Усы суы буйларында Бөтнек җыйдым бер бәйләм...
Яңа Усы – Мөслим районындагы ике керәшен авылының берсе. Биредә җырлы-моңлы, рухи бай һәм тырыш керәшеннәр яши. Хәтта, чиркәү чаңнарының яңгыравы да моңлы, үзгә. Күрәсең, Усыга нигез салган ерак әби-бабайлары күңелендәге моң-көйләр гасырлар тирәнлеге аша үтеп, хәзерге көннәрдә дә саклана
Тау башында – чиркәү
Мөслим ягыннан килә торган иске юл тигез генә бара да, кинәттән каршыда – тау итәгендә, урманга сыенып утырган Усы хасил була. Юлдан уң якта, агачлар арасында – чиркәү. Яңа Усының элгәреге керәшеннәре яшәр өчен матур урын сайлаганнар. Хәзерге вакытта 314 кешесе булган авылда мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, китапханәне, музейны үз эченә алган мәдәният йорты бар. Географик карталарда Казанчы дип язылган елга ага. Елгасы бар, тик исеме генә халыкта бәхәс уята. Олылар раславынча, ул – Усы суы. Авылның фольклор ансамблен “Усыкай буйлары” дип атаганнар икән, димәк, елга исеме мәсьәләсендә бәхәсләшүдән файда юк, халык үз ихтыярын белдергән.
Без килгәндә чиркәү янында утын ярып ятучы ир-ат кардәшебез Валерий Кондратьев булып чыкты. Дин юлындагыларның күпчелеге шикелле, халыкка үзен белгертеп, мактап язган өчен ачуланачагын да белеп торам. Ә шулай да, үз авылдашларыңны чиркәү кадәр чиркәү төзүгә тарту, башлап үз эшең белән аларга үрнәк күрсәтү өчен дәрәҗәң булуы, сүзең үтүе кирәк. Төзелеш эшенә кулы ятып торган Валерий кебек булдыклы керәшеннәр бергәләп тотынгач, элекке урынында, Усының яңа чиркәвен салып та куйганнар. Аның иконастасы да эшләнгән, келәүләр дә шушында уздырыла. Чиркәү янәшәсендә – трапезалар өчен аерым бина. Сукмакка брусчатка җәя башлаганнар.
Хәзерге чиркәү 1940 елда качы киселгән элеккесенең өчтән бере кадәрге урынны били. Чиркәү эченә кергәч, Валерий Кондратьев элекке нигезнең бер өлешен күрсәтте. Чыдам пыяла белән капланган фундаментны күргәч, күңелгә тарих җиле килеп кагылгандай булды. 1876 елдан гадәти мәктәбе булган Яңа Усыда 1891 елны 2 класслы чиркәү приход мәктәбе ачылган.
Мәктәптә
Мәктәп ишегалды биек агачларга куелган өр-яңа оялардагы сыерчыклар сайравына күмелгән. Мәктәп үзенең гөлләре, коридордагы бай күргәзмәсе һәм укучыларның җыруы белән каршы алды:
Усы суы буйларында
Бөтнек җыйдым бер бәйләм.
Сезнең белән күрешүләр,
Сөйләшүләр – зур бәйрәм
“Усыкай бөреләре” ансамблен сигезенчеләрнең класс җитәкчесе Елизавета Митюшкина 3 ел элек оештырган. Анда катнаш гаиләдән булган Азалия Васильева, Камилә Григорьева, Тарас Романов, Виталий Кононов, Регина Смелова һәм рус егете Ярослав Согрин шөгыльләнә. Алар быел район күләмендә уздырылган “Без бергә” конкурсында керәшен җыруын башкарып, 2нче урынны яулаганнар.
Балаларны тыңлаганда, авылның “Усыкай буйлары” ансамбле өчен лаеклы алмаш әзерләнә икән дигән уй йөгереп үтте башымнан.
Усы төп мәктәбе директоры Надежда Юмагулова бу уку елында I-IX класста барлыгы 24 укучы белем алганын әйтте. Шуларның 4есе Бикмәчтән йөреп укый. Үзләренең мәктәпкәчә белем төркемендә 3 бала бар. Аларның тәрбиячеләрен кушып исәпләгәндә, Усы мәктәбендә 12 педагог белем бирә. Яңа уку елын 22 бала белән башлаячаклар.
Әле берничә ел элек кенә, 11 миллион сумга төшереп, мәктәптә капиталь ремонт уздырылган. Класс бүлмәләре, информатика кабинетлары җиһаз белән тулыландырылган. “Спорт залын ремонтлаганда, җиһазлаганда үзара салым акчасының да 700 меңе кертелде. Моның өчен, Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романовага һәм авылдашларга бик зур рәхмәт, – дип ихтирам катыш сөйләп торды Надежда Михайловна. – Бирегә кышкылыкта авыл яшләре дә волейбол, баскетбол уйнарга киләләр”. Сүз уңаеннан, җәйгелектә мәктәпнең спорт мәйданында да үлән үстермиләр. Әмма мәктәп малайларының футбол тибүдән башка эше юк икән дип уйламагыз. Уку, спорт белән беррәттән, мәктәптә балаларны тирә-юньгә сакчыл караш тәрбияләүгә дә зур игътибар бирелә.
5-9 класс укучылары, үзләренең укытучылары белән бергәләп, Яңа Усы урманчылыгына үсентеләр әзерләшәләр. Алар мәктәп тирәсенә – миләш куаклары, авыл урамнарына агачлар утыртканнар. Үз чиратында, урманчылык җитәкчелеге дә Яңа ел бәйрәме өчен чыршы бирә, мәктәптә экология дәресләре уздыра. Әле бу уку елында игълан ителгән конкурс барышында укучылар һәм әтиләре 15 сыерчык оясы ясап, аны мәктәп ишегалдындагы агачларга куйганнар. Мәктәп урнашкан Пионер урамын чиста тоту да, тулысынча, үзләре өстендә: язын-көзен балалар өмәгә чыга, ә җәйгелектә укытучылар 1-2 чакрым озынлыктагы бу урамның юл читендәге үләнне чабып торалар.
Мәктәп яны тәҗрибә участогында химикатлар кулланмыйча үстерелгән суган, кишер, чөгендер, кәбестә кышкылыкта укучыларны ашатырга җитә икән. 50 квадрат метрлап мәйдан биләгән теплицада иртә яздан яшел суган үстереп саталар. Шулай ук, алар үстергән помидор, кәбестә үсентеләрен дә халык чират торып ала. Ә килгән акча уку алдынгыларын, бәйгеләрдә җиңгән укучыларны бүләкләүгә һәм кирәк-яракка тотыла. Үз исәпләренә мәктәпнең барлык тәрәзәләренә дә каплавыч-жалюзи алып көйләгәннәр, кирәк җиһазны да үз акчаларына ясаталар.
“Усыкай буйлары”
“Усыкай буйлары” ансамблен (фотода) китапханәче Наилә Демидова 1980 елда оештырган. Хәзер аңа мәдәният йорты директоры Миләүшә Филиппова җитәкчелек итә.
“Усыкай буйлары”ның беренче җитәкчесе Наилә – шушы районның Бәкәбез авылы кызы. Ире Альберт белән 3 малай үстергәннәр. Усыда яшәүче уллары Илмирның хатыны, китапханәче Альбинаның да бианасы белән бергә җырлап йөргән көне. Актаныш ягыннан килеп, 42 ел буе мәктәптә башлангыч классларны укыткан Гөлсинә Пискунова – артист Артемның әнисе. Ире Олег белән алар 5 бала тәрбияләгәннәр. Валерина Петрова – төп Усыныкы, Минзәлә педагогика училищесын тәмамлап, 37 ел читтә яшәгәннән соң, әнисе Елена Прокопьеваны карарга авылга кайткан. Керәшен җыруын яратуы мари кызы Светлана Микалованы репетицияләргә 5 чакрым ераклыктагы Бикмәчтән үк йөгертә. Светлана авылда 40 елга якын фельдшер булып эшләгән. Авылдашы Римма Николаеваның Усыга, шофер Геннадий йортына килүенә тиздән 35 ел була. Бакчада тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Сарман районының Мортышбаш авылы кызы Гөлира Григорьеваның да килен булып төшүенә – 31 ел. Ире Григорий “Агромастер”да электрик булып эшли, Гөлира мәдәният йортында – техник хезмәткәр. Балаларының өченчесе, Камилә мәктәптә укый.
“Усыкай буйлары” авылның үз пристол бәйрәме Питрауга җыелучыларны да керәшен көй-җырларына гашыйк итә. Питрауга Усыга Керәшен Шуранындагы карендәшләре генә түгел, районның бөтен халкы агыла. Башкортстанның Бакалы районыннан да туган-тумача килә. Мәдәният йорты директоры Миләүшә Филиппова быел Питрау бәйрәменең Усыда үз көнендә, 12 июльдә уздырылачагын әйтте. Кыр чәчәге, дару үләннәре җыюны, гомумән, Питрауның нинди бәйрәм икәнен үз эченә алган театральләштерелгән тамаша “Усыкай буйлары”ның җырларына уралып узар. Анда Усының үз көе дә яңгырар. Аны 1924 елгы Аграфена Трофимовнадан отып калганнар. Аграфена – Трофим белән Машенканың уртак балаларыннан иң олысы булган. 12 балалы гаиләдә үскән кыз “Усыкай буйлары” көен кемнән откандыр, анысы билгесез. Әмма чиркәү чаңының моңы шикелле үк, Усының үз көе дә олылардан – урта буынга, ә алардан мәктәп укучыларына күчеп, бу як керәшеннәренең үз мәдәни мирасы булып яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев