Кырбашның урамы ямьле, чишмә сулары тәмле
Сүзебез Саба районының бердәнбер керәшен авылы – Кырбаш һәм анда яшәүче халыкның көнкүреше турында.
Кырбашка табигатьнең бар матурлыгы сыйган: болыннары, кырлары, якында ук урманы, елгалары, челтерәп аккан чишмәләре, авыл кырыеннан уза торган тимер юлы белән дан тота ул.
Авылга килеп керүгә, ишелә башлаган хуҗасыз иске йортларны күреп, йөрәк сызып куйса да, атлый торгач, яңа гына җиткезгән зур йортларның да булуы күңелне сөендерде. Димәк, авыл бетмәгән, яши.
Озын бер урамнан торган авыл уртасында мәдәният учагы – клуб та бар.
Мәктәбе, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты бары тик Шәмәрдән поселогында гына.
Кырбаш Шәмәрдән авыл җирлегенә керә һәм ул аннан ике-өч километр гына арада урнашкан.
Командировкага барганда, гадәттә, авыл җирлеге башлыгы белән күрешергә тырышабыз. Авыл халкын борчыган проблемалар, тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен нәрсәләр эшләнүе турында җирлек җитәкчесеннән дә күбрәк белүче юктыр. Шәмәрдән җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев безнең белән очрашу өчен Кырбашка үзе килде.
“50гә якын хуҗалыгы булган Кырбаш авылын Шәмәрдән белән асфальт юл тоташтыра. Яшәү өчен бар уңайлыклар да тудырылган – газ, су, ут бар. 80ләп кенә кеше яши. Кырбашның тырыш, бердәм халкы турында әйбәт фикердәмен. Авыл урамы да, зират та, чишмә тирәсе дә һәрвакыт чиста. Бер-берсенә ярдәм итәргә ашкынып торалар, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүдә дә үз өлешләрен кертәләр. Җыр-моңга да оста алар. Күптән түгел, халыктан җыелган үзара салым акчасына, клуб янында урам сәхнәсе ясап куйдык. Янәшдә үк – Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм тыныч тормышта яшәп арадан киткән ветераннарның исем-фамилияләре язылган мемориаль такта да бар. Бер генә бәйрәмне дә калдырмыйлар, Питрау, Тройсын, Качману дисеңме – барысы да йолаларга туры китереп уздырыла. Надежда Черненко тырышлыгы белән оештырылган ансамбль үз җирлегебездә генә түгел, районда, республикабызның төрле район-авылларында да чыгыш ясый, Мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкләнә.
Әлбәттә, һәр авылдагы кебек, бездә дә елдан-ел халыкның кимүе, яшьләрнең читкә китүе күзәтелә. Юкса, районыбызда лаеклы хезмәт хакы түләнә торган күп кенә промышленность предприятиеләре, балалар өчен бакча-мәктәп, сәләтләрен үстерү өчен иҗат үзәкләре дә эшли. Балаларны йөртергә автобуслар да беркетелгән” – диде ул.
“Нардуган” күгәрченнәре
Авыл кечкенә, ниләр язарбыз дигән идек. «Кечкенә дә, төш кенә» дигән халык мәкале юкка гына әйтелмәгән икән. Клубка җыелган халык элгәредән әби-бабаларыннан сакланып калган киемнәрне, кайбер көнкүреш җиһазларын да күрсәттеләр. Арада бик күп чигелгән сөлге-бистәрләр, өйдә үреп ясалган челтәрләр, гасырга якын сакланган алъяпкыч, күлмәк, кәрҗиннәр бар иде. Гөрләтеп эшләп килгән “Нардуган” керәшен фольклор ансамбленең талантлы солистлары, актив җитәкчесе – Надежда Черненко белән аралашуы гына да ни тора!
“Мин шушы авылда туып-үстем. Укуымны тәмамлагач, алты ел авыл клубында эшләдем дә, Владивосток егетенә кияүгә чыгып, шул якларга киттем. Ирем безнең якларны бик ошаткан иде, шуңа яңадан Кырбашка кайтып төпләндек. Әби-бабалардан калган йолаларны саклау, җыруларыбызны барлап халыкка чыгару максатыннан, үзебезнең ансамбльне оештырырга булдык. 7 кешенең барысы да өлкән яшьтәгеләр, алар – минем туганнарым, күршеләрем. Үзебезнең керәшен җыруларын, такмакларын бик яратып башкарабыз. Ансамбльдәгеләр өчен киемнәрдән альяпкычны һәм милли баш киемен үзем тектердем”, – дип сөйләде Надежда Михайловна.
Ансамбльгә йөрүчеләрнең барысы да шушы авыл егет-кызлары. Зоя Фазылҗанова:
“Шәмәрдән егетенә кияүгә чыктым, өч улыбыз бар, берсе – хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә. 36 ел тимер юлда эшләп пенсиягә чыккан 87 яшьлек әнием дә безнең белән яши. Җыр-моң яратканга, авылда нинди генә бәйрәм, концерт булмасын, элгәредән үк катнашабыз. Үзем гармунда уйныйм, җырлыйм, биюдән дә читтә калмыйм”, – дип сөйләп үтте һәм сыздырып гармунда уйнап, җырлап та күрсәтте. Керәшен киемнәренең тегелүе хакында да кызык итеп сөйләделәр алар. “Мингәр Сабантуена чакырдылар. Бару өчен, киемнәрне Чурадан алып торган идек. Без күрсәтәсе күренештә сырлы стакан кирәк булып чыкты. Таба алмыйбыз гына бит. Шулчак, күрше хатыным, Поршурда туып-үскән Лидия Захарова: “Әйдәгез, минем тәтәнең сандыгыннан карыйк әле”, – диде. Барып, сандыкны ачсак, андагы байлык! Күлмәклек 36 метр тукыманы да шуннан таптык. Өлге итеп Сәнкә тәтәнең күлмәген дә, үзебезнең әбиләрдән калганын да алдык. Алъяпкыч минем әбинеке иде”, – дип дәвам итте сүзен Зоя Ивановна.
Гомеренең 33 елын тимер юл хезмәтенә багышлаган Роза Зәкиева да ансамбльгә йөри.
“Биектау тимер юл станциясе булган Коркачык поселогында озак еллар яшәсәм дә, туган җирем үзенә тартты, лаеклы ялга чыгу белән, Кырбашыма кайттым. Ике кызым, бер улым, дүрт оныгым бар. Оныгымның да берсе кияүдә инде. Унике ел пенсиядә инде мин, шуның ун елын мәдәни чараларда катнашып, күңелле генә яшәп ятабыз”, – дип кушылды шигъри җанлы карендәшебез.
Ул әле безгә “Туганайлар” кызларына” дигән шигырен дә сөйләп күрсәтте.
Ансамбльнең тагын бер солисты Вера Тимерханова үз районнары егетенә кияүгә чыгып, ике бала үстергәннәр, дүрт оныклары үсеп килә.
“Без үзебез генә түгел, балаларыбыз да авылда, районда узган чараларда катнашырга тырышабыз. Алар да керәшен йолаларын, җыруларын өйрәнеп үстеләр”, – диде.
Ансамбльгә йөрүче Валентина Павлова да алты оныгы, ике кызы турында сөенеп сөйләде:
“Туган якта яшәү – бәхет, барыбыз да бертуганнардай тату. Без җырлаган җыруларны яшьләр дә отсын, йолаларыбыз югалмасын, авылыбыз яшәсен иде”.
Моң-дәрте ташып торган Валерий Максимов – коллективның бердәнбер егете.
Ул җырлап җибәргәч, кызлар биергә тотынды, без дә түзмәдек, кушылдык. Ул:
“21 яшемдә Балтач ягындагы Көшкетбаш авылының керәшен кызына өйләндем. Ике кыз, бер ул үстердек. Оныгыбыз бар, тагын булыр дип өмет итәбез. “Нардуган”га гади күгәрченнәр арасына ала күгәрчендәй килеп кушылдым, Аллага шөкер, бик матур гына эшлибез.”, – дип көлдереп алды.
Аш-су осталары
Сөйләшә торгач, авылда элек тә, хәзер дә яратып пешерелә торган күзикмәк, ураза ашлары, бодай бәлеше һәм бәрәңге тәкәсен әзерләү серләрен дә белдек. Уңган авыл халкы, аларның күбесен пешереп килеп, мул табын әзерләп, безгә авыз да иттерделәр.
Кырбаш авылында туып-үсеп, бүгенге көндә дә үз туган нигезендә яшәүче аш-су остасы Елена Филиппова турында да язып китик.
Елена мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан шәһәрендә кибетчелеккә укый, шунда ук эшкә керә. 1997 елда кияүгә чыга һәм авылга кайталар. Монда ул дүрт еллап клуб җитәкчесе булып эшли, күрше авылга җәяү йөреп, кибеттә дә эшләргә туры килә аңа. Хәзерге вакытта Яңа Утар авылындагы балалар йортында эшли, эш сменасы бетүгә, ул туган авылына, үз нигезенә ашыга.
“Шулай язган булгандыр, кияүгә китеп ун ел бергә яшәгәннән соң, ике улымны тотып ялгыз калырга мәҗбүр булдым, ирем белән аерылыштык. Авыр чакларым булса да, сынатмадым, тырыштым, улларым үсте, “әни” дип кенә торалар. Әти-әнием ярдәм иттеләр. Улымның олысы газовиклыкка укыды, кечесе – повар-технолог. Балалар үстергәндә, кайда эш хакын әйбәтрәк түлиләр, шунда эшләргә тырыштым, Казанга китеп тә эшләп алдым, машина да алдык. Тик, тормыш сынауларсыз булмый, әнием шикәр чире белән авырып, аягын кистеләр, шуннан аның янында булу өчен тагын авылга кайтып урнаштым. Инде өй җиткезеп киләбез. Әнием генә 71 яшендә бу дөньядан китеп барды. Әтиемә – 81 яшь.
Үзем кечкенә чагымнан ук пешерергә, аш-су янында кайнашырга яраттым. Тизрәк камыр эшләренә тотыну өчен, апам белән, әниләрнең каядыр китүләрен көтеп кенә тора идек. Кайбер вакыт камырыбыз уңса да, килеп чыкмаган чаклары да булгалады. Анысын инде мал чиләгенә “яшерә” идек. Хәзер – интернет заманасы, рецептлар да җитәрлек, пешергән тәм-томны куеп, кешегә дә күрсәтергә мөмкинлек бар. Менә шулай, мин дә махсус белем алмый гына, төрле пироглар, бәлешләр пешерергә өйрәндем. Пешергән саен сыйларыма карап сөенәм, үз-үземне мактыйм. Күңел тагын да канатланып китә. Бу мавыгуымны туганнарым, дусларым, хезмәттәшләрем күреп алды. Әкренләп, алар да үзләренә пешереп бирүемне сорый башладылар. Пешерә-пешерә остарасың диләр бит, өч елдан артык инде бәлешләр пешерәм, әле алда планнар зурдан. Социаль челтәрләрдә аш-су, камыр остасы булган дусларым бар, алар белән аралашам берр-беребездән өйрәнәбез, киңәшләр бирешәбез. Бүгенге көнемнән бик канәгатьмен. Илебез тыныч, үзебез исән-сау булыйк”, – диде ул.
Кырбашның өлкәннәре
84 яшьлек Зоя Асатова:
“Җиде класс тәмамлап, фермага эшкә тотындым. Әти, “эшлисеңме, укуыңны дәвам итәсеңме” дип сорады. Мин: “таш кисәм, ләкин укырга бармыйм” дип җавап кайтардым. Үзем кадәр чиләкләрне күтәреп су да ташыдым, шулай да бирешмәдек. Чиләкләрне читкә куеп, биеп та ала идек. Клубка да йөрдек, иртән дүрттә торып, эшкә дә йөгердек. Җырларга да яраттым, элек җырлаганнары истә генә калмаган”, – дип, берәр куплет җыр да башкарды әле Зоя түти.
Кырык елдан артык Воркута шәһәрендә яшәп яңадан авылга яшәргә кайткан бу түти бик оста бәйли дә икән. Бәйләгән башмаклары, җәймәләре белән дә таныштырып узды.
Марат (чиркәү кушкан исеме – Марк) Емельяновка – 81 яшь. Шушы авылда туып, шунда гомер кичерә. Авылга килеп кергәч, иң беренче күз төшкән капка да Марат абыйларныкы булып чыкты.
Ул аны, үз куллары белән, моннан 53 ел элек, агачтан бура бурап ясаган икән. Аның үзенчәлекле, бизәкле булуы Кырбашка килгән һәркемне үзенә җәлеп итми калмыйдыр.
“Безнең сугыш елларына туры килгән тормыш бик авыр булды. Чабата да кидек. Заманында авылыбыз гөрләп торды. Һәр кешедә – икешәр сыер, сарык, казлар бар иде. Шулай тормыш алып бардык. Күбебез колхозда, Шәмәрдәнгә йөреп эшләдек. Ул вакытта тимер юл аркылы йөри идек, безнең авылдан гына утызлап кеше поезд астына калып, бу дөньядан китте. Шушы яшемдә булсам да, Аллага шөкер дим мин. Мондый бәхет без үскән чорда төшкә дә кермәде бит. Район башлыкларына, авыл җирлеге җитәкчелегенә рәхмәтем чиксез. 2000 елларда газ кертелде, 2005тә су булды, юллар салынды, интернет, телефон бар, урамнар яктыртылган, халык рәхәтләнеп яши ала. Җиде баламны шунда үстердек. Дөрес, балалар укыганда, тимер юл аркылы йөртү куркыныч булганга, Шәмәрдәннән йорт бирелгән иде. Шулай да, үземнең 64 еллык нигеземне ташламыйм, шунда гына күңелемә рәхәтлек табам. Авылда чиркәү юк, Шәмәрдәнгә йөрибез. Мин үзем 36 ел электрик булып эшләдем. Икешәр җирдә эшләргә тырыштым, 2003 елда хезмәт ветераны исеменә лаек булдым. Шунысы аянычлы, хатыным иртәрәк китте бу дөньядан. Менә Ләләнең (ул да керәшен кызы, Лидия диясе урында, әтисе, ялгышып, исемен Ләлә дип яздырткан) миңа кияүгә чыкканда үзе чигеп килгән сөлгесен кадерләп саклыймын. Ул чиккән вакытында “минем парым озын буйлы, начар гадәтләре булмаган, киң күңелле кеше булсын иде” дип теләк теләп эшләдем, чынлыкта да шулай булды дия торган иде”, – диде тормыш авырлыкларын күргән Марат Иософович.
60 йорттан өчәү калган
Өлкәннәрдән авылның тарихын да сораштык. Әби-балаларыннан калган истәлекләрдән генә Кырбашның беренче исеме Яңа авыл булуын, аңа Арча ягыннан килгән керәшеннәр нигез салуын беләләр. 1933 елларда авылда зур янгын чыгып, 60лап йортның өчесе генә уттан кала. Шуннан соң, халык “Якты юл” планына күченә. Анда берничә ел торганнан соң (чәчүлек җирләр булмый), кабат – Кырбашка, дөресрәге, елганың икенче ягындагы Мичәнбаш янына, кырга кайтып урнашалар. Шуннан алар яшәгән урынга Кырбаш исеме бирелә. Әкренләп, яңадан авылның иң беренче килеп нигез салган ягына да йортлар төзелә, халык та ишәя. Ул чакта авылның күп кешеләре, бигрәк тә хатын-кызлар тимер юл эшендә булганнар. Зоя Ивановна әйтүенчә, 1990 елларга кадәр Кырбаш бер картада да күрсәтелмәгән.
“Авылдан читтәрәк, тимер юлның икенче ягында “890нчы километр” дигән казарма булып, анда 8 хуҗалык бар иде. Бабамның энесе дә шунда яшәде. Ул шундагы чишмәне карады. Хәзер ул чишмәдә купель ясалды. Аны аруландырып, “Изгеләр чишмәсе” дип атадык. Качману көннәрендә дә, башка вакытта шунда төшәбез, коенабыз, чишмәдән су алабыз”, – дип сөйләде сүзгә оста Зоя Фазылҗанова.
Авылдагы кушаматларны да искә алып уздылар кырбашлылар: Петуклар, Паулыйлар, Метиләр, Әләкиләр, Очиплар, Мөктәләр, Вәчәләр, Ямүшләр, Кирушлар, Татыйлар һәм тагын бик күпләр…
Элек Кырбашта Питрау бәйрәмен бик зурлап үткәргәннәр. Анда тирә-як авыллардан, Кукмара һәм Балтач якларыннан да керәшеннәр җыелган. Түгәрәк уенында бишәр рәт булганнар. 12 июль көнне һәр йортка кунак килә һәм икенче көнне дә тора, ә өченче көнне кунак озату була. Питрау өч көнгә сузыла, әбиләр бәлеш салган, тавык тутырган. Үз якларында булмаган керәшеннәрнең “арумысыз” сүзен дә чуралылардан, пчеловодлылардан ишетеп кенә белгәннәр. Соңгы елларда бу матур сүзне үз телләренә дә керткәннәр.
Капкалар гел ачык
Киң урамлы, тыныч Кырбашның тарихы уйландырырлык, кешеләре ачык йөзле... Урамда чит кешеләр йөргәнне ишетеп этләр өргәләп куя, мәчеләр дә “без дә монда” дигәндәй, юл аркылы йөгереп үтә, йорт-куралты тирәсендә йөргән түти-дәдәйләр дә очрап куя. Шундыйларның берсе – диңгезче Анатолий Павлов.
Ул лаеклы ялга чыкканчы диңгезләр гизгән, Калиниград, Владивосток шәһәрләрендә яшәгән, ә инде яше олыгая барган саен туган ягы сагындыруын аңлап, үз авылына кайтып, йорт җиткезгән. Дөресрәге, ул әле дә йорт эше белән мәшгуль. Ремонт ясый, өй эчендә үк мунча-сауна, басейн ясап куйган.
“Менә ул хәзерге авыл рәхәте! Тәрәзәмнән бакчам күренә, озакламый җиләк-җимеш өлгерер, урамга чыксам, туганнарым янәшәдә генә, һавасы гына ни тора! Монда кайтуымның тагын бер сәбәбе – әниемнең “олыгайган көннәрегездә булса да, туган авылны онытмагыз, кайтып шунда төпләнегез” дигән васыяте”, – диде дә, йорт алдындагы чүп-чар өемен “уфалла” арбасына төяп, чүплеккә алып китте Анатолий.
Шулай ук, Гөлфия Федорова да өй тирәсен чистартып йөри иде.
Ул да авыл томышын, яшәү шартларының җайлы булуына сөенеп сөйләде:
“Мин инде үзем генә яшим, ирем Данил мәңгелеккә күчте. Юллар әйбәт, балалар кайтып йөри. Авырап китсәк, “Ашыгыч ярдәм” Шәмәрдәндә генә, бик тиз килеп җитәләр, клуб эшли, бәйрәмнәр үтә. Кибет тә булса иде дә, анысы юк шул. Капкалар гел ачык, тирә-күрше, авыл кешеләре белән бердәм булып, тату яшибез.”, – диде ул.
Керәшеннәрнең йола-гадәтләрен саклаган, традицияләрен ихтирам иткән Кырбаш халкы белән очрашу – үзе бер рәхәт. Санаулы вакытның үтеп киткәнен сизми дә калганбыз, безне карендәшләр, “Нардуган”лылар киләчәктә тагын очрашулар теләп, җырлап озатып калдылар:
Монда булган монда калсын,
Гаеп итеш булмасын…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев