Теләче – борынгы авыллар һәм күренекле карендәшләребез ягы
Теләче районы – карендәшләребез күпләп төпләнеп яши торган төбәкләрнең берсе.
Һәр яңа айны кайсы да булса як керәшеннәренең мәдәни айлыгы, дип әйтү күңелле һәм матур гадәткә әйләнде. 2021 елда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк башлап җибәргән “Җакын дуслар җыелышкач” проекты, чыннан да, уңышлы булды. Айлыкларны әзерләүче районнарга да, күзәтүче подписчик-тамашачыларга да мавыктыргыч: берләре үз төбәкләрендәге асыл затларны, авылларны, фольклор коллективларын, үзенчәлекле культураларын барласа (эзләү, туплау эше нык катлаулы); икенчеләре зур кызыксыну белән керәшен дигән кавемнең никадәр бай мираслы, тирән тарихлы булуына һәм уңган ул-кызлары барлыгына соклана. Шулай итеп, барлыгы 13 район керәшеннәре үз яклары бәйрәмнәрен, йолаларын күрсәтеп, танылган кешеләре турында сөйләде. Теләче районы – 14нчесе.
Мәдәни айлыкны Теләче районының Субаш авылы клубында тантаналы кичә белән ачтылар. Чарада җирле керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Петр Чернов айлык өчен бай программа әзерләнгәнен әйтеп узды. Әлеге кичәдә катнашып, Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин карендәшләребезнең тырыш һәм сәнгатькә гашыйк булуларын, борынгыдан калган йолаларны, җыруларны күз карасыдай саклауларын, алардан башка районда бер чара да узмаганын искәртте.
Борынгы авыллар
Теләче районы – карендәшләребез күпләп төпләнеп яши торган төбәкләрнең берсе. Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Арча районнары белән чиктәш. Бу төбәктә гомер итүче карендәшләребезнең күбесе Мишә елгасы буенда төпләнгәннәр. Райондагы 53 торак пунктында 13,7 мең кеше яши. Шуларның алтысы – Субаш, Тәмте, Иске Карабаян (Колбагыш), Югары Мирәтәк, Алга, Петровский – керәшеннәр күпләп яши торган авыллар. Теләче, Узяк, Олы Саурыш авылларында да карендәшләребез матур гомер итә.
Бу якларда карендәшләребезнең кайчан төпләнеп яши башлаулары төгәл билгеле түгел. Архив чыганакларына күз салсак, керәшен авыллары Ногай сәүдә юлы буйлап урнашкан. Мәсәлән, Тәмте авылы турында 1680 елдан ук билгеле; Югары Мирәтәк авылы турында беренче язма 1768 ел белән даталана. Иң яшь авыл – Петровский, аңа 1929 елда нигез салына. Берничә авыл белән якыннанрак танышыйк.
Субаш – су башы
Субаш авылына исем “су башы” дигәннән чыгып бирелгән. Ул “Нырсинка” суының югары агымында, ягъни су башында урнашкан. Революциягә кадәр һәм аннан сон, 1940 елларга кадәр эш документларында, адресларда, жир планнарында “Дүртөйле Субашы” дип язылган һәм әйтелгән. 1940 елларга кадәр чит төбәкләрдә яшәүче өлкән кешеләр хатларын: “Казан губернасы, Мамадыш өязе, Мамалай волосте, Дүртөйле Субашы” адресы белән җибәргәннәр. Бирегә ХVI гасыр башында (1515-1525 еллар) Мамадыш районының Албай, Әрнәш, Владимир авылларыннан 4 гаилә (3есе – керәшен, 1се – рус) килеп төпләнә. Күченгән гаиләләр һәм йортлар саны 4 булганга, авыл “Дүртөйле Субашы” дип йөртелгән.
Престол бәйрәме – Тройсын. Тарих битләренә күз салсак, дини бәйрәмнәрне элек чиркәү үзе бүлеп бирә торган булган. 1801 еллар тирәсендә Архимандрит Никифорның “Библийская энцеклопидия” китабында язылганча, Тройсын бәйрәме нәкь Субаш авылына бирелгән.
Хәзерге вакытта Субашта 54 хуҗалык, медпункт, балалар бакчасы бар; мәктәп коридоры клуб вазифасын башкара. Изге Өчлек (Троица) чиркәве халыкны иманга тарта.
“Казанский”лы Тәмте
Элек Тәмте авылы урманга таба Тәмте (Нырсинка) елгасы буенда урнашкан булган. Көчле янгында авыл янып беткән. Андагы кешеләрнең бер өлеше хәзерге авыл урынына күчә, кайберләре Лаеш, Кукмара якларна китә, дигән фикерләр бар. “Тәмте” сүзе элек монда яшәгән “Тямтюзи” дигән этник төркемнән килеп чыккан дигән фаразлар да бар.
Тәмте турында документларда 1680 елдан башлап билгеле. Авылның тарихи борынгылыгы турында бүгенге көнгә кадәр сакланган, XII гасырның беренче яртысына караган, зур күләмле кабер ташы, ике зур зираты барлыгы билгеле. Кабер ташы Федераль реестрга кертелгән.
Тәмте авылы Карабаян чиркәве приходына керә. Чиркәү Алла Анасының “Казанская” тәресе исеменә аруландырылган. Тәмтедә күптәннән инде Казанский бәйрәме оештырыла. Элек ул Казанский җыены буларак, 3 көн бәйрәм ителгән.
Биредә даими торучы берничә генә хуҗалык бар. Шактый гына кеше авылга җәй айларына кайта. Узган ел редакция журналисты Тәмтегә 9 май бәйрәменә, сугышта һәлак булган һәм яудан исән кайткан авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачылышына барган иде.
Колбагыш
Журналистларыбыз Иске Карабаян авылына барып та, андагы тормыш, халык белән танышып кайттылар. Иске Карабаян авылын халык Колбагыш дип тә йөртә. Элек бу җирләрдә бер бай яшәгән, ди. Ул байның коллары да булган. Үләр алдыннан шул бай: “Бар байлыгымны колларыма башырам”, – дип әйткән. Шулай итеп, Колбагыш дигән атама килеп чыккан, имеш. Лаеш өязенә караган вакытта Иске Карабаян авылы атамасы Күлбашы дип йөртелгән, ягъни Югары Күл, күлнең югарысы, башы мәгънәсендә, дигән мәгълүматлар да бар.
Археолог-галим А.И.Износков җыйган материаллар буенча, иң элек бу урынга, 1809 еллар тирәсендә, Починок Янасал дигән авылдан Кара бай дигән кеше килеп утырган. Шушыннан Карабаян исеме ясалган, диләр. Ул вакытта 74әр ир-ат һәм хатын-кыз күченгән. Барысы да иске керәшеннәр булган. Тарихчы С.М.Шпилевский әйтүенчә, Иске Карабаян (Күл башы, Колбагыш) авылы янында археологлар тарафыннан Болгар заманнарына караган Бигер табылдык әйберләр җыелмасы табылганлыгы билгеләнгән. Карабаян авылы Казан ханлыгы чорында искә алына.
Авылда барлыгы 50 хуҗалык бар. Җәй көне зурлап Троица бәйрәме уздыралар. Китапхәнә эшли. Барлык мәдәни чаралар, очрашулар шунда уза. Медпунктлары бар. Карабаян халкы авылдагы Алла Анасының Казан иконасы чиркәвенә дә йөри, Олы көн келәүләрен өйләрендә уздыралар.
Югары Мирәтәк язлар җиткәч җанлана
Кайчандыр гөрләп яткан авылда бүгенге көндә кышлыкта 5-6 йортта гына кешеләр яши. Кибет тә, медпункт та юк. Авылда 20ләп йорт бар. Шуларның күбесендә пенсия яшендәге авылдашлары “дачник” кебек торалар – кышны шәһәрдә үткәрәләр дә, җылы сезоннарда авылга кайталар. Кирәк-яракны Шәтке авылыннан барып алырга туры килә, медпункт та шунда урнашкан. Олы кешеләргә товарны машинасы булган авылдашлары яки балалары ташый. Югары Мирәтәктә дә часовня бар. Часовня янында – ял итәр өчен беседка, Бокыр чишмәсенә төшәр өчен баскыч, чишмә урыны, Качмануда коеныр өчен янәшәдә купель да күрергә була.
Халык иҗаты
Бүгенге көндә Теләче районында өч фольклор коллективы иҗат итә. Субаш авылыннан “Нардуган” халык фольклор ансамбле, белән “Сүрәкә” балалар фольклор коллективы (җит. – Татьяна Романова) республикакүләм фестиваль-конкурсларда уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар алалар. Колбагышның “Беләзек” фольклор ансамбле дә борынгыдан сакланып калган җыру-биюләрне өйрәнеп, халыкка чыгара.
Ил – халкы белән көчле
Теләче районы илебезгә шактый талантлы шәхесләр биргән төбәк. Алар – халкыбызның һәм республикабызның горурлыгы.
Татарстанның халык артисты, күренекле җырчы, гомере буе дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы булган Анастасия Васильева (Нәфиса Василова) Субаш авылында 1943 елны туган. Исән булса, быел январь аенда 80 яше туласы иде. Мәдәни айлык кысаларында, Халыклар дуслыгы йортында аны искә алу кичәсе булды.
Казан губернасы Мамадыш өязенең Олы Саурыш авылында (хәзерге Теләче районы) туган керәшен әдәбиятчысы, шагыйрь һәм драматург Давид Григорьевич Григорьев (Давид Саврушевский). Күптән түгел Казан дәүләт аграр университетының аспиранты Павел Семёнов редакторлыгында “Д.Г.Саврушевский шигыре җыентыгы” китабы дөнья күрде.
Тәмте авылы тумасы – Татарстан рәссамнар союзы члены Илья Максимов. Ул Татарстанга этник темага картиналар белән кадерле. Аның эшләрендә – керәшеннәр тарихы, җаны һәм язмышы. 2011 елда Татарстан мәдәният министрлыгының “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Гомере бу яшь буынга белем биргән карендәшебез белән алга таба “Остаз” проектыбыз кысаларында таныштырырбыз.
Җырчы сандугачыбыз – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева. Аның әнисе Субаш авылыннан.
Тәмте авылы кызы Ольга Князева – атказанган спорт мастеры. 1976 елгы Олимпия уеннары чемпионы, команда ярышларында дүрт тапкыр дөнья чемпионы булган, 1975 елда дөньяның иң яхшы рапирачысы дип таныла.
Менә шундый асыл затларыбызны, җаннар береккән авылларыбызны барлыйбыз мәдәни айлыклар кысаларында. Тарихны өйрәнү – үзеңне, кардәшеңне, туган нигезеңне өйрәнүдән башлана. Булган вакыйгаларны хәтерләүдән, уңган кешеләрне кадерләү, искә алудан курыкмаска кирәк.
Бу темага:
Татар кызы күзлегеннән керәшен халкы: Теләче керәшеннәре – фото, видео
Юлия ГУБИНА әзерләде.
Язмада Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк мәгълүматлары да кулланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев