Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Дүсмәтлеләр: “Яшьләргә эш бар, ләкин авылда калырга ашкынмыйлар”

Мамадыш районының Дүсмәт авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Елизавета Васильева 2022 ел нәтиҗәләре һәм яңа елга планнар белән таныштыра.

– Безнең авыл җирлегенә дүрт авыл керә. Комазан башы белән Дүсмәт – керәшен авыллары, ә Иске Комазан һәм Акманда татарлар яши. Барлыгы 315 хуҗалыкта 838 кеше исәптә тора. 2022 ел безнең җирлектә шактый эшләр башкарылды. Иң беренче чиратта, җирлеккә яңа  башлык килде: ул – Радик Михайлович Ефимов. Аңа кадәрге башлыгыбыз Олег Николаевич Павлов Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. 

2022 елда үзара салымны Комазан башы авылы бер кешедән мең ярымнан җыешты, ә башка авылларда – 500әр сумнан. Комазан башының акчасы авылларында һәйкәл салуга тотылды. Үзара салым акчасына гына эшләп бетереп булмады, читтәге авылдашлары ярдәм итте. Һәйкәлне 2023 елны, Җиңү көнендә тантаналы рәвештә ачарбыз дип торабыз. Аларның урамнарына таш җәелде. Акмандагы су башнясы калай белән әйләндереп алынды. Дүсмәт авылы зыяратына керә торган юл ремонтланды. Бик матур итеп, бизәкләп тимер баскыч ясап куйдылар.  Иске Комазанда Чаллы очы белән Советская урамы юлларына таш җәелде. Үзара салым акчасы, шулай ук, дүрт авылда да багана башларындагы лампаларны алмаштыруга тотылды. Бер өлеше кыш көне кар эттерүгә дип калдырылды.

(Дүсмәт зыяратына керә торган юлга тимер баскыч ясап куйдылар)

2023 елга килгәндә, Дүсмәт белән Комазан башы халкы берәр мең сум җыярга дип сүз куештылар. Иске Комазан белән Акманда үзара салым акчасы күләме элеккечә калды. Эш төрләренә килгәндә, Дүсмәт авылының чишмәсен ремонтлап, матурлап куярга дип  сөйләште халык. Төп акча шуңа тотылачак. Калган өч авылда урам юлы ремонтына китәчәк.

Өстәп шуны әйтим әле, быел зур сөенечебез булды,  Дүсмәт урта мәктәбенә капиталь ремонт үткәрелде. Бүгенге көндә мәктәп күз явын алырлык булып тора. Ашханәсендәге кашыклардан алып бөтен классларны өр-яңадан җиһазладылар.

Дүсмәт, Иске Комазан, Акман авылларында спорт мәйданчыклары төзелде, Дүсмәттә – парк та. Үзара салым акчасына авыллардагы һәйкәлләр ремонтланды. Авыл җирелгендә 12шәр, 19ар сыер малы тотучы кешеләребез бар. Сөтнге, литрын 31 сумнан, үз җирлегебез кешесе Айдар Миңнеханов җыя. Бу инде авыл кешесе өчен өстәмә акча. Сөт тапшырып та акча эшләп булгач, алга таба сыер малларын арттырырга дигән теләк белән яшәүчеләр дә күбәя.

2022 елда авыл җирлегендә ике бала туды – ул да шатлык. Чөнки яшьләр, эш булуга карамастан, авылда бик калмыйлар. Ә эшлим, яшим дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган – Мотыйгулин фермасында эшләүчеләргә хезмәт хакы вакытында һәм  әйбәт түләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев