Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Август аеның икенче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 16нчы (500) санына кыскача күзәтү

Газетаның 1нче битендә Чистай шәһәрендәге яңа урамның карендәшебез, Советлар Союзы Герое генерал Петр Новиков исемен йөртәчәге турындагы хәбәр урын алды.

2нче биттә, газета укучыларыбыз, һәрберегез өчен мөһим яңалык — 2024 елның 12 аена һәм 6 аена «Туганайлар»га язылу бәяләре урнаштырылды. Алга таба бәяләрнең күпмегә артачагы билгесез, шуңа да мөмкинлек табып, үзебезнең бердәнбер керәшен газетасына язылып куегыз. Бу биттә тырыш хезмәтләре өчен мактаулы исемнәргә, бүләкләргә лаек булган карендәшләребез турында да язылды. Керәшен авыллары яңалыклары, ил-көн хәбәрләре дә бирелде. 

3нче биттәге «Мәктәпләр укучыларны көтә» дигән язма республикабыздагы кайбер керәшен авыллары мәктәпләренең яңа уку елын ничегрәк каршыларга җыенуы белән таныштырыр. Шулай ук, ата-аналарга үз балаларын мәктәпкә әзерләндерү күпмегә барып басканын да белерсез. «Мәдәни мирас сагында» язмасында — Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләренең Балык Бистәсе районы авылларына экспедициягә баргач ниләр күргәннәре, нәрсәләр тапканнары турында язылды.

4нче биттә — «Көзге уңышны — югалтуларсыз» язмасы, исеменнән үк күренгәнчә, авыл эшчәннәренең урып-җыюдагы тырышлыклары турында сөйли. Кукмара районы комбайнчылары Борис Мамаев, Иван Сафаров һәм башкалар кызу урак өстендә көнне-төнгә ялгап эшлиләр. 4нче биттә 104 яшьлек Анастасия Антонованы (Питрәч, Әлбәдән авылы) һәм 100 яшьлек Фекла Большакованы (Иске Зәй) юбилейлары белән җитәкчеләрнең котлаулары турында яздык.

5нче биттә Тукай районының Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильевка кем һәм кайчан «булдыра алмасаң, хәлеңнән килмәсә — тотынма» диде икән? Язманы укып чыксагыз, аңларсыз. Шул ук биттәге «Туганайлар» аша туганлык җепләре ачыклана» дигән язма Питрәчтә яшәүче Анна Ильинаның хатына нигезләнеп әзерләнде. Арча зиратында җирләнгән иеромонах Алексей белән бу хат авторын нәрсә бәйли? Укыгач, белерсез.

6нчы биттә — «Дүсмәтнең Ару чишмәсе». Мамадыш ягындагы бу авылның төп чишмәсе халктан җыелган үзара салым (дәүләттән дә өстәлгән) акчасына төзекләндерелгән. Чишмәне ачу тантанасына тирә-як авыллардан да килгәннәр. Бу биттәге «Җәшләр аланы» рубрикасындагы язмада Җәкәү йорты хезмәткәре Элина Якупова балчыктан төрле эшләнмәләр ясау сере белән уртаклаша.

7нче бит керәшен бизәге булган чигү төрләренә, аларның тарихына багышланды. Керәшеннәрдә, чигү алымнарыннан, качлап, чутлы, тамбур чигүләр дә булган. Әбиләрегездән калган бистәрләрне, тәре алъяпкычларын кулыгызга алып, шушы биттәге рәсемнәр белән чагыштырып карагыз әле. 

8нче биттәге «Йолдызларга карыйм, сезне сагынган чакта» дигән язмада «Туганайлар»ның сайт редакторы Алина Кондратьеваның ерак Иркутскидан кунакка кайткан туганнарына нинди теләкләр җиткергәнен әйтмибез. Үзегез укыгыз әле. Томскидагы карендәшләребез юллаган хат та игътибарыгыздан читтә калмас.

9нчы биттәге «Үз һөнәрләренә гашыйк иткән укытучыларым» дигән язма — Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыеваныкы. Ул үзенә белем биргән укытучылары Раиса Чернова белән Валерий Алексеевны туганнарыдай якын күреп, алар турында олы хөрмәт белән яза. 

10нчы биттәге «Белемнек» рубрикасында — Спаслар, шуларга бәйләп, Иисус Христосның яктырылган көне, Коткаручының йөз сурәте Константинопольгә күчерелү вакыйгасы турында язылды. Көндезләрен ару эш кылып, ә төннәрен келәү итеп үткәрү тиешлегенә кагылышлы үгетне дә укымый калмассыз. 

11нче биттә — фольклор коллективларның Башкортстандагы Бакалы районында, хатын-кызлар монастыре территориясендә уздырылган VI төбәкара Троицкий фестиваленнән язма. Шулай ук, каләм тибрәтүче карендәшебез, Балтач районындагы Дорга авылында яшәүче Надия Волкованың иҗат җимешләре. Зәй ягындагы Якты күл кызы Людмила Казакованың «Балачак балы»н да рәхәтләнеп укырсыз.

12нче биттә «Туганайлар»ны бакча балаларының да укуы турында хәбәр ителде. Кукмара районының Үрәсбаш бакчасына йөрүче кызлар, малайларны керәшен газетасы хәреф танырга, иҗекләрдән сүзләр җыярга өйрәтә. Бу биттә Теләче районындагы Субаш авылында халкыбызның асыл мирасы — 200 еллык түшлек, сырга, беләзек саклануы турында кыска язма бар. Кышка борщ, борычлы икра ясарга теләүчеләр өчен рецепт та куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев