2нче биттә Ватан сакчысы көне уңаеннан якташлар янына барып концерт куючылар арасында Татарстанның атказанган артисты Марина Карпованың да булганлыгы турында яздык. Хезмәтләре лаеклы бәяләнгән карендәшләр турындагы хәбәрне дә укырсыз. Түбән Кама муззендагы «Мәңгелек ут»ка да күз салырга онтымагыз. Ил-көн яңалыкларын да игътибарсыз калдырмагыз.

3нче биттә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктәге ике олы вакыйга — «Батырлык. Горурлык. Дан» күргәзмәсен ачу тантанасы һәм «Герои-кряшены: подвиги на фронтах и в тылу» китабы тәкъдим ителүе турында язылды.

4нче биттә Мамадыш районының Юкәче авылы егете, биюче хореограф Григорий Сергеевны олы сәхнәгә илткән юл, тормышы турында укырсыз. Красноярскидагы әдәби-шигъри «Оживая строка» фестивалендә Пиров районының Комаровка авылыннан Лидия Тараканова үз укучылары белән беренче урынны алуы турындагы шатлыклы хәбәр бирелде. Мамадыш районының Югары Әрнәш (Казаклар) авылында яшәүче чигүче Елена Савельева турында укысагыз, балачак хыялы тормышка ашканмы-юкмы икәнен дә белерсез.

5нче биттә — «Тәүлекнең 24 сәгате дә — эштә» дигән язма. Анда сүз Чистай ягының Югары Кондратадагы Петр Чуринның крестьян-фермерлык хуҗалыгы турында бара. Чуринның 1 мең 500 баш сыерга исәпләнгән заманча сөтчелек комплексы, андагы эш тәртибе белән танышу да кызыклы булыр. Бу биттә, шулай ук, Теләче районының Колбагыш авылы, андагы халыкның тормышы һәм проблемаларының ничек хәл ителүе турында да язылды.

6нчы биттә Юлия Дувалова белән әңгәмәдән тыш, «Наз бүләк итәләр» дигән язма да урын алды. Кемнәр һәм кемнәргә наз бүләк итә икән? Анысын язып тормыйбыз, газетаны алып укыгач та белерсез.

7нче биттә — керәшеннәрнең «зажигалочка»сы, «Ахмад сила» клибы Чечня телевидениесендә күрсәтелүче, әле яңа гына «Корстон» күңел ачу комплексында концерт-дискотекасы булган Римма Никитина белән әңгәмә. Римманың әтисенә ниндирәк нәзер әйткәнен белергә теләсәгез, язманы ахырына кадәр укыгыз. Шул ук биттә — Мамадыш шәһәрендә яшәүче 85 яшьлек Зоя Архипова турындагы язма. Үз якларындагы бәйрәмнәр арасындаТәре алу бәйрәме дә уздырылганын әйтүче түти ул хакта ниләр хәтерли? Укып карагыз әле...

8нче биттә — «Кызыл кызалаклар иле салган яралар» дигән язмада Минзәлә районындагы Мәлкән авылыннан Әфганстанда сугышчы-интернационалист бурычын үтәгән карендәшләр, аларның бүгенге тормышы турында сүз бара. 8нче биттә, шулай ук, «Гармунчы булсын ярым» дигән язма да урнаштырылды. Ул язмада Минзәлә районының Түбән Юшады авылында 50 ел бергә яшәүче Хәмидә һәм Егор Никитиннар үзләренең уртак тормыш юллары, гаиләдәге татулык сере турында сөйлиләр.

9нчы биттә 82 ел аерма белән язылган ике хат бирелде. Аның берсе — Яр Чаллы шәһәреннән 86 яшь Виктор Лукин әле шушы арада гына язган хат. Ә икенчесе — Виктор дәдәйнең әтисе, Зәй районының Сәвәләй керәшене Михаилның 1942 елның октябрь-ноябрь айларында хатыны Палукка юллаган хатлары. 9нчы биттә әле «Ташкирмәндә — махсус пункт» турында да хәбәр бар. Лаеш районындагы бу авылдан Валентина Казанбаева маскировка челтәрләре үрү өчен авылдашларының нигез-челтәр әзерләүләре турында яза. 
9нчы биттәге сынамышларга да күз йөртегез. Аларны Әлмәт районының Илтән Бута авылында яшәгән Михаил Агапов һава торышын, кыш-көз, яз-җәй айларының ничек килүен күзәтеп барып, хатыны Елизаветага яздырткан. 

10нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә 3 марттан башланып 19 апрельгә кадәр дәвам итәчәк Олы ураза турында язылды. Ураза уңаеннан, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле Димитрий Сизовның киңәшләре дә бирелде. Март аендагы бәйрәмнәр календаре бар. Изге Матрона Московская турында да язылды. Инәлү иманы да урын алды. 

11нче биттә — Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә яшәүче Елена Никитина һәм репрессия дулкыны Чистай өязенең Бахта авылыннан ерак Магнитогорскига илткән Ивановлар турындагы язма. Казан керәшен педагогия техникумы тыңлаучысы Александр Григорьевның Мамадыш кантонындагы Елыш волостена кергән Олы Саурыш авылы турында 1921 елгы язмасы да урын алды. Шигъри тәлгәшләрдә — Мамадыш районының Владимир авылы шагыйрәсе Елизавета Малова иҗаты. 

12нче битне, юбилейлар һәм туган көннәр уңаеннан, карендәшләребезне котлаулар алып тора. Бу биттә Түбән Кама район җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинованың «Медтехника» Кама аръягы сәүдә-сервис берләшмәсе" генераль директоры Геннадий Муллинны 65 яшьлек юбилее уңаеннан котлавы бирелде. Шулай ук, Мамадыш район үзәк китапханәсе хезмәткәре, «Урагай» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Татьяна Петухованы; Минзәлә районының Түбән Юшады авылында яшәүче Хәмидә Никитинаны балалары һәм якыннарының котлавы бар. Ураза ашлары рецептларын да игътибарсыз калдырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев