Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Уртак йортыбыз – Татарстан

4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында "Безнең йорт - Татарстан-2015" этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Чара бер минут тынлык белән башланды. Биредә 31 октябрьдә Синай ярымутравында авиакатастрофада һәлак булучыларны искә алдылар.

Татарстан Президенты фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләде һәм бәйрәм белән котлады.

"Бу залда бүгенге бәйрәмне үткәрү символик булып тора. Биредә без Татар теле көнен билгеләп үттек, Рус теле көне тантаналы чараларын үткәрдек. Бу бәйрәм залы безнең бердәмлекне һәм дуслыкны, халыклар арасында хөрмәткә лаек мөнәсәбәтләрне белдерү урынына әйләнде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Милләтара татулык һәм килешү - югары кыйммәтләр, һәм безнең казанышларның берсе. Республикада яшәүче барлык халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен үстерү Татарстанның төп өстенлекләре булып тора. Бу эштә Татарстан Халыклар ассамблеясы мөһим роль уйный. Муниципаль дәрәҗәдә Халыклар дуслыгы йортлары челтәре һәм милли-мәдәни үзәкләр үсеше шатландыра", - дип өстәде ул.

Республика Президенты сүзләренә караганда, милли фестивальнең гала-концерты - Татарстан Халыклары ассамблеясы, хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнары, этнәмәдәни берләшмәләренең нәтиҗәле хезмәттәшлеге үрнәге булып тора.

"Фестиваль бөтен республикага таралды, сәхнәдә һәр муниципаль районнан диярлек иң яхшы коллективлар чыгыш ясый. Без киләчәктә дә Татарстанда үзенчәлекле мәдәниятне үстерү өчен шартлар булдырачакбыз. Авыл клублары төзү һәм капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк", - дип ышандырды ул.

Республикада рухи кыйммәтләрне торгызу һәм үстерү, дини оешмалар эшчәнлегенә ярдәм итү өчен зур игътибар бирелә, дип ассызыклады Р.Миңнеханов. "Әйдәп баручы традицион конфессияләр күп кенә социаль-мәдәни проектларны чынга ашыруда безнең партнерлар булып торалар. Без конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга аерым игътибар бирәбез", - дип билгеләп үтте Президент.

Халыклар бердәмлеге көненең Алла Анасының Казанский иконасы көне белән тәңгәл килүен дә искәртеп китте ул. Шушы истәлекле көнне, бердәмлекне һәм дуслыкны тагын бер кат раслаучы указга кул куюын белдерде.

Указ буенча, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселманнар дини оешмалары, Россия мөселманнары шурасы, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең Болгарда "Болгар ислам академиясе" фәнни-мәгариф һәм дини-мәгърифәтчелек мөселман үзәген булдыру һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм Казан шәһәре мэриясенең Казан Богородица монастыре комплексы кысаларында Алла Анасының Казанский иконасына багышланган соборын торгызу инициативалары хупланды.

Татарстан Республикасы министрлар Кабинетына 2015 елның 31 декабренә кадәр Болгар ислам академиясе белән Алла Анасының Казанский иконасына багышланган соборын булдыру буенча чаралар планын эшләү һәм раслау йөкләнде.

Планда Идел Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көнне (2016 елның 21 мае) Болгар ислам академиясен төзү урынына һәм Алла Анасының Казанский иконасына багышланган собор булачак урынга, Алла Анасының Казанский иконасын алу көнендә (2016 елның 21 июле) истәлекле таш салу чараларын оештыру каралырга тиеш.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан юридик һәм физик затлар, җәмәгать һәм дини оешмалар бу проектларны чынга ашыру өчен хәйрия акчасы җыюда ярдәм итү чараларын эшләячәк.

"Бу проектларны чынга ашыру безнең ил халыкларының бердәмлеген ныгытуда җитди алым булачагына ышанам", - дип тәмамлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә Татарстан Президентының Рәхмәт хатларын һәм иҗади коллективлар җитәкчеләренә матди-техник базаны ныгыту өчен сертификатлар тапшырды.

"Безнең йорт - Татарстан-2015" этномәдәни фестивале кунакларына зур концерт программасы тәкъдим ителде. Концертта төрле халыкларның фольклор ансамбльләре катнашты, керәшеннәрдән "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле, Менделеевскиның "Бигәш" һәм Алабуганың "Ак каз" фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.

"Татар-информ" МА материаллары кулланылды

Фото с сайта http://prav.tatarstan.ru/rus/pressa/photo.htm/photoreport/691455.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Уртак йортыбыз – Татарстан

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев