Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Халыкара конференциядә Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин керәшеннәрнең Питрау бәйрәме турында сөйләде

Халыкара «Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлек: хәзерге торышы һәм перспективалары» фәнни- практик конференциядә Вадим Никитин да катнашты.

Конференциянең пленар утырышы Татарстана фәннәр академиисендә булды. Анда 13 якын һәм ерак көнчыгыш илләреннән 50 галим катнашты. Конференция эше 8 секциядә оештырылды. Аларның һәрберсендә культурага кагылышлы мәсьәләләр каралды: мәдәни хезмәттәшлек; мәдәни дипломатия инструменты буларак кинематограф: Көнчыгыш һәм Азия халыклары традициисе; милли мирас буларак, төрки һәм көнчыгыш халыкларының милли киемнәре һәм башкалар.

Вадим Ильич конференции катнашучыларны Татарстанда туристлыкны үстерү буенча Мамадыш муниципаль районының эш тәҗрибәсе, мәдәни ара диалогны ныгытудагы роле, керәшеннәрнең милли бәйрәмнәре үзенчәлеге турында таныштырды.

«Безнең районда 40 меңнән артык кеше яши: керәшеннәр, татарлар, руслар, удмуртлар, марилар һәм башкалар. Бу халыкларның һәрберсенең үз милли үзенчәлеге бар. Алар соклануга һәм ул халыкларның үзенчәлеген киләчәктә дә саклау максатыннан өйрәнелергә тиеш», – дип сөйли башлады Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин.

Ул, үз чыгышында керәшеннәрнең Питрау бәйрәменә тукталды. Бу бәйрәмгә әзерлек, анда нинди йолалар күрсәтелүе һәм керәшеннәрнең үзенчәлекле милли киемнәре турында сөйләде. Питрауга Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән килүче кунакларның да күп булуын ассызыклады.

«Татарстанда зурлап уздырла торган бу Питрау бәйрәменең башлангычы  республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка һәм районның элекке башлыгы, хәзер Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Ивановка барып тоташа. Бу бәйрәм аларның күп еллар дәвамындагы тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе булып тора», – дип әйтеп китте Вадим Ильич.

Питрау милләтара һәм мәдәниара багланышларны тагын да арттыруга һәм керәшеннәрнең этник үзенчәлеген саклауга ярдәм итә.

Мамадышта, шулай ук, «Бер юл – биш культура» дигән туристлык маршруты эшли. Туристлар биредә 5 милләтнең – керәшен (Җөри), татар (Түбән Ушма), рус (Красная Горка), мари (Олы Шия), удмурт (Пойкино) – тарихы, көнкүреше, йолалары һәм милли ризыклары белән таныша алалар.

Мамадыш муниципаль районында дини туристлык та үсеш алган. Биредә  православиянең ике уникаль святынясын — Кодрәтләр кылучы Изге Николайның тән калдыкларын  һәм Спиридон Тримифунтскийның Грециядән кайтартылган башмакларын күрергә була.

Нократ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев