Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Нихәлләрең бар, Олы Аты?

Түбән Кама районының Олы Аты авылына шәһәр яклап килешли, иң беренче булып, тау башындагы чиркәүләре пәйда була.

Хәтерем ялгышмаса, узган гасырның туксанынчы елларында республикада торгызылган бердәнбер керәшен чиркәве иде ул. Ә бу исә Атыда тормышны дин белән бәйләп алып баручы ныклы ихтыярлы керәшеннәр яшәве турында сөйли.

Халык үзе кайгырта

Колхоз-совхозлы чорлар да, Атының сусыз-юлсыз тилмергән еллары да артта калды. Фермалар таркалып, басу-кырлар пай җире буларак бүленеп беткәч, хезмәт хакы түләнә торган эшсез дә калган авыр заманнарда да Аты керәшеннәре җаен тапты. Кемнәрдер шәһәр ягына каерды, ә шулай да күбесе эшкә читкә йөрсә дә, авылдагы йорт-җиреннән аерылмады. Кеше табигатенә һәр үзгәрешкә яраклашу хас, тора-бара, авылда да тормыш бер эзгә төште.

Хәзерге вакытта, башка авыллардагы шикелле үк, халык Атыны төзекләндерүгә зур игътибар бирә. Бу максаттан, елның-елында үзара салым акчасы җыела.

Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов үзара салым акчасына соңгы елларда Олы Атыда башкарылган эшләрне санап үтте. Аерым алганда, 2017 елда авыл зиратын койма белән әйләндереп алып, тәртипкә китергәннәр. 2018-2019 елларда зиратка бара торган һәм Зират урамы юлларын өр-яңадан салганнар. Узган елны авыл уртасында балалар уен мәйданчыгы калыккан. Быел Атыда 196 мең сум (кеше башыннан – 1000 сум) үзара салым акчасы җыелган. Бу акча Ленин урамындагы олы юл янәшәсендә асфальт тротуар салуга тотылган. Ул эшне икенче елга да дәвам итәргә җыеналар икән.

Яңа йортлар да төзелә

Берничә авылга йөреп эшләүче газовик Петр Пепенеев әйтүенчә, бүгенге көндә Атыда 149 йортка газ кертелгән. Шәһәрдән кайтып, Зират урамында Василий Юмаев яңа йорт җиткергән. “Газ да кертте инде, документларын гына эшләп бетерәсе калды”, – дип сөйләп торды аның турында Петр.

Шул ук Зират урамында озак еллар “Сүрәкә” керәшен фольклор ансамбленә йөргән гармунчы Петр Моксеевның кияве дә бүрәнәдән бик матур итеп йорт, каралты-кура салып куйган. Кооператив урамында да кайчандыр Атыдан киткән керәшеннәрнең Үзбәкстан ягыннан кайткан балалары йорт төзегән.

Чистай-Зәй трассасында урнашкан, шулай ук, Түбән Камадан 37 чакрым гына ераклыкта булган Олы Атыга читтән килеп иске өй сатып алып, йорт-җир җиткерергә җыенучылар да бар.

Моңа атылылар үзләре дә шатланадыр, бер-бер артлы яңа йортлар төзелә икән, димәк, авылның киләчәге бар.

Фельдшерлык пункты, кибет һәм һәйкәл

Олы Атының 2019 елда гына төзелгән фельдшерлык пунктында Лида Архереева авыл халкына медицина ярдәме күрсәтә. Авылдагы 240лап кеше, авырып китсә, иң беренче, аңа шалтырата. Эш сәгате беткән дип тормый ул, һәркемгә ярдәмгә ашыга. Алары янына, көз җитүгә, гриппка каршы вакцина ясау да өстәлә.

Аты халкының, азык-төлек сатып алу өчен, күрше-тирә авылларга яки шәһәргә йөрү мәшәкате дә юк, үз авылдашлары Галина Кондратьеваның кибетендә көндәлек тормышта кирәкле барлык нәрсә дә бар. Анда табылмаганын “Удача”га кереп карарга була. Анысының хуҗалары – читтәгеләр.

Җиңүнең 75 еллыгында Олы Атыда, спонсорлар ярдәме белән, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә һәйкәл салынды. Билгеле булганча, бу керәшен авылыннан 150 кеше сугышка китә, шуларның 100е яу кырында ятып кала. Тирә-яктагы авылларда 1941-1945 еллардагы сугышта катнашканнар истәлегенә әллә кайчан һәйкәл төзелсә дә, нишләптер, Аты онытылып кала. Исән кайткан фронтовикларны һәм мәктәп укучыларын Җиңү бәйрәмнәрендә авыл чиркәве янәшәсендәге һәйкәл янына митингка җыялар, әмма анысы сәнәкчеләр сугышында үтерелгән кешеләргә салынган һәйкәл була...

Тырышкан табар...

Авыл кешесе, элек-электән, ял көннәре дигәнен дә белми, хәтта, эш көне дә билгеле бер сәгатьләр белән генә чикләнми. Атналар, айлар дәвамында иртәдән кичкә кадәр вакыты эш белән үтә аның. Айларга еллары ялгана. Шуңа күрә дә, шәһәрдән аермалы буларак, анда үз хезмәте белән генә көн күрүче тырыш, үз туган авылының чын патриоты булган кешеләр яши дип беләм. Кайчак алар чит кешегә үз күңелләрен ачып бетермәскә, уй-ниятләрен сиздермәскә дә мөмкиннәр.

Атыга барып йөргән елларда ул авылдагы Павел дәдәй Умнов, аның кызы – сигез балалы Нина, настоятель Иоаннның (һәм матушка Евфалия!), Петр дәдәй Волков, китапханәче Лида Юмаева һәм башка керәшеннәрнең кунакчыл, гади булуларына сокланып кайта идем. Аларның инде чын дөньяга күчкәннәрен әле хәзер дә хөрмәт белән искә төшерәм.

Газовик Петр

Совхозлар тормышы турында язганда, “Октябрь бүләге”нең урман янындагы умарталыгына барганыбыз да булды. Атыдан умартачы Петр Пепенеев сүзгә саран булса да, үз эшенең чын остасы икәнен күргән һәм, әлбәттә, яңа аертылган балдан да авыз иткән идек. Совхоз таркалгач, умарталык та беткән, әмма Петр Пепенеев кына бал кортларыннан аерылмаган – үз хуҗалыкларында әле дә 6 баш умарта тота. Умарталарыгыз азрак икән, дип әйтүемә каршы, Петр: “Совхоз беткәнче, ун ел умарталыкта эшләдем. Үзем дә урман кырыенда күпләп умарта тоттым. Әмма аның җайсыз яклары күп булды. Шуңа хәзер үзебезнең хуҗалыкта гына калдырдык. Кортлар быел бер кешене дә борчымадылар. Күршеләр дә зарланмады”, – дип сөйләп торды.

Петр Пепенеев 20 елдан артык газовик булып эшли. Олы Аты, Трудовой, Яуш авылларындагы 500дән артык хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. “Авыллардагы газ кертелгән һәр хуҗалыкта котельларны, плитәләрне карап һәм, ике көн саен, газ аергычларын карап-тикшереп торам. Кеше чакырса чакырмаса да, авылларны йөреп чыгам”, – ди Петр үзенең хезмәте турында.

Авыл җирендәгеләрнең күпчелеге шикелле үк, Пепенеевлар да мал-туар тоталар, аларга җитәрлек терлек азыгы әзерлиләр. Ике пай җирендә үстерелгән күпьеллык үлән бер сыерга, дүрт үгезгә кыш чыгарга җитә. Фураж өчен ашлыкның быел килосын 8 сумга сатып алалар, узган ел ул 20 сумга җиткән булган.

Төп йортта – хатыны Люда белән икесе генә. Түбән Камада яшәүче олы уллары Вадимга Атыда йорт алып биргәннәр. Светлана исемле рус кызына өйләнгән Вадимның дүрт баласын – Анна, Даша, Богдан һәм Глебны Аты чиркәвендә отец Михаил чумылдырган. Алар һәр атнаның җомга кичендә кайтып, якшәмбедә генә шәһәргә китәләр икән. “Авыл кешесе булдылар инде”, – дип әйтә Петр. Пепенеевларның балалары да, әти-әниләре шикелле, үз туган авыллары кадерен беләләр, йолаларны үтиләр. Чаллыда яшәүче бәләкәй уллары Максим да кызы Марияне Атыга алып кайтып, керәшенчә чумылдырган.

Уңганнар күп

Тырыш гаиләләр арасында Регина һәм Валерий Сармаевлар да бар. Хуҗалыкларында үгезләр асрап, аларга җитәрлек азыкны үзләре әзерлиләр. Хатыны – Кызыл Чапчак авыл җирлеге башкарма комитетында баш бухгалтер, Валерий райондагы фермаларның берсендә осеменатор булып эшли.

Илья Архереев та үзенең уллары белән бергәләп, 100 гектар җирдә бодай, арыш үстергәннәр быел. Яхшы сортлы орлык чәчкәч, уңыш та мул чыккан. Үзләренеке булгач, икенче елга чәчүлек орлык эзләү мәшәкатеннән котылалар, дигән сүз. Фермадагы малларына ашатыр өчен, күпьеллык үлән үстерәләр, сенаж да салалар. Кирәкле техникалары, комбайннары да үзләренеке, димәк, эшләре бер җайга бара.

“Колхоз системасының бетерелүе начар”, – дип әйтүче Светлана Буланова заманында сыер савучы булып эшләде. Элек үз авыл Сабантуйларында аның мәйдан уртасында җырлаган, ярышларда катнашкан чакларын күргәнем, фотога төшергәнем булды. Светлана белән Андрей Булановлар – иң тырыш гаиләләрнең берсе. Андрей, күршедә генә яшәүче дәдәе Владимир белән берлектә, җәйгелектә үз малларын кырдагы “электрон көтүлек”кә куган. Халык: “Светаның анасы Ольга түтине дә үз өйләренә алып кайтып карадылар. Бер ел элек, 89 яшендә китте. Икесе дә эшкә тырыш, бөтен басуны чабып, чистартып бетерәләр”, – дип бу гаиләне мактап сөйли.

Мактарлык та шул, ир яклап та, хатын яклап та туганнар ярдәмчел. Светаның дәдәе Василий Емельянов белән ире Андрей авыл хуҗалыгындагы барлык эшләрне дә бергәләп башкаралар. Аларның печәнне рулонга төрә торган тракторларына кадәр бар икән. “Барысын да сөйләп бетереп булмас” дип фикер йөртүче авыл кешесенә хас булганча, сагаеп, сүзен сайлап кына сөйләшә Светлана. Ничә төргәк печән әзерләүләрен соравыма да: “Әзерләү беләнмени ул?! Куяр урын, өстенә ябарлык материал кирәк. Рулон ачык һавада калып, яңгырга эләксә, чери”, – дип уфтанды. Түбән Камада яшәүче кызлары Наталья белән Людмила турында, “үзләре кайтып эшлиләр, шуңа ашарларына да алып китәләр. Бергә-бергә эшләгәндә генә эш бара”, – дип әйтү белән генә чикләнде. Шәһәрдә медицина колледжы тәмамлап, заводларның берсендәге фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче олы кызларының 24 яшендә ипотекага квартир алуын, аны шәһәр керәшен чиркәвеннән отец Артемийны чакырып аруландырганнарын башкалардан ишеттем.

Арада “авылда доход кертү авыр, ике кешенең берсенә шәһәрдә эшләргә кирәк”, – дип кистереп әйтүчеләр дә юк түгел. Ә шулай да биредә халык үз динен тотып, чиркәүдәге керәшенчә келәүләргә йөреп, авылны төзекләндерү өчен үзеннән тиешле өлешне кертеп, Атыны яшәтү өчен тырыша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев